Главная » 2012 » Январь » 30
Бөгелмә төбәге язучыларының, шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләләренең яктыртылышы.
Уян, татар!
Татар бердәмлеге Тамыр җәйсен, үсен, үрләсен!
Манарадан ярымай яктысы Нур таратсын, мәңге сүнмәсен!
 Ә.Гыйләҗев
Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке каядыр ашкына, гел алга омтыла. Татар милләтен ирекле итеп күрү безнең Бөгелмә төбәгендә яшәп иҗат итүче язучыларның, шагыйрьләрнең төп хыялы. Алар гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндиләр, безне рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә телиләр. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур ... Читать дальше »
Просмотров: 681 | Добавил: Admin | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

Милләтем, минем киләчәгем! Милләт, милләтем. Шулай дигәч, һәркем үзенең халкын күз алдына китерә. Халык - милләт... Тарихта бу төшенчәләргә бәйле бик күп кызыклы фактлар белән очрашырга мөмкин. Билгеле бер чорда бу сүзләр аваздаш, мәгънәдәш сүзләр кебек кулланылган (бәлки, шулай мәҗбүр иткәннәр дисәк, дөресрәк тә булыр) яки беренчесенә генә өстенлек биргәннәр; булган шундый чорлар: милләт өчен халык җанын фида кылган, киләчәге өчен кан койган. Шулай да, бу сүзләрнең лексик мәгънәсе ничек икән? Нәрсә аңлата бу хәрефләр тезмәсе. Һәрвакыттагыча без аңлатмалы сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Халык – нинди дә булса бер илдә, дәүләттә яшәүче кешеләр; милләт; илдә яшәүчеләрнең төп өлешен тәшкил итүче хезмәт иясе массасы; кешеләр төркеме. Милләт – кешеләрнең тел, территория, экономик тормыш, психик үзенчәлекләр һәм культура уртаклыгы нигезендә барлыкка килгән тотрыклы зур коллективы; шундый уртак сыйфатлар нигезендә бергә берләшкән, тупланган халык; ... Читать дальше »

Просмотров: 659 | Добавил: Admin | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

Менделеев районы,Бәзәкә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сираҗетдинова Раиләнең бәйге эше. Милләтем, киләчәгем! Фәндә һәм диндә милли төсмер бик сизелмәсә дә, һәр галим һәм динче кайсы да булса милләт вәкиле булып тора, һәм милләтнең алардан ярдәм көтәргә хакы бар. Бүгенге көндә татар халкы үзенең галимнәре ярдәменә, аларның зирәк киңәшләренә мохтаҗ, әлбәттә, татар милләтенең зурлыгы, аның танылган һәм күркәм бәйрәмнәре , матур табигате белән дан казанган һәм шулай ук чит илләрдә дә танылган милләт. Теләсә нинди милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыять өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмдә әһәмиятле була. 20 нче йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятчелекнең төп гамнәреннән берсе иде. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә ... Читать дальше »

Просмотров: 553 | Добавил: Admin | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем. Бар уем кичен – көндезен, Синең хакта, милләтем, Саулыгың – минем саулык, Авыруың – минем авыруым. Г.Тукай Мин – татар. Минем милләтем – бөек татар милләте. Без – үткәнебез һәм киләчәгебез булган милләт. Чөнки безнең горурланып сөйләрлек мең ярым еллык тарихыбыз, әдәбиятыбыз һәм танылган шәхесләребез бар. Татар – нинди кодрәтле сүз! Татар – нинди яңгыравыклы исем! Пышылдап кына әйтсәң дә ул барыбер тантаналы яңгырый. Бу тылсымлы сүз ихтыярыннан офыклар киңәя, шанлы дәверләр пәрдәсе ачылып китә, хәтерең уяна, зиңенең үткенләнә. Татар дигән шанлы атама безгә көч-егәр бирә, табынганда күккә чөя, абынганда күтәреп ала, бөтенлегебезне саклап киләчәккә әйдәп бара. Әгәр без, сүрән авазлардан торган йомыкый исем йөртсәк, күптән инде тарих сәхнәсе артында – уты сүнгән җәһәннәмдә калган булыр идек. Милләтнең киләчәге – татар теле яшәсә генә бар һәм булачак. Дөнья халыкларының бер мең телдә сөйләшүе билгеле; татар теле и ... Читать дальше »

Просмотров: 723 | Добавил: Admin | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

Милләтем, киләчәгем! Милләтемнең теле яшәсә, сау булыр дәүләт, иле. Һәр бала сөйсә Тукайча үз телен – туган телен- Тукай теле, татар теле булыр гел исән, тере! Илдар Юзеев Чыннан да, милләтнең тоткасы – тел. Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре дә бары тик туган телдә генә сакланып калган бит. Әгәр без халкыбызның ничәмә-ничә гасырлар буена тупланып килгән рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, һичшиксез, туган телебезне – ана телебезне белергә тиешбез. Тел балага күкрәк сөте белән салына. Әнкәң көйләгән көйләр, әбкәң сөйләгән әкиятләр кечкенәдән бездә туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияли. Ә телне аңламый торып, аны яратып булмый, әлбәттә. Милләтебезнең йөзек кашы – тел. Туган телебездә никадәр саф, матуррак сөйләшсәк, милләтнең киләчәгенә куркыныч янамый дигән сүз. Телне саклау ул – динне, гореф-гадәтләрне, сәнгатьне, милләтне саклау. Ә татар милләтенең киләчәге безне, яшьләрне генә түгел, 19-20 нче гасыр ч ... Читать дальше »

Просмотров: 602 | Добавил: Admin | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

Ике телем – ике канатым.
 Әлмәт районы, Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе, Муллахмәтова Эльвира Рамил кызы – 10 сыйныф укучысы. Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Йосыпова Рима Мирзаһит кызы
 Атым көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкатъ кардәш, туганын.
Хәсән Туфан.
Әнием сөйләгән бер легенда исемә төште. Исемә дә булмаган бер елга ярында ике агай: рус һәм татар кешесе очрашкан. Сөйләшеп киткәннәр. Борынгыдан килгән кунакчыллык гадәте буе ... Читать дальше »
Просмотров: 630 | Добавил: Admin | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (3)

Минем милләтем һәм киләчәгем. Милләтемне хөрмәтлим мин Татар теле үз телем. Әнкәм теле, әткәм теле Һәм киләчәгем теле. Һәрбер кешенең үз теле, үз милләте, үз иле бар. Минем телем – татар теле. Шуңа да мин горур. Татар телендә сөйләшеп телем ачылган, әнием татар теле укытучысы, мин дә татар телен яратып өйрәнәм. Мине әни сөйли: " Без сезнең яшьтә булганда, троллейбуста барганда татарча сөйләшә башласаң, кырыйдагы кешеләр борылып карыйлар иде. Шуңа күрә татарча сөйләшмәскә тырыша идек”,- ди. Әлбәттә, мондый күренеш бүген юк, ләкин бик күп кешеләр үзләре татар милләтеннән булып та, татарча белмәүләре бик кызганыч. Хәтта мәктәптә дә шундый очраклар була, әти-әнисе татар, чиста итеп татарча сөйләшә, ә балаларын рус төркеменә татар телен өйрәтергә йөртәләр. Минемчә, бу беренчедән, ата- ананың зур хатасы, икенчедән баласы да татар теленә дөрес карашта булмый, өченчедән әби-бабасына карата ихтирамы югала дигән сүз. Әлбәттә, татар баласына татар те ... Читать дальше »

Просмотров: 512 | Добавил: Admin | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (1)

"Милләтем, киләчәгем” бәйгесе укучылар өчен оештырылган булса да, мин бу темага кагылышлы үземнең фикерләрем белән уртаклашасым килде. Мөмкин булса, сайтыгызда бастырып чыарырсыз дип өметләнеп калам. Милләтем- минем язмышым. " Без- татарлар, телебез- татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәләре камил тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел...” Каюм Насыйри. Мин- татар баласы. Милләтем, чыгышым, җаным, тәнем белән татар кызы. Иптәшем дә татар егете. Татар мәктәбендә укыдым, ләкин бу миңа ул вакытта кыенлыклар гына тудырды. Институтка укырга кергәндә (мин Казан мәдәният һәм сәнгать институтында 1979-1983 елларда укыдым) бигрәк тә кыен булды. Ул вакытларда имтиханнарны татарча бирү юк иде әле. Иң яраткан фәнемне, тарихтан имтиханны, рәхәтләнеп, авыз тутырып татарча сөйләр урынына , мин ярым- йорты русча берничә сүз генә әйтә алдым. Беренче имтиханны рус теленнән бишле билгесенә биргәнгәдер инде , укытучы миңа өстәмә сораулар биреп, миңа дүрт ... Читать дальше »

Просмотров: 821 | Добавил: Admin | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

И туган тел, и матур тел, Әткәм – әнкәмнең теле... Минем милләтем – бөек татар милләте. Шул телдә минем телем ачылган, шул телдә мин беренче тапкыр "әттә – әннә” дип елаганмын. Шулай сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәлләгенә төшенгәнмен. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән. Минем туган телем бик күптән барлыкка килгән. XVII – XVIII йөзләрдә ул рус дәүләтенең Шәрык илләре белән дипломатик мөнәсәбәтендә зур әһәмияткә ия булган. Менә шуңа күренекле тарихчы М. Худяков: "Руслар дәүләтчелек культурасы нигезләре белән татарлар аша таныштылар”, дип яза. Халык шагыйре Хәсән Туфан юкка гына болай димәгән: Син – минем тере тарихым. Син – минем киләчәгем. Тик синдә, газиз туган тел, Бәхеткә җитәчәгем. Туган телем язмышы – милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси – иҗтимагый проблема булып тора. Ч ... Читать дальше »

Просмотров: 671 | Добавил: Admin | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...