Главная » 2012 » Январь » 30 » "Көмеш каләм" №36 Әлмәт районы Түбән Мактама №2 урта мәктәбе 6А сыйныф укучысы Нуруллина Айназ
09:41
"Көмеш каләм" №36 Әлмәт районы Түбән Мактама №2 урта мәктәбе 6А сыйныф укучысы Нуруллина Айназ

Минем милләтем һәм киләчәгем. Милләтемне хөрмәтлим мин Татар теле үз телем. Әнкәм теле, әткәм теле Һәм киләчәгем теле. Һәрбер кешенең үз теле, үз милләте, үз иле бар. Минем телем – татар теле. Шуңа да мин горур. Татар телендә сөйләшеп телем ачылган, әнием татар теле укытучысы, мин дә татар телен яратып өйрәнәм. Мине әни сөйли: " Без сезнең яшьтә булганда, троллейбуста барганда татарча сөйләшә башласаң, кырыйдагы кешеләр борылып карыйлар иде. Шуңа күрә татарча сөйләшмәскә тырыша идек”,- ди. Әлбәттә, мондый күренеш бүген юк, ләкин бик күп кешеләр үзләре татар милләтеннән булып та, татарча белмәүләре бик кызганыч. Хәтта мәктәптә дә шундый очраклар була, әти-әнисе татар, чиста итеп татарча сөйләшә, ә балаларын рус төркеменә татар телен өйрәтергә йөртәләр. Минемчә, бу беренчедән, ата- ананың зур хатасы, икенчедән баласы да татар теленә дөрес карашта булмый, өченчедән әби-бабасына карата ихтирамы югала дигән сүз. Әлбәттә, татар баласына татар телен рус төркемендә өйрәнү җиңел, ләкин тормыш гел җиңел генә барса, аның яшәү кызыгы калыр микән? Безнең әни безне авырлыкларны үз көчең белән җиңәргә, каршылыклар чыкса нык торырга өйрәтә, үзе дә шулай эшли. Әти дә, әни дә килгән авырлыкларны үзләре җиңәргә тырышалар, беркайчан да, беркемнән дә ярдәм сорамаска тырышалар. Ә үзләре бүтән кешегә авырлык килсә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Үскәч, һөнәрем буенча, кем генә булсам да, кеше булып калырга тырышачакмын һәм әлбәттә, үз милләтемне мин һәрвакыт якларга,сакларга тырышачакмын. Киләчәктә үз балаларыбызны да татар телен өйрәтергә сүз бирәм. Уйлап карасаң, татар милләтендә нинди генә матур – матур бәйрәмнәр, йолалар юк: туй, никах мәҗлесе, бәби исеме кушу, Сабантуй, Нәүрүз бәйрәме. Күренекле артистларыбыз, җырларыбыз,шагыйрьләребез, язучыларыбыз. Болар барысы да татар милләтенең төпсез байлыгы һәм якты киләчәге. Без үзебез дә җырларга яратабыз, шуңа күрә дә күп кенә кичәләрдә катнашырга тырышабаз. Мәктәптә үткәрелгән кичә вакытында, татарча җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез, кайвакыт үзебез язган шигырьләр дә укыйбыз. Мин уйлыйм,татар милләте яшәсен өчен, укытучылар гына көрәшеп булмый, дәүләтебез милләт өчен эшләргә тиеш. Әйе, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбият дәресләре тиешлечә алып барыла, ләкин мәктәптән соң нәрсә? Мәктәптән соң кайберәүләр рус милләтендәге кешегә кияүгә чыга, һәм тел югала,чөнки арада бер генә рус кешесе булса да, без русча сөйләшергә тырышабыз. Ә нигә ул кеше татарча сөйләшми? Ул бит Татарстан җирендә яши. Дәүләтебезгә килгәндә, ни өчен күп кенә татар авыллары юкка чыга? Ни өчен яшьләргә авылда эшләргә эш юк? Шуңа күрә дә яшьләр авылдан шәһәргә чыгып китә, ә шәһәрдә ул руслаша башлый. Рус телендә сөйләшә белмәсә дә, вата-җимерә русча сөйләшә. Ә татар мәктәбендә укыган бала ничек бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшырсын? Ул әлбәттә, татар мәктәбендә түгел, рус мәктәбендә укырга тырыша инде. Әйе, дәүләтебезгә сораулар бик күп, ләкин һәр кешенең киләчәге үзеннән тора. Мин уйлыйм, минем милләтемнең киләчәге якты, ныклы булачак, һәм ул шулай булыр да. Җитәкчесе: Нуруллина Гүзәл Нияз кызы

Просмотров: 518 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Admin  
0
иншанын авторын язып жибэрегез эле, сакланмады..

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...