Милләтебезнең киләчәге- безнең кулда. 

            Тарихны  өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш- меңнәрчә  елларның  җимеше, нәтиҗәсе ул.Тарих – хәтер ул.  Узган тарихларын онытып, тулаем бер халыклар юкка чыга. Кешеләр маңкортка әйләнә. Бу турыда танылган кыргыз я ... Читать дальше »

Просмотров: 1366 | Добавил: Admin | Дата: 05.03.2012 | Комментарии (0)

Үткәне бар минем сөекле халкымның, чал тарихы бар, хәзергесе бар, ә киләчәге халкымның үз кулында. Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. "Әнием”, "әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, мин татар баласы, яшьтән үк татар әкиятләрен,җырларын, моңнарын ишетеп үскән гади авыл баласы. Авылым бик кечкенә булса да, аның гүзәллеге,матурлыгы мине сокландыра. Шундый матур табигатьле авылда үсүемә мин чиксез бәхетле! Яшьтән үкТукай абыйның матур әкиятләрен укып үстем. Тукай шүрәлесе яшәгән калын урманнар безнең якларда да бар бит! Тукайның су анасы йөзеп-чумып уйнаган сулыклар безнең тирәдә дә байтак бит! Габдулла Тукай үз авылын,үз туган табигатен ничек яраткан, мин дә шулай үз авылымны шашып сөям, яратам! Анардан да кадерле нәрсә юк минем өчен! Безнең авыл бик кечкенә булса да, аның батыр егетләре, чибәр, уңган кызлары бөтен дөньяга сибелгән. Алар туган илебезнең киләчәге өчен тырышып хезмәт итәләр, туган илгә үзләренең уңганлыгын, тырышл ... Читать дальше »
Просмотров: 1065 | Добавил: Admin | Дата: 24.02.2012 | Комментарии (2)

Мин татар милләтеннән. Үз милләтем белән мин бик горурланам. Татар ул бик тырыш, түземле, сабыр һәм гыйлемле халык. Мин татар. Ә чын татар үз телендә ачык, матур итеп сөйләшә белергә тиеш. Татар телен белү мөһим. Татар телендә күбрәк сөйләшсәләр, татар телен кубрәк хөрмәт итсәләр, ничек яхшы булыр иде! Моның өчен бары тик татарларга үз телләрендә сөйләшүдән оялмаска гына кирәк. Татар теле ул бөек Тукай теле. Тукай үз иҗатында милли моңнарны көйләп, милләт бәхетсезлеге хакында җырлаган. Ә бөек шагыйребез Муса Җәлил үз милләтен яклап гомерен корбан иткән. Татарлар Русиядә урыслардан кала сан буенча икенче урында тора. Телебез бетмәсә, милләтебез дә яшәр. Безнең татар милләте бик күп авырлыклар кичергән. Ләкин беркайчан да баш имәгән, горур булып кала белгән. Милләтебезнең киләчәге безнең кулларда. Телебезне, динебезне яклап көрәшергә кирәк. Мин галим дә, сәясәтче дә түгел, гади бер татар баласы. Һәм мин үземнең фикеремне генә яздым. Барлык и ... Читать дальше »

Просмотров: 929 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Айзатуллова Алсу Рәшит кызы - Чувашия Республикасы Батыр районы Беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбе, 9 сыйныф Җитәкче: Айзатуллова Роза Равил кызы Ничә гасырлар буе үз мәдәниятеңне, телеңне, динеңне саклаган, милләтем минем! Татар милләте! Горур, баш имәс милләтем. Синең белән горурланам мин! Татар булуыма чын күңелдән шатланам. Татар кешесен ислам диненнән башка күз алдына китереп булмый. Ничә йөз еллар буена татарларны диннән биздерергә теләсәләр дә, теләкләренә ирешә алмадылар. Басым ныграк булган саен, милләтем дингә ныграк ябышты. Татарларны юкка чыгудан ислам дине саклап калды, дисәк тә ялгыш булмас. Һәртөрле тәрбиянең башы — ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә өйрәнү тора. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормышта туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Аллаһ кануннарын инкарь итү кешеләрне фаҗигага алып бара. Кешелек дөньясын ... Читать дальше »

Просмотров: 1016 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

- Йөрәк каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөте белән тел бирдем. Саклый алсаң- мәңгелек фатихам. Җуйсаң, сатсаң- күкрәк сөтем хәрам!... С .Сөләйманова. Язмамны мәрхүмә шагыйрәбез Саҗидә апа Сөләйманованың шигъри юллары белән башлап җибәрәм әле. Ил һәм туган телне ничек сакларга куша ул! Чыннан да, баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе- туган тел.Ана теле- тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә. Туган телебез татар теле- борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Чал тиарихлы һәм даими тулыланып үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәбияты бар аның. Бик борынгы чордан ук туган телем илчелек- дипломатия теле вазифаларын да башкарган. Татар теле- һәр тарафтан гаять бай мирас ... Читать дальше »

Просмотров: 1210 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Мин- татар баласы.
Иртән йокыдан торгач,
 Шөкер итәм дөньяга.
Әти- әнием янымда,
Мул өстәл тора алда.
 "Балам”, диеп үз телемдә
Башымнан сөя әнкәм.
"Кеше бул!” дип чын ирләрчә
Киңәшен бирә әткәм.
Татар гаиләсендә яшим,
Мин бит татар баласы.
Нәселем д ... Читать дальше »
Просмотров: 1023 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Татар теле – минем туган телем! Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Безнең телебез – бик моңлы тел дә. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Туган тел төшенчәсенә гаҗәеп зур мәгънә салынган. Туган тел-туган җир, туган ил кебек кадерле. Чөнки ул-кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул- буыннан-буынга күчеп килеп, дөньяда ачышлар ясарга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның теле. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Туган тел, туган як, туган җир, милләтебезнең киләчәге - болар барысы да үзара бәйләнгән. Мин татар милләтеннән булуыма сөенеп туя алмыйм. Бабайларыбыз кулындагы милләт киләчәге өчен җаваплылык безнең ... Читать дальше »

Просмотров: 863 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип атый. Без - татар милләтеннән.Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Башка милләтләрне дә хөрмәт итәбез. Ана сөте белән кергән үз телебез безгә газиз. Кешенең үз туган телен яхшы белүе аның үз иленә, халкына, ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте, хөрмәте турында да сөйли. Без телебезне сакларга, тагын да үстерергә, баетырга тиешбез. Ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булыр соң? Бу сорауга җавап эзләгән кеше телгә битараф калырга тиеш түгел, минемчә. Бу милләтнең бүгенгесе, киләчәге белән бәйле. Бүгенге көндә туган телебездә сөйләшкән халыкның саны куандырырлыкмы? Татар мохитында үсеп тә, киләчәк ... Читать дальше »

Просмотров: 986 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык.Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим, шушы фани дөньяда чын татар баласы булып яшәвем, яшьнәвем белән бик тә бәхетлемен. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли. Татар теле, татар теле дөньясы - үзе бер тылсымлы дөнья. Дөньяда иң-иң матур ил, Ул минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел Ул минем туган телем. Иң изге хисләремне мин Туган телдә аңлатам. Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим һәм яратам. Бу юлларны якташ шагыйрәбез Энҗе апа Мөэминова язган. Бу шигъри юллар һәркемнең күңеленә тәэсир итәдер. Ни өчен дигәндә, шигырь күңелне уята һәм уйланырга мәҗбүр буласың... Минемчә, безнең телебез ул кешелек дөньсының бик тылсымлы көчедер... Чыннан да шулайдыр, чөнки борын-борын заманнардан ук бик күп акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре бу көчнең зурлыгына, бөеклегенә һәм нәфи ... Читать дальше »

Просмотров: 1009 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

«Татар дигән данлы милләт мин Туган илем, торган жирем бар! Буыннарга житәр моңнарым бар, Горурланып әйтәм: «Мин- татар!» Әйе, горурланып «Мин-татар!»- дип бөтен жиһанга кычкыра алам мин. И газиз милләтем! Синен язмышың- минем язмышым. Синең кичерешләрең- минем кичерешләрем. И,милләтем! Яктылык сирпеп утырган бер көндә «бетергә тиеш» дигән мөхер сугылган милләт бит син. Явыз Иван патша шушы куәтле милләтне нәрсә генә эшләтеп бетермәгән, аскан, кискән, чукындырган. Ләкин юк, юк…- ул минем милләтемне җиңә алмаган, аның минем милләтемә көче җитмәгән. Без, бүгенге көн яшьләре, олылар буталчыкландырган дөньяда югалыбрак калдык. Без –зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуына карамастан, телисең – теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр. Минем хыялым – һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстанда яшәү. Телең, тарихың, халкың белән горурлану…-бола ... Читать дальше »

Просмотров: 856 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

1 2 3 ... 22 23 »
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Мини-чат
...
...
...