Главная » 2012 » Февраль » 24 » Шомыршы районы Байтирәк авылы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алсу Альмир кызы Альда
21:21
Шомыршы районы Байтирәк авылы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алсу Альмир кызы Альда
Үткәне бар минем сөекле халкымның, чал тарихы бар, хәзергесе бар, ә киләчәге халкымның үз кулында. Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. "Әнием”, "әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, мин татар баласы, яшьтән үк татар әкиятләрен,җырларын, моңнарын ишетеп үскән гади авыл баласы. Авылым бик кечкенә булса да, аның гүзәллеге,матурлыгы мине сокландыра. Шундый матур табигатьле авылда үсүемә мин чиксез бәхетле! Яшьтән үкТукай абыйның матур әкиятләрен укып үстем. Тукай шүрәлесе яшәгән калын урманнар безнең якларда да бар бит! Тукайның су анасы йөзеп-чумып уйнаган сулыклар безнең тирәдә дә байтак бит! Габдулла Тукай үз авылын,үз туган табигатен ничек яраткан, мин дә шулай үз авылымны шашып сөям, яратам! Анардан да кадерле нәрсә юк минем өчен! Безнең авыл бик кечкенә булса да, аның батыр егетләре, чибәр, уңган кызлары бөтен дөньяга сибелгән. Алар туган илебезнең киләчәге өчен тырышып хезмәт итәләр, туган илгә үзләренең уңганлыгын, тырышлыгын бирәләр. Безнең авыл кешеләре Чебоксарда да, Мәскәүдә дә, Казанда да яшиләр.

Безнең мәктәп тә гөл бакчасын хәтерләтә. Озын, куе чыршылар, төз наратлар гөрләп үсәләр. Яз башыннан кара көзгә хәтле күзләргә ямь, җаннарга рәхәтлек биреп мәктәп тирәсендә төрле искиткеч чәчәкләр үсә, бакчадан күзләреңне ала алмыйсың . Моны без, укучылар эшлибез, әлбәттә, укытучылар җитәкчелегендә. Помидор, кыяр, бәрәңге, кәбестә, кишер, суган үстерәбез. Көз көне мул уңыш җыеп алабыз һәм ашханәгә тапшырабыз. Без яшьтән үк эш эшләп үсәбез. Өйдә дә әти-әниләргә һаман булышып торабыз.

Безнең авыл катнаш авыл. Монда урыслар да, чувашлар да,татарлар да яши. Татар халкы күбрәк. Мәктәптә дә балаларның 80% татар балалары тәшкил итә. Ләкин шуңа карамастан, татар телен өйрәнүгә бары 2 сәгать, ә чуваш теленә 3 сәгать бирелә. Ә бит закон буенча һәр халык тигез хокуклы. Бу татар халкын кимсетү түгелме соң? Киләчәктә тагын ни булыр? Чуваш теленә йөрер өчен кайбер сыйныфларда бер бала да юк, анда татар балалары гына. Ләкин алар мәҗбүри хәлдә чуваш теленә атнасына 3 сәгать йөриләр.

Катнаш авыл булгангадыр, катнаш гайләләр дә күп. Татар егетләре чуваш кызларына өйләнәләр. Кияүгә киткәндә татар егетләре кирәк, ә чыгып бераз торгач, татар егете туган телен оныта башлый. Хатыны белән чуваш телендә, рус телендә сөйләшә башлый. Балалары да чуваш, рус телендә аралаша. Татарча бер сүз дә белми. Ата-ана балаларнын татар теленә йөртми, чуваш теленә зур теләк белән йөртәләр. Татар егете татар халкы өчен юкка чыга, анардан туган бала да чуваш халкының санын арттыра. Менә бу хәл безне зур куркыныч алдына куя түгелме соң?

Чуваш кызлары чуваш егетләренә китеп гайлә корсыннар иде, ә татар егете татар кызына өйләнсен иде. Авылыбызның күп кенә кешесе шундый ялгыш адым ясый, үкенә башлый, тик соңга калып үкенә шул ул.

Кияүгә чыкканчы елап-елап татар егете артыннан чапкан чуваш кызы, бик тиз өстенлек ала. Максатына ирешкәч,хәзер аңа татар егетенең теле кирәкми шул инде. Ул аны бөтенләй үз ягына аудара, балаларын да үз милләте ягына тарта. Ата-ана сүзен аяк астына салып таптаган егет шундый хәтәр хәлгә төшә. Шуңа әйтәсе килә: киләчәктә туган телеңне, гореф-гадәтләрне саклап калыйм дисәң, үз милләт кешеңә өйләнергә икәнлекне һич истән чыгарырга ярамый, онытырга ярамый.

Без әле кечкенә, мәктәптә генә укыйбыз дип тә уйлау, минемчә, бик дөрес түгелдер. Шулай уйлап тынычланырга да ярамыйдыр. Яшьтән үк бала-чагага бу куркыныч проблеманы аңлатып бару кирәктер дип уйлыйм мин. Бу татар халкына, татар милләтенә зур куркыныч янап торган нәрсә бит.

Киләчәктә үз милләтеңне, үз телеңне, үз халкыңны саклап калу- һәрберебезнең изге бурычы ул, бу үзебездән килә. Бердәм халык булып, үз традицияләрең белән гөрләп яшәргә язсын иде безгә киләчәктә.

Просмотров: 1060 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2
2 Epigeviccrich  
0
After getting more than 10000 visitors/day to my website I thought your urmai-urmaevo.ucoz.ru website also need unstoppable flow of traffic...

Use this BRAND NEW software and get all the traffic for your website you will ever need ...

= = > > http://mass-autopilot-traffic.net

In testing phase it generated 867,981 visitors and $540,340.

Then another $86,299.13 in 90 days to be exact. That's $958.88 a
day!!

And all it took was 10 minutes to set up and run.

But how does it work??

You just configure the system, click the mouse button a few
times, activate the software, copy and paste a few links and
you're done!!

Click the link BELOW as you're about to witness a software that
could be a MAJOR turning point to your success.

= = > > http://mass-autopilot-traffic.net

1 choothedevY  
0
After getting more than 10000 visitors/day to my website I thought your urmai-urmaevo.ucoz.ru website also need unstoppable flow of traffic...

Use this BRAND NEW software and get all the traffic for your website you will ever need ...

= = > > http://mass-autopilot-traffic.com

In testing phase it generated 867,981 visitors and $540,340.

Then another $86,299.13 in 90 days to be exact. That's $958.88 a
day!!

And all it took was 10 minutes to set up and run.

But how does it work??

You just configure the system, click the mouse button a few
times, activate the software, copy and paste a few links and
you're done!!

Click the link BELOW as you're about to witness a software that
could be a MAJOR turning point to your success.

= = > > http://mass-autopilot-traffic.com

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...