Интернеттан үземә кирәкле мәгълүмат эзләгәндә, соңгы халык санын исәпкә алу буенча нәтиҗәләргә тап булдым. Бу мәгълүматлардан Татарстанның төрле милләт вәкилләре аеруча күп яшәгән республикалардан берсе икәнен белдем. Бездә 115 милләт вәкиле яши. Милләттәшләребез 53% тәшкил итә, икенче урында - руслар. Руслардан соң сан ягыннан чуваш, удмурт, украин, мордва, мари, башкорт милләтләре. Азәрбайҗаннар 9 мең кешедән артык. Татарстан - күпмилләтле республика.Республикада яшәүче төрле милләт халыклары башкалардан аерылып тормыйча, махсус таләпләр куймыйча, толерант булып гомер итәргә тиеш дип саныйм мин.Чыннан да, республикабызда гомер итүче күпмилләтле халык туганнарча,чын дустанә шартларда, үзара аңлашып,ярдәмләшеп яши. Тарихка күз салсак, без моның шулай икәненә тагын бер кат инанабыз. Татарлар һәм руслар, озак гасырлар буенча бер урында яшәп, бер-берсенә яраклашып, төрле яктан үзара йогынты ясаганнар. Татарлар, мәсәлән, руслар-дан җир эшкәртү ... Читать дальше »

Просмотров: 1215 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Тел ул – кешеләр һәм кешелек буыннары арасында аралашу коралы. Һәр кеше, тормыш алып бару очен, башкалар белән аралаша һәм үзеннән сон килгән буынга тормыш тәҗрибәсен тел аркылы өйрәтеп биреп калдыра. Шуның белән бергә жәмгыять тә үсә бара. Бу, үз чиратында, аралашуда төп корал булган телнең дә иҗтимагый тормышта торган саен күбрәк куллануына, үсә баруына китерә. Телне тарихи ядкяр буларак өйрәнмичә торып, халыкның чын, дөрес тарихын, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. "Халык, милләт үз тарихын борынгыга никадәр тирән төшеп эзләп таба, киләчәген дә шулкадәр ерак күрә һәм билгели ала”, - диләр галимнәр. Телнең барлыкка килүен һәм формалашуын өйрәнү дә шул телдә сөйләшүче халыкның чын тарихын ачуга кайтып кала. Телләрнең килеп чыгышы турында фәндә ике төрле караш яши .Беренче һәм алдынгы фикерле галимнәр тарафыннан дөрес дип табылган караш – барлык телләр дә бер примитив, беренчел телдән үсеп ... Читать дальше »
Просмотров: 1169 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (1)

«Милләтем – киләчәгем». Минем туган авылым- Татар Тәкәше. Исеменнән күренгәнчә, ул татар авылы. Ә мин, шушы авылда туып, шушы авылда яшәүче, татар кызы. Туган илемне, туган туфрагымны, туган авылымны яраткан кебек, мин үз милләтемне дә бик яратам, хөрмәт итәм. Чөнки, татар халкы элек - электән үзенең тыйнаклылыгы, эчкерсезлеге, тәрбиялелеге, сафлыгы белән аерылып торган. Татар шагыйрьләренең кайсысының гына шигырен кулыңа алып укысаң да, аның эчтәлегендә Һәрвакыт матурлыкны күрә белү, дус - тату булу, туган илне, туган телне ярату, яхшылыкка өндәү чагыла. Татар халкы бик моңлы да әле ул. Безнең милли бәйрәмнәребезне җыр-биюсез, уен - көлкесез күз алдына да китереп булмый. Кичке уеннар элек - электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, су буйлары, ямь - яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр - бию, уен - көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Кич утырул ... Читать дальше »

Просмотров: 638 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

"Син татармы?”дигәннәргә, "Әйе!”дип, әйтәм горур; Әтием-әнием дә татар, Балам да татар булыр! Әлегә мин үзем бала, Мәктәптә генә укыйм; Алда әле минем матур Киләчәгем, дип уйлыйм. Исемем, фамилиям русча язылып, русча әйтелсә дә, мин татар милләтеннән. Әтием дә, әнием дә, әбием белән бабам да татарлар. Үземнең татар милләтеннән булуым белән мин бик горурланам. Үз телемдә бар нәрсәне дә аңлыйм, рәхәтләнеп сөйләшә, аралаша алам. Татар теле-үз телем бик тә назлы, бик тә гүзәл булып яңгырый минемчә. "Минем милләтем, минем халкым бик кунакчыл, җор телле, җыр –биюгә оста ул. Минем яшьлегемдә дә шулай иде улым. Буш вакытыбыз булган саен, без-төрле милләт яшьләре:керәшеннәр,марилар,татарлар,бергәләп, матур-матур җыр-биюле уеннар оештыра идек, бер генә бәйрәмне дә онытмый идек.”,дип сөйли миңа әбием. Әтием белән без бик еш кына төрле кызык нәрсәләр турында сөйләшергә яратабыз. Ул миңа тормыш хәлләрен сөйли, яшәү кагыйдәләренә өйрәтә. Тормыштан алынг ... Читать дальше »

Просмотров: 796 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Халкым минем! Матур һәм горур яңгырый торган сүз. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларым турында бик күп язарга, сөйләргә була. Әйе, көчле ул, дәртле ул, уңган, тырыш, батыр көрәшче. Без кайда гына тамыр җәйсәк тә, шул җирдә яшәүчеләр белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырып, ярашып, хәтта яраклашып яшибез. Тамыры ерак дәверләргә барып тоташкан халкымның бай эчтәлекле үз сәнгате,үз теле, үз дәүләте бар. Россиядә халык саны ягыннан руслардан кала икенче урында торган татар халкы бай тарихлы. Мин Вахит Имамовның "Татарларның тыелган тарихы”("Запретная история татар” ) дигән китапны укып, татар халкының, чыннан да, үзенең иреге өчен көрәшеп яшәгән батыр,кыю халык икәненә инандым. Халкымның шушы сыйфаты Бөек Ватан сугышында да туган илебезнең азатлыгын,иреген саклап,яклап көрәшүдә тагын бер тапкыр расланды, исбатланды.1945 елгы Бөек җиңүгә татар халкы да зур өлеш кертте. Муса Җәлил, Сафиуллин Гани,Салихов Мидхат,Салихов Гатаулла, Султан Әмәт-Хан, Г ... Читать дальше »

Просмотров: 704 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем
Казан шәһәре Идел буе районының 24нче урта мәктәпнең югары квалификацияле укытучысы Вәлиева Мәйсәрә Насретдин кызы
-Йөрәк каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң – мәңгелек фатихам. Җуйсаң, сатсаң – күкрәк сөтем хәрам!.. Язмамны мәрхүмә шагыйребез Саҗидә апа Сөләйманованың шигъри юллары белән башлап җибәрәм әле. Ил һәи Туган телне ничек сакларга куша ул. Чыннан да, баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган тел. Ана теле - тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү. Тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милләт көе, иң матур ... Читать дальше »
Просмотров: 794 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм киләчәгем. Мин – татар милләтеннән. Татар милләте, татар халкы, татар теле- минем үткәнем, хәзергем һәм киләчәгем. Татар милләте җир шарының барлык почмакларына таралган милләт ул. Татарстанның төп халкы – татар милләтеннән. Шулай ук монда башка төрле милләт вәкилләре дә дус һәм бердәм яши. Татар милләте элек-электән уңган, тырыш, кунакчыл, аң-белемгә омтылучы милләт булган. Безнең гасырлардан-гасырларга сакланып килгән бик матур гореф-гадәтләребез бар. Хәзерге вакытта ул тагы да баерак, киңрәк юнәлеш алган. Татар милләте киң күңелле һәм шул ук вакытта горур халык. Мәкерле дошманга баш бирмәс, ә мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм кулын сузар. Соңгы елларда татар милләте барлык тармакларда да зур казанышлар яулады. Бигрәк тә мәдәният һәм сәнгать, спорт ярышлары, төзелеш, уку-укыту өлкәсендә дөньякүләм үсеш алды. Минем туган телем − татар теле. Шагыйрь Н. Нәҗми аны "җырдай моңлы", Р. Фәйзуллин "тыйнак, басынкы, түзем", И. Гыйләҗев "тәмле, күркәм, ... Читать дальше »
Просмотров: 636 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

И туган тел, и матур тел,
 Әткәм-әнкәмнен теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы. Г. Тукай
Мин татар милләтеннән булган Булат исемле малай. Туганнан бирле саф татар телендә «эти-эни» дип дәшәм, аралашам. Татар милләте бик бай ул. Аның үз жыры, көе, ризыгы, йоласы, бәйрәмнәре бар ди әнием. Жиде яшьтә генә булсам да, ашар алдыннан hәм аннан соң дога уку, Корбан бәйрәмендә корбан чалу, Гаеттә коймак пешерү кебек матур гадәтләр миңа яхшы таныш hәм бик якын. Әби-бабай белән үсү минем киләчәгемә милли яктан нык нигез салган. Димәк алдагы тормышымда балаларыма да шундый тәрбия бирәчәкмен. Чөнки мин- үткәне hәм киләчәге булган татар малае! Саба районы Шәмәрдән лицееның 1а сыйныфы укучысы Мостафин Булат
Просмотров: 654 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Ө М Е Т. (Публицистик уйланулар) Мәктәп еллары һәрберебез өчен дә иң мөкатдәс һәм кабатланмас мизгел рәвешендә истә кала. Ул мизгелнең дә һәркем өчен кадерле хатирәләре була. Минем күңелем түрендә сакланып калган шундый изге истәлекләрнең берсе - үзем укыган мәктәбем. Мин бу мәктәпкә әти-әнием күрше авылдан күчеп килгәч, җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң килдем. Беренче сентябрь иртәсе әле булса да хәтеремдә саклана. Кояшлы, җылы көн иде. Күңелдә ниндидер билгесезлек, сагаю. Ничек укырбыз? Кемнәр укытыр? Яңа иптәшләр белән уртак тел табып булырмы? Җавап бирелмәгән сораулар бик күр иде. Сәгать тугыз тулганда без инде сафларга тезелеп бастык. Мәктәп директоры барыбызны да яңа уку елы белән котлады, әйбәт укуыбызны, тәртипле булуыбызны теләде. Шуннан соң без классыбызга кердек. ...Менә бүлмәгә уртача буйлы, сөйкемле йөзле, җитди чырайлы, бик пөхтә киенгән укытучы апа килеп керде. Ә без, кырык күз, аңа карап торабыз. Бу Рәмзилә апа Гәрәева ид ... Читать дальше »

Просмотров: 842 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Милләтем һәм аның киләчәге. Татарлар Рәсәй халкының тугыз процентын тәшкил итә. Мин дә татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны... булган горур милләт баласы мин. Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим. Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә: Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән. Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән. Мин Исмәгыйлов Булат. Мәркәзебезнең 131нче лицеенда 8нче Д сыйныфында укыйм. Бу мәктәпкә мин быел гына килдем. Максатым: математика һәм физиканы тирәнтен өйрәнү. Элек 3нче татар гимназиясендә укыдым. Безнең гимназиягә танылган татар шәхесләре, артистлар, җәмгыять эшлеклеләре күп киләләр иде. Шул очрашуларның берсе ... Читать дальше »

Просмотров: 644 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 ... 22 23 »
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...