И, милләтем, Син минеке, Мин синеке,диеп. Сиңа әйтә алыр идемме- Сагышыңа чумып йөзмәсәм мин, Иңләп йөзгән кебек Иделне. Синең өчен утка ыргылырга- Корбан итәргә мин үземне Әзер дия алыр идеммени, Таң йөзенә төбәп күземне, Өметеңә чумып йөзмәсәм мин, Иңләп йөзгән кебек Иделне... ... Рәнҗетмәдең башка милләтләрне, Гел изгелек булды ниятең... Син минеке, Мин синеке, бәгырь, Мәңге яшә, бөек милләтем! Синсез- мин ятим... (Сафуан Мулла Гали) Тарих җиле ,язмыш җиле татарларны континентлар,илләр буйлап сипкән дә сипкән- ата-аналар улларыннан-кызларыннан, туганнар бер- берсеннән, дуслар дусларыннан аерылган. Без бүгенгә кадәр: Сибелә чәчәк җилләр искәндә, Өзелә үзәк исемә төшкәндә, дип бер-беребезне сагынышып,сулыгып-сулыгып җырлыйбыз. Татарлар көн итмәгән республиканы яки өлкәне табуы кыен. Озак еллар без алар белән аралаша алмадык. Тарих,ачы язмыш шулайрак булды. Шулай да соңгы елларда татарлар Татарстанга килеп мәдәни, фәнни һәм экономик элемтә ... Читать дальше »

Просмотров: 1082 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Халык, тел, дин, милләт... Нинди тирән мәгънәләргә ия булган төшенчәләр. Уйлана төшсәң, аларны һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Мин үзем озак вакытлар бу турыда уйланып йөрдем. Дөрестән дә, нәрсә соң ул милләт һәм аның киләчәге бармы? Татар халкы үз телен, милләтен, бабаларының изге истәлеген, гореф-гадәтләрен авыр сынауларга дучар булганда да саклап килгән бит. Ник әле ул бүген генә юкка чыгарга тиеш? Кем сакларга тиеш соң аны? Әлбәттә, без – яшь буын вәкилләре. Нәрсәдән гыйбәрәт соң аны саклау? Без, мәктәп укучылары нишли алабыз? Беренче чиратта, милләтле кеше - теле бар кеше. Мин үземнең татар булуым белән горурланып яшим. Туган телем белән минем телем ачылган, тәүге тапкыр мин "әннә” диеп аваз салганмын. Бүгенге көндә авылдан килгән яшь аналарның рус телендә сөйләшүләре, балаларына "мама” дип әйттерүләре минем йөрәгемне әрнетә. Әниемнең үз телендә көйләгән бишек җырлары минем күңелемне юаткан. Үсә төшкәч тә, татар җыры, татар моңы авыр к ... Читать дальше »

Просмотров: 872 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Мин - Татарстанның иң гүзәл җирендә урнашкан кечкенә бер авылда туган гади бер авыл малае. Мин – татар егете! Нинди горур яңгырый бу сүзләр.Горурланырлык та шул. Милли Тукае, герой Җә лиле, моңлы Сәйдәше, көчле рухлы Туфаны, каһарман Кол Шәрифләре кебек уллары булган көчле,батыр, горур милләт егетләренең берсе бит мин. Мин бик бәхетле. Мин бабаларымның, аталарымның изге Ватаны- Татарстанда яшим, гади бер татар авылының татар мәктәбендә татарча укыйм, анам телендә - татар телендә сөйләшәм. Халык үзенең мәкалендә:”Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел” дип язмаган шул. Мин үземнең туган телемә, горур, көчле милләтемә гашыйк. Әйе, халкыбызның мәшһүр уллары - мәһабәт Кол Галиләре, каһарман Кол Шәрифләре, буйсынмас Батыршалары, мәшһүр Мәрҗаниләре, моңлы Тукайлары, батыр Җәлилләре, милли рухлы Минтимерләре - татар милләтенең йөзек кашлары. Алардагы көч, куәт, батырлыкның тамырлары тирәндә, бик тирәндә - татар халкында, туган телемдә, туган җиремдә. Татар милләтене ... Читать дальше »

Просмотров: 799 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Бу татар, һай сибелгән... Рәсәйнең бөтен картасы татар белән чигелгән. Р.Миңнуллин Үз халкыңның, үз җиреңнең тарихы, ата-бабаларның тормышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Чөнки кешенең үткән заманнарга мөнәсәбәте аның гражданлык позициясен, шәхес булу дәрәҗәсен һәм, гомумән , тормышка карашын билгели. Менә шуңа күрә дә тарихны, борынгы мәдәният истәлекләрен, халыкның гореф-гадәтләрен, йола-кануннарын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Тарих – канлымы ул, шанлымы – барыбер халык хәтеренә чигелә барган. Халыкны көчсезләндерү сәясәте башланганчы, безнең милләтебез бердәм, шуңа күрә дә бөек, куәтле булган. Татар халкының сәясәте Урыс дәүләте сәясәте белән тыгыз бәйләнгән. XVII гасырда Себер татарларын һәм башка халыкларны көчләп чукындыру көчәя. Татарны чукындырганнар, асканнар, кискәннәр, сөргенгә җибәргәннәр. Бу турыда: Болгарында болганган, Суварында сызланган. Сараенда саргайган – Синдер, татар кешесе. Себергә себерелгән, Чиләбедә чиләнгән, ... Читать дальше »

Просмотров: 939 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Ә мин бу юлларга тагын шуны өстәр идем: Инглизча да яхшы бел. Өчесе дә безнең өчен, Иң кирәкле, затлы тел. Дөрес, хәзерге вакытта 3 тел белү бик кирәк дип саныйм мин, чөнки без үзебезнең туган илебездә татарча сөйләшмәсәк, безнең туган телебез юкка чыгачак. Ә инде рус теле безгә башка милләтләр белән аралашыр өчен бик кирәк, безнең мәктәпләребездә дә фәннәр рус телендә укытыла. Чит илгә барган очракта инглиз теленнән башка да булмый. Мин милләтем буенча татар. Мин үземнең милләтем белән бик горурланам. Милләт булмаса тел дә яши алмый. Без үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Мин Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәренең 12 нче лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Күпчелек рус төркемнәрендә эшлим. Бу – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләтләре дә төрле. Без укучылар белән еш кына тел, милләт турында түгәрәк өстәл артында с ... Читать дальше »

Просмотров: 936 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле... Минемчә, туган телне яратуны бөек шагыйребез Габдулла Тукай тулысынча аңлатып биргән: И туган тел, и матур тел, Әткәм - әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. "Туган тел” шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныйсың, җирдәге, кешедәге матурлыкны бөтен тулылыгы белән аңлыйсың. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул.Үз телеңне белмәү, аны өйрәнмәү – зур кимчелек. Күз алдына китерик: үзенең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм була. Без – татар балалары, туган телебез – татар теле.Мин үз телемне бик яратам. Ул – минем әби-бабамның, әти-әниемнең теле. Татарча матур итеп сөйләшә белүем, күп әкиятләр, шигырьләр сөйли ал ... Читать дальше »

Просмотров: 1269 | Добавил: Admin | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

Тарих буйлап халкым шулай килгән, Шуны раслап балкый Җидегән... Мәңге тере туган тел белән без, Без үлемсез туган ил белән. Мин - татар кызы. Гап-гади татар гаиләсендә үскән татар кызы. Минем әти-әниләрем авыл җирендә туып үскәннәр. Җәйләрен без дә апам белән рәхәтләнеп авылда, әби-бабай тәрбиясендә яшәдек. Мин хәзер унынчы сыйныфта укыйм. Быел без татар әдәбияты тарихын өйрәнәбез. Моннан күп еллар элек язылган бик күп әсәрләр белән таныштык. Татар әдәбияты тарихында халкымның язмышы гәүдәләндерелә. Бу әсәрләр мине бик уйланырга мәҗбүр итте. Татар иле Татарстан, Син яңадан калыктың. Син – рухы, көче, намусы Татар дигән халыкның. Безнең татар халкы үз илен искиткеч яраткан, Ватаныбызга куркыныч янаганда, афәт килгәндә, үз гомерен аямыйча, Туган иле өчен көрәшкә ташланган. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Туган илебезне саклауда татар халкының керткән өлешен беркем дә киметеп күрсәтә алмас. Моны тарих үзе раслый. Безнең Лениногорск ... Читать дальше »
Просмотров: 958 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Йөрәк маем сыза − сызландыра,
Әрни, түзми − яна ул тагын.
Тәкъдир безгә шулай күрсәтмәсме
Әллә бу дөньяның ак ягын?
Теманы укыдым да уйга калдым. Бик тиздән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып (Алла боерса), олы тормыш юлына кузгалыр чагым җитә минем. Нинди булыр ул киләчәк, минем язмышымда нинди үзгәрешләр булыр - боларын килер көннәр күрсәтер, тик мин аның милләтем язмышы, аның киләчәге белән бәйләнештә булачагын беләм. Аны әллә нинди матур буяулар белән буямыйм, милләтем киләчәгенә алсу күзлек аша да карамыйм. Мин инде хәзер үк үземнең хокукларымның кысылганнын беләм, туган телемнең кимсетелүен күрәм. Кайбер яшьтәшләрем белән чагыштырганда, шәһәр тибындагы бистәдә яшәп, тулаем татар районы саналган җирлектә рус мәктәбемдә укуыбыз белән без әле ничектер якланган кебек. Ә менә татар авылларында яшәп, гел татарча укыган егетләр һәм кызларга авыргарак туры килә. Тик ... Читать дальше »
Просмотров: 663 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Казан шәһәре Яңа- Савин районы 9 нчы мәктәпнең 4 класс укучысы Костюнина Алинәнең иншасы. Җитәкче: татар теле һәм әдәбият укытучысы Костюнина Гөлнара Радик кызы Без төрле милләт кешеләре яшәгән республикада яшибез: рус, татар, чуваш, мари, удмурт һ.б. Минем исемем Алинә. Әнием татар, ә әтием рус милләтеннән. Шуңа күрә ике милләтне дә хөрмәт итәм. Ике телдә дә иркен сөйләшәм.Тик шулай да татр теле күбрәк ошый , чөнки әнием туган телендә бишек җырлары җырлап йоклатып, юатып үстерде. Дәү әнием исән чакта өйрәтеп калдырган догаларны без әнием белән һәр кич йоклаганда кабатлап, укып ятабыз. Мәктәптә куела торган кичәләрдә бик теләп катнашам. Татарча спектакльләрдә уйнарга, татарча җырлар җырларга шигырьләр сөйләргә яратам. Татарча сөйләшүче дусларым белән шул телдә генә аралашам. "Яңа гасыр” каналындагы татарча тапшыруларны рәхәтләнеп карыйм, "Күчтәнәч” тапшыруын бигрәк тә. Мин каникулларның җитүен зур түземсезлек белән көтеп алам. Җәйге, кышкы ... Читать дальше »

Просмотров: 803 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Хикмәтле дә син, сөйкемле дә син туган телем. Тел дигәч, башта тел турында сөйлисе килеп китә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең өченче томында тел – дүрт биттән артык язылган. "Тел – умырткалыларда авыз куышлыгында тәм тату һәм азык чәйнәргә ярдәм өчен, кешеләрдә сөйләү өчен дә хезмәт итә торган орган.” Тел турында мәгълумат эзләп күп китаплар журналлар актардым, "Мәкальләр укыдым. Мәкалләрдә бит халык акылы туплана. Мәкальләр эзләргә кирәк”, -дип уйладым. Телнең ниндиләре генә юк. Авыз эчендәге сөйләшү өчен ярдәм итә торган әгъза, зур тел, кече тел, кош теле дип аталган татлы ризык, разведчиклар кулга төшерә торган әсир – сәгать теле. Гаиләдә сабый бала сөйләшә башласа, нәниебезнең теле ачылды диләр. Сүзсез торсаң телеңне йоттыңмы әллә дип орышалар. Күп сөйләшкәнгә тагын "тел бете” – дип кушамат тагып та куялар. Тел әче дә була, төче дә була. "Усал телләр җтте бабызның башына” дигән сүзен дәү әниемнең, мин бик аңлап бетерми идем. Нахак ... Читать дальше »

Просмотров: 667 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 ... 22 23 »
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...