Главная » 2012 » Январь » 27

Тел һәм милләт язмышы. Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы. Вакыт бик сәер нәрсә ул: гел алга таба тәгәри, кирегә тәгәрәми. Ә тәгәрәтеп карыйсы килә... Моннан бик күп еллар элек тау астыннан көмештәй саф сулы чишмә бәреп чыккан. Ул үзе кебек үк чиста сулы, шаян, җитез елгага барып кушылган. Елга ару-талуны белмәгән, аккан да аккан. Вакыт та елга кебек үк агуын дәвам иткән: айлар артыннан айлар, еллар артыннан еллар үткән. Кешеләрнең комсызлыгы, игътибарсызлыгы аркасында бу елганың суы кимегән, пычранган. Элек тирәннән үк елтырап күренгән чуерташлар хәзер, елга өстен каплап алган нефть калдыклары астында калып, бөтенләй юкка чыкканнар. Мин бу елганың фаҗигале язмышын үз милләтем язмышы белән чагыштырыр идем. Елганы елга иткән саф су кимегән кебек, татар халкы арасында да үз телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын бөтен нечкәлекләренә кадәр белүчеләр саны көннән-көн кими бара ... Читать дальше »

Просмотров: 1002 | Добавил: Admin | Дата: 27.01.2012 | Комментарии (2)

Минем милләтем һәм киләчәгем. Мин Татарстан җирендә Әлмәт шәһәрендә яшим. Әлмәт бик матур, олы шәһәр. Татарстан Республикасының башкаласы – Казан. Татарстан җирлегендә урнашкан барлык шәһәрләр дә бер милләттә. Республиканың милләт теле – ул татар теле. Безнең милләтебездә бик күп бәйрәмнәр, үз киемнәре, биюләре, көйләре бар. Татарстанның кызлары, малайлары бик матур итеп бии, җырлый беләләр. Татар биюендә үз костюмнары, көйләре. Мәсәлән, татар кызлары аякларына матур итеп чигелгән читек, өсләренә күлмәк,башларына яулыклы бүрек киеп бииләр. Малайлар бүрек белән күлмәк – чалбар костюмнан бииләр. Татар телендә бик күп җыр язучылар бар. Мәсәлән, Рәис Нәгыймов музыкасы, Нур Әхмәдиев шигыре " Әлмәт” җырының берничә юлы: Һәр дүрт тарафка сузылган юллар Алып китәргә мине чакыра. Китсәм дә китәм синнән, Әлмәтем, Тизрәк әйләнеп, кире кайтырга. Шушы дүрт юлда да, туган як - Әлмәткә нинди көчле ярату икәнлеге күренү. Татар кешеләре үзләре дә - җырчыла ... Читать дальше »

Просмотров: 535 | Добавил: Admin | Дата: 27.01.2012 | Комментарии (1)

Минем милләтем һәм киләчәгем. Дөньяда иң-иң матур ил- Ул минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел – Ул минем туган телем. Минем милләтем - татар. Минем өчен татар теленнән дә матур, аңлаешлы тел юк. Бәлки әни-әтием шулай өйрәткәнгәдер, бәлки кечкенәдән әби-бабай карамагында үскәнгәдер. Мин анысын белмим, ләкин беләм, минем киләчәгем татар теленнән башка була алмый. Кайда, кем белән, ничек яшәсәм дә, мин үз милләтем, үз гореф-гадәтем, үз җыр, шигырьдән башка яши алмам. Менә шагыйрә Мөнәвәрә Аитова да үз телебезне зурларга, хөрмәтләргә куша. Без – бәхетле халык. Чөнки безнең шагыйрьләребез, композиторларыбыз бар. Аларның әсәрләрен без ана телендә тыңлыйбыз, укыйбыз. Безнең халкыбыз элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан. Анда егетләрнең һәм кызларның тапкырлыгы, зирәклеге, эшчәнлеге сыналган. Татар халкы кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы ала. Икмәк – яшәү чыганагы. Минем дә шушы гореф-гадәтләрне саклап, кирәк чагында ... Читать дальше »

Просмотров: 581 | Добавил: Admin | Дата: 27.01.2012 | Комментарии (0)

Минем милләтем һәм минем киләчәгем. Мин милләтем буенча татар. Матур табигатьле, бай тарихлы Татарстан Республикасында яшим. Мин үземең милләтем белән горурланам. Без – татарлар! Татар исемен без Горур йөртә торган бер халык. Без – татарлар! Татар исемен без Иң-иң озак йөрткән бер халык. Һәр чорның үз язучылары, үз шагыйрьләре, үз композиторлары була, әмма Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек бөек шәхесләребез кабатланмыячак. Алар татар милләтенең горурлыклары, якты йолдызлары, безнең милләтне дөньяга таныткан кешеләр. Борынгы төрки бабайлардан, Болгар Казан дәүләте чорлары аша үтеп исән калган язма истәлекләр, көнкүреш әйберләре, милли киемнәребез музейларда саклана. Бу мирасыбызны саклап баетырга кирәк, чөнки ул безнең тарихыбыз, аны белергә, өйрәнергә кирәк. Безнең республика күпмилләтле дәүләт. Төрле милләтләр дус һәм тату яшиләр, алга таба да шулай булсын. Татар халкы дөнья буй ... Читать дальше »

Просмотров: 476 | Добавил: Admin | Дата: 27.01.2012 | Комментарии (0)

Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шәйдуллина Зөһрә
 И туган тел, и матур тел,
Әткәм- әнкәмнең теле...
Бөтен дөньяга танылган татар классигы Габдулла Тукайның җырга салынган шигырен белмәгән кеше юктыр, мөгаен.Үзебезнең хисләребезне, уйларыбызны туган телең белән генә аңлатып, җиткереп була. Әби-бабайлардан мирас итеп алган газиз телебез белән безне әти-әниләребез таныштыра, алар аша киләчәгебезгә юл ачабыз. Җир шарында бүген барлыгы җиде меңгә якын тел бар. Барлыгы 11 миллион татар халкы яши. Аларның һәрберсе үзенең туган телен - татар телен өйрәнергә тырыша. Татар әдәбияты елдан-ел үсеп бара. Кол Гали, Тукай, Җәлилдән соң килгән язучыларыбыз, шагыйрьләребез халкыбызның тормыш ... Читать дальше »
Просмотров: 694 | Добавил: Admin | Дата: 27.01.2012 | Комментарии (1)

ТР Менделеев бюджет муниципаль районы Бәзәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Исмәгыйлова Лениза Мехәмәтнур кызы.
Милләт язмышы. Халык теле.
 Ана теле. Туган туфрак.
Ничек кенә дип атасаң да, бу төшенчәләр безнең өчен изге бер нәрсә булып калалар.Милләтне бу төшенчәләрдән башка күз алдына да китерү дә мөмкин түгел. Изге тел ул - безнең татар теле, бабам теле, болгар теле! Тел - кешелекнең кыйбласы, сәҗдә кылырлык байлыгы. Теле барның иле бар, иле барның теле бар. Кыйбласын югалткан, илен, телен югалткан. Дөньяда иң газиз, иң изге жир - туган жир, иң матур һәм иң шигъри тел - туган тел. Туган төбәгеннән азга гына чыгып китсә дә, кеше шуны аңлый: ул иң элек туган жирен, туган телен с ... Читать дальше »
Просмотров: 760 | Добавил: Admin | Дата: 27.01.2012 | Комментарии (0)

Әлмәтемне милли итеп күрәсем килә... Әлмәт районы, Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Йосыпова Рима Мирзаһит кызы
Бик борынгыдан
Бабалар аша
Миңа да килеп җиттең.
Бирдең аң,
Бирдең белем.
 Хәзер инде офыктагы маяк булып
Алга чакыр, татар теле,
Тукай теле, Туган телем!..
Акъегет
 "Шушы яктан, шушы туфрактан без...” Дөньяда һәр кешенең үзенә кадерле җире бар. Ул аның ту ... Читать дальше »
Просмотров: 925 | Добавил: Admin | Дата: 27.01.2012 | Комментарии (0)

Милләтем - киләчәгем! Әлмәт районы, Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф укучысы Сәримова Диләрә
 - Айрат, нигә син кабат татар теленнән өй эшен эшләмәдең?-дип башлады укытучы дәресне. - Кирәкми миңа татар теле, - диде Айрат. - Ничек инде үз туган телең кирәкми?!.. Шул ук кич Айрат янә татар теленнән өй эшен эшләмичә йокларга ятты. ...Менә ул таныш сукмагыннан мәктәбенә таба атлый. Әмма бүген бар нәрсә дә башкачарак кебек. Бар җирдә матурлык, яктылык хөкем сөрә. Салмак кына Сәйдәш көйләре яңгырый, кешеләр бер-берсе белән елмаеп саф татар телендә исәнләшәләр, хәл-әхвәлләрен сорашалар. Кичә генә аллы-гөлле русча, инглизчә язылган реклама такталарында татар телендә игъланнар, милли бизәкләребез урын алган. Алар арасында "Европада татар көннәре”, "Татар интернеты”, "Татарлар дөнья мәйданында” һәм башка шундый язмалар күзгә чалына. Мәктәп алдында Айрат татар теле ук ... Читать дальше »
Просмотров: 644 | Добавил: Admin | Дата: 27.01.2012 | Комментарии (0)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...