Главная » 2012 » Январь » 27 » Көмеш каләм" №27 Әлмәт, Түбән Мактама 1 нчеурта мәктәбе, 10 нчы сыйныф укучысы Диләрә Сәримова
17:22
Көмеш каләм" №27 Әлмәт, Түбән Мактама 1 нчеурта мәктәбе, 10 нчы сыйныф укучысы Диләрә Сәримова
Милләтем - киләчәгем! Әлмәт районы, Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф укучысы Сәримова Диләрә
 - Айрат, нигә син кабат татар теленнән өй эшен эшләмәдең?-дип башлады укытучы дәресне. - Кирәкми миңа татар теле, - диде Айрат. - Ничек инде үз туган телең кирәкми?!.. Шул ук кич Айрат янә татар теленнән өй эшен эшләмичә йокларга ятты. ...Менә ул таныш сукмагыннан мәктәбенә таба атлый. Әмма бүген бар нәрсә дә башкачарак кебек. Бар җирдә матурлык, яктылык хөкем сөрә. Салмак кына Сәйдәш көйләре яңгырый, кешеләр бер-берсе белән елмаеп саф татар телендә исәнләшәләр, хәл-әхвәлләрен сорашалар. Кичә генә аллы-гөлле русча, инглизчә язылган реклама такталарында татар телендә игъланнар, милли бизәкләребез урын алган. Алар арасында "Европада татар көннәре”, "Татар интернеты”, "Татарлар дөнья мәйданында” һәм башка шундый язмалар күзгә чалына. Мәктәп алдында Айрат татар теле укытучысы Гөлдания апасын очратты. - Хәерле көн, Айрат! – дип дәште Гөлдания апа. - Исәнмесез, Гөлдания апа! Төн чыкканчы нәрсә булды без җиһанга? Тирә-якта саф татар телендә аралашалар, бар җирдә милләтпәрвәрлек сизелә, кичә әле бу сирәк күренеш иде, - диде Айрат, хәйран калып. - Без синең белән бүген киләчәктә! Могҗизалар моның белән генә бетми әле. Әйдә, без синең белән башка җирләргә дә сәяхәт кылабыз,- диде Гөлдания апа. Айрат сүзсез генә ризалашты. Бер көн эчендә Айрат укытучысы белән байтак җирләрдә булды: музейларда, китапханәдә, уку йортларында... Музейларда ул үзенең милләтенең тарихы, гореф-гадәтләре, бай мирасы белән танышты. Югары уку йортларында чит илдән килгән студентларның (алар арасында Америкадан, Франциядән, Африкадан килгәннәр бар иде) тырышып-тырышып татар телен өйрәнүләре бик гаҗәпләндерде. "Минем милләтемне чит илләрдә дә беләләр икән!” – дигән горурлык хисе биләп алды аны. Китапханәләрдә ул татар милләтенең күренекле язучылары, шагыйрьләре, зыялы шәхесләре турында күп мәгълүмат алды. Бер уңнайдан шәһәрләрендәге телевидение бинасына да кереп чыкты. Анда янып-пешеп татарча тапшырулар әзерлиләр иде. "Милләтем – киләчәгем!” тапшыруында Айрат үзе дә катнашты. ...Татлы төшеннән Айрат сискәнеп уянып китте. Тиз генә торып татар теленнән китап-әсбапларын алды, өй эшен эшләде. Моңа кадәр Туган теленә күрсәткән битарафлыгы өчен гарьләнде. "Әнә бит милләтнең киләчәге нинди якты, өметле!” – дип уйлады ул. - Мин дә бит шул өметле милләтнең бер баласы. Димәк, татар милләтенең якты киләчәгендә минем дә өлешем булырга тиеш!”
Просмотров: 648 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...