Главная » 2012 » Январь » 27 » "Көмеш каләм" №31 ТР Әлмәт районы Түбән Мактама№2 урта мәктәбенең 5А сыйныф укучысы Илаев Илнар
18:24
"Көмеш каләм" №31 ТР Әлмәт районы Түбән Мактама№2 урта мәктәбенең 5А сыйныф укучысы Илаев Илнар

Минем милләтем һәм минем киләчәгем. Мин милләтем буенча татар. Матур табигатьле, бай тарихлы Татарстан Республикасында яшим. Мин үземең милләтем белән горурланам. Без – татарлар! Татар исемен без Горур йөртә торган бер халык. Без – татарлар! Татар исемен без Иң-иң озак йөрткән бер халык. Һәр чорның үз язучылары, үз шагыйрьләре, үз композиторлары була, әмма Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек бөек шәхесләребез кабатланмыячак. Алар татар милләтенең горурлыклары, якты йолдызлары, безнең милләтне дөньяга таныткан кешеләр. Борынгы төрки бабайлардан, Болгар Казан дәүләте чорлары аша үтеп исән калган язма истәлекләр, көнкүреш әйберләре, милли киемнәребез музейларда саклана. Бу мирасыбызны саклап баетырга кирәк, чөнки ул безнең тарихыбыз, аны белергә, өйрәнергә кирәк. Безнең республика күпмилләтле дәүләт. Төрле милләтләр дус һәм тату яшиләр, алга таба да шулай булсын. Татар халкы дөнья буйлап таралып яши. Читтә торган татарлар телне саклап яшиләр, балаларына өйрәтәләр. Безнең милләтебезнең киләчәге бездән тора. Без үз телебезне, үз милләтебезне сакларга тиешбез. Минем киләчәгем туган җирем белән бәйле булачак. Туган илемдә сугышлар булмасын, еллар тыныч торсын, халыклар бер-берсе белән дус-тату яшәсеннәр иде. Табигатебезне дә безгә сакларга кирәк, үзебез өчен, киләчәк буыннар өчен. Уктучысы: Вилданова Ләйсән Марс кызы

Просмотров: 480 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...