Главная » 2012 » Январь » 27 » "Көмеш каләм" №33 Әлмәт районы Түбән Мактама№2 урта мәктәбенең 6А сыйныф укучысы Нуруллина Гөлназ.
20:31
"Көмеш каләм" №33 Әлмәт районы Түбән Мактама№2 урта мәктәбенең 6А сыйныф укучысы Нуруллина Гөлназ.

Минем милләтем һәм киләчәгем. Мин Татарстан җирендә Әлмәт шәһәрендә яшим. Әлмәт бик матур, олы шәһәр. Татарстан Республикасының башкаласы – Казан. Татарстан җирлегендә урнашкан барлык шәһәрләр дә бер милләттә. Республиканың милләт теле – ул татар теле. Безнең милләтебездә бик күп бәйрәмнәр, үз киемнәре, биюләре, көйләре бар. Татарстанның кызлары, малайлары бик матур итеп бии, җырлый беләләр. Татар биюендә үз костюмнары, көйләре. Мәсәлән, татар кызлары аякларына матур итеп чигелгән читек, өсләренә күлмәк,башларына яулыклы бүрек киеп бииләр. Малайлар бүрек белән күлмәк – чалбар костюмнан бииләр. Татар телендә бик күп җыр язучылар бар. Мәсәлән, Рәис Нәгыймов музыкасы, Нур Әхмәдиев шигыре " Әлмәт” җырының берничә юлы: Һәр дүрт тарафка сузылган юллар Алып китәргә мине чакыра. Китсәм дә китәм синнән, Әлмәтем, Тизрәк әйләнеп, кире кайтырга. Шушы дүрт юлда да, туган як - Әлмәткә нинди көчле ярату икәнлеге күренү. Татар кешеләре үзләре дә - җырчылар, композиторлар икән. Татар халкы үзе дә бик күп җыр майтарып чыгарган: " Ай, былбылым”, " Ак калфак”, " Сагыну”, " Бөрлегән”, " Күбәләгем”. " Эх, алмагачлары”, " Эх, сез матур кызлар”, " Әпипә”, " Талы, талы”, " Кышкы чия” һәм башкалар. Татар кешеләрендә тагын бик күп бәйрәмнәр бар: Сабантуй, Корбан бәйрәм, Нәүрүз һәм башкалар. Мин Татарстанның киләчәге бар дип уйлыйм. Хәзерге көндә бик күп татар кешеләре русча сөйләшә, тик татарча сөйләшкән кешеләр дә күп. Татар телен кайбер татар балалары көлеп әйтәләр. Миңа алар өчен оят. Ничек инде үз телеңне белмәскә кирәк. Әгәрдә мәктәпләрдә татар теле дәресләре үткәрелеп барса, сәгатьләрне әзәйтмәсәләр, Татарстан бик олы дәрәҗәдә булачак. Болай да татар кешеләрен олы киләчәк көтә. Мин татар милләтенең киләчәктә дә шулай матур, горур булып калуын телим. Укытучысы: Нуруллина Гүзәлия Нияз кызы

Просмотров: 538 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 1
1 Рузиля  
0
матур язгансын

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...