Главная » 2012 » Январь » 27 » "Көмкш каләм" №29Менделеев бюджет муниципаль районы Бәзәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Исмәгыйлова Лениза Мехәмәтнур кы
17:45
"Көмкш каләм" №29Менделеев бюджет муниципаль районы Бәзәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Исмәгыйлова Лениза Мехәмәтнур кы
ТР Менделеев бюджет муниципаль районы Бәзәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Исмәгыйлова Лениза Мехәмәтнур кызы.
Милләт язмышы. Халык теле.
 Ана теле. Туган туфрак.
Ничек кенә дип атасаң да, бу төшенчәләр безнең өчен изге бер нәрсә булып калалар.Милләтне бу төшенчәләрдән башка күз алдына да китерү дә мөмкин түгел. Изге тел ул - безнең татар теле, бабам теле, болгар теле! Тел - кешелекнең кыйбласы, сәҗдә кылырлык байлыгы. Теле барның иле бар, иле барның теле бар. Кыйбласын югалткан, илен, телен югалткан. Дөньяда иң газиз, иң изге жир - туган жир, иң матур һәм иң шигъри тел - туган тел. Туган төбәгеннән азга гына чыгып китсә дә, кеше шуны аңлый: ул иң элек туган жирен, туган телен сагына. Ләкин кешегә туган телен аңлау, ярату, тумыштан бирелеп, геннарына язып куелган хис түгел. Бу хис кешегә ананың күкрәк сөте белән бергә бишек җыры аша керә башлый. Әнкәйләрнең жырга салган мәхәббәте, кичләрен сөйләгән әкиятләре, балачакта ятланган шигырьләр аша күчә ул туган телне кадерләү, олылау хисе. Бала кече яшьтән үк җиргә үз халкының бер вәкиле булып килүен һәм шул халыкның тормышы белән яшәргә, шул халыкның телендә сөйләшергә зарури икәнен аңлап үсәргә тиеш. Татар халкы тарихының бер генә мизгелендә дә йөзенә кызыллык китерерлек эшләр эшләмәде. Шулай булгач, уз халкы өчен, үз теле өчен беркем дә оялырга да, кызарырга да тиеш түгел. Киресенчә, горурлансын, батырларын белсен, иленең, халкының тарихын тирән аңласын, аның турында сөйли, бәхәсләшә алсын! 1990нчы елның ЗОнчы августында яраткан, газиз республикам мөстәкыйльлек яулап алган иде. Шул вакыйгадан соң минем милләтемә караш та үзгәрә башлады, тик соңгы елларда Татарстан Конституциясеннән "мөстәкыйль" сүзе сызып ташланды. Бу вакыйга, чын мәгънәсендә, мине тетрәндерде һәм олы фаҗигага әйләнде. Ничек инде, бездән шундый куп көчләр таләп итеп, яулап алынган мөстәкыйльлегебезне ала алдылар?.. Ничек итеп аны безнең президентыбыз һәм милләтпәрвәр кешеләребез шулай ансат кына бирергә риза булдылар?.. Мин моны һич аңламыйм һәм аңларга да теләмим. Безнең татар халкы меңнәрчә еллар буе азатлыкка омтылды, аның өчен көчен аямыйча көрәште һәм, ниһаять, "без бәйсез милләт, бәйсез дәүләт" дип әйтергә хокук алып, иркен сулый башлагач кына безне тагын Рәсәй составында калдырдылар. Ә минем моның белән һич кенә дә ризалашасым килми. Ни өчен дигәндә, рус милләте татарларны беркайчан да күрә алмады, безнең халкыбызны иза чигәргә мәҗбүр итте.1552нче елгы афәтне генә искә төшерик: Иван Грозный татар милләтен бетерү өчен ниләр генә кыланмады ( Эле ярый борынгы бабаларыбыз "чукындыру походы" вакытында авылыбызның төньяк-көнчыгышында калын урманнар белән уратып алынган тауларда качып кала алганнар. Хатын-кызлар жеп эрләгәннәр, балаларын караганнар, ә ирләр авылымны саклаганнар. Ул урыннар хәзер дә "Кызлар чокыры" дип атала. Юкса, күрше Сәйтәк авылы халкы "чукындыру походы" вакытында рус диненә күчерелгән), күпме татар күчеп китәргә мәҗбүр булды, ә күпмесе һәлак ителде. Сөекле ханбикәбез Сөембикә дә Иван Грозныйның кансызлыгы аркасында вафат булды. 1930нчы еллардагы репрессия бүгенгедәй истә тора: күпме мәшһүр, бөек талантларыбыз, зыялыларыбыз юкка чыгарылды, ә күпмесенең иҗаты тоткарланды ул елларда! Ш. Усманов, М. Солтангалиев, К. Тинчурин, X. Туфан, И. Салахов, А. Гыйләҗев, Г. Тавлин... - болар барысы да репрессия корбаннары. Һәм, ниһаять, бүгенге көнгә килгәндә, Рәсәйнең Татарстаннан бәйсезлеген тарты п алуы, әлбәттә, аны юк итүгә бер адым булды дип уйлыйм мин. Ә тирәннән уйлап карасаң, Рәсәй тарихында татарлар игътибарга лаек урын били. Мисал өчен, Бөек Ватан сугышын карап китик. Совет халкының азатлыгын саклап калу өчен Татарстаныбызның 250 мең улы һәм кызы утлы сугышка кереп киттеләр. Алар арасында күренекле әдипләребез дә, шагыйрьләребез дә, гади татар егетләре Г. Гафиатуллин, А. Матросов (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) һәм башка бик күпләр бар иде. Рейхстагка кызыл аләм кадаучы да рус түгел, ә гади татар егете Гази Заһитов.'Незваный гость, хуже татарина", -дип, бездән көлсәләр дә, халкым үз Ватанын саклый ала, чөнки татар милләте – бөек милләт ул, тикмәгә генә халык " татар барда, хәтәр бар" дип әйтмәгән бит! Шушы иншамда мин үземне борчыган, минем өчен мөһим булган берничә мәсьәләгә дә тукталып китәсем килә. Ни өчен без - татарлар - туган телебезне оныта барабыз: сөйләмебездә "и", "или", "даже", "но", "действительно" кебек сүзләрне кушып, телебезне бозабыз? Юкса аларның татар телендә дә бик матур, колакка ятышлылары бар бит: һәм, яки, мәсәлән, ләкин, чыннан да һәм башкалар. Ни өчен үзебезнең татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага бик аз санда кертелә? Безнең беек Тукайларыбыз, Исхакый, Туфаннарыбыз турында аз күләмле сәгатьләр эчендә күпме генә мәгълүмат бирә алабыз соң? Шулай ук дәреслекләр, әдәби әсәр текстлары җитешмәү, ана телен рус теленә алыштыра бару кебек бик күп мәсьәләләр борчый мине. Минем иншамны укып чыккач,бу укытучы татар телен,үзенең милләтен генә кыйбла итеп алган,башка телләрне,милләтләрне хөрмәт итми икән дигән фикер туарга мөмкин. Мәсьәләне болай кискен куюымнан, үз халкыңны белсәң, шул җитте, башкаларны белүнең кирәге юк дигән нәтиҗәне һич тә чыгарырга ярамый. Мәсәлән, без рус милләте белән тыгыз элемтәдә яшибез,рус телен бик хаклы рәвештә икенче ана теле дибез, чөнки безнең җәмгыять шартларында рус телен белү шундый ук заруриятка әйләнде . Бигрәк тә илебездәге барлык милләтләр өчен ул бердәнбер аралашу-аңлашу теле булып танылды . Мәгәр рус телен белү туган телне югалтуга китермәскә тиеш. Башта ана теле, аннары рус теле - менә шулай булуы аның табигый . Балачакта минем тел һәм милләт турында уйланганым булмады. Ә хәзер исә, мине бу мәсьәләләр бик тә борчый: хәзерге вакытта барган хәлләрне күреп, ишетеп йөрәгем әрни, күңелем сыкрый. Туган телемә ярдәм итәсем, аны саклап каласым килә. Шуның очен дә мин Алабуга дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген бетереп, хәзерге көндә үз авылымда татар теле һәм әдәбиятын укытам. Укытып кына калмыйча укучыларымны милли рухта,гореф-гадәтләрен һәрдаим искә төшереп,телебезгә карата сакчыллык, халкыңа карата мәхәббәт хисләре дә тәрбияләргә дә тырышам Чөнки, минемчә,татар халкының тарихын, аның телен өйрәнгән кешеләр генә татар милләтен саклап кала алачаклар. Ә ул моңа лаек!
Просмотров: 765 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...