Главная » 2012 » Январь » 27 » "Көмеш каләм" №32 Әлмәт районы Түбән Мактама№2 урта мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Иксанова Илсөяр.
20:27
"Көмеш каләм" №32 Әлмәт районы Түбән Мактама№2 урта мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Иксанова Илсөяр.

Минем милләтем һәм киләчәгем. Дөньяда иң-иң матур ил- Ул минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел – Ул минем туган телем. Минем милләтем - татар. Минем өчен татар теленнән дә матур, аңлаешлы тел юк. Бәлки әни-әтием шулай өйрәткәнгәдер, бәлки кечкенәдән әби-бабай карамагында үскәнгәдер. Мин анысын белмим, ләкин беләм, минем киләчәгем татар теленнән башка була алмый. Кайда, кем белән, ничек яшәсәм дә, мин үз милләтем, үз гореф-гадәтем, үз җыр, шигырьдән башка яши алмам. Менә шагыйрә Мөнәвәрә Аитова да үз телебезне зурларга, хөрмәтләргә куша. Без – бәхетле халык. Чөнки безнең шагыйрьләребез, композиторларыбыз бар. Аларның әсәрләрен без ана телендә тыңлыйбыз, укыйбыз. Безнең халкыбыз элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан. Анда егетләрнең һәм кызларның тапкырлыгы, зирәклеге, эшчәнлеге сыналган. Татар халкы кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы ала. Икмәк – яшәү чыганагы. Минем дә шушы гореф-гадәтләрне саклап, кирәк чагында яклап үз балаларыма да җиткереп яшисем килә. Киләчәге кая гына ташласа да, мин милләтемне кайгартып яшәячәкмен. Иң зур теләгем- укып чыккач, әти-әни өйрәткәнчә, кеше булып яши алсам иде. Акчалата байлык мине кызыксындырмый, миңа рухи байлык бик кирәк. Шуңа да мин тырышып мәктәптә белем алам, аннан соң техникум, институтларда укырмын дип ышанам. Телне халык - дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит: Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар, Белгәннәр чумып алыр, Белмәгәннәр коры калыр. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз шаярып, уйнап та алыйк, тапкырлыкта, зирәклектә сынатмыйк. Укытучысы: Нуруллина Гүзәлия Нияз кызы

Просмотров: 584 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...