Главная » 2012 » Январь » 27 » "Көмеш каләм" № 33Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы
22:02
"Көмеш каләм" № 33Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы

Тел һәм милләт язмышы. Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы. Вакыт бик сәер нәрсә ул: гел алга таба тәгәри, кирегә тәгәрәми. Ә тәгәрәтеп карыйсы килә... Моннан бик күп еллар элек тау астыннан көмештәй саф сулы чишмә бәреп чыккан. Ул үзе кебек үк чиста сулы, шаян, җитез елгага барып кушылган. Елга ару-талуны белмәгән, аккан да аккан. Вакыт та елга кебек үк агуын дәвам иткән: айлар артыннан айлар, еллар артыннан еллар үткән. Кешеләрнең комсызлыгы, игътибарсызлыгы аркасында бу елганың суы кимегән, пычранган. Элек тирәннән үк елтырап күренгән чуерташлар хәзер, елга өстен каплап алган нефть калдыклары астында калып, бөтенләй юкка чыкканнар. Мин бу елганың фаҗигале язмышын үз милләтем язмышы белән чагыштырыр идем. Елганы елга иткән саф су кимегән кебек, татар халкы арасында да үз телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын бөтен нечкәлекләренә кадәр белүчеләр саны көннән-көн кими бара Телебезнең бүгенге хәле күпләрне борчый. Киләчәк буыннарга газиз ана телебез сакланырмы, башка халыклар тарафыннан ассимиляцияләнеп юылып юкка чыкмасмы?-әнә шулар уйландыра. Патша Россиясе вакытында татар телен ломовойлар яки урам теле дип йөрткәннәр һәм аны әдәби кулланыштан ерак тора дигәннәр. Шәхсән мин үзем ана телебезне мәсхәрәли торган мондый фикер белән һич тә килешмим. Безнең татар милләтенең чәчәк атуы Болгар чорыннан ук башлана. 922 елда ук рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәндә Болгарга Багдад хәлифенең зур вәкиллеге килә. Аның сәркатибе Ибне Фадлан үзенең Болгар дәүләтендә күргән, ишеткән, кичергәннәрен язып калдырган. Ул анда: "Утраклык, шәһәр тормышының алга китүе, Шәрык дөньясы белән тыгыз бәйләнеш Болгарда мәгариф, фән һәм мәдәният үсешенә уңай йогынты ясый. Күпсанлы уку йртларында дөньяви белемнәр, дин, төрки һәм гарәп-фарсы телләре, Шәрык авторларының китаплары өйрәнелә”, дигән. Икенче бер олуг әдип Әл-Гарнатый "Болгар-гаять зур шәһәр... Биредә гыйлемле кешене Белер (Белекләр) диләр. Һәм шуңа мөнәсәбәттә илләрен дә Болгар дип атыйлар”, дип язган. Димәк, олуг бабаларыбызның гаять укымышлы, мәдәниятле халык булуына басым ясый. Шушы чорда язылган Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф” поэмасын гына алыйк. Ул ана телебездә язылган, аның теленә, төзелешенә, композициясенә сокланып туйгысыз. Әсәрне укыгач татар халкының нинди бөек шәхесләре булган икән дип куанасың. Аннан килеп Алтын Урда чорының таркалуы турында язылган (авторы билгесез) "Идегәй” дастаны үзе генә дә ни тора! Популяр җырчы Айдар Фәйзрахманов тарафыннан башкарылып, халкыбызның яраткан җырына әйләнде ул хәзер. Җырдан күренгәнчә. Нинди бай, куәтле, Идел эче имин йорт булган. Безнең борынгы бабаларыбыз башлап кылыч күтәрмәгәннәр, хезмәттән тәм табып, имин яшәүне бар нәрсәдән артык күргәннәр. Казан ханлыгы чорында Сәйф Сарай, Мөхәммәд Әмин, Колшәриф, Өмми Камал һәм Мөхәммәдъяр кебек бик күренекле шәхесләребез булган. 19 йөздә яшәгән татарның Ломоносовы булган Ш. Мәрҗәнине алыйк. Күренекле галим, тарихчы, әдәбиятчы, фольклорчы, дистәләгән тел белгече. Галимнең хезмәтләре ерак чит илләргә үзәк китапханәләрендә урын алган. Әмма шушы зур шәхеснең хезмәтләрен күбебез белми. Революциядән соң аның хезмәтләре бастырылмый, милләтчелек дип карала. Мөстәкыйльлек алгач кына алар дөньяга чыга башладылар. Шактый еллар әсәрләре дөнья күрмәгән Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакыйның хезмәтләрен хәзер укып куанабыз, гыйбрәт алабыз. Татар халкының күренекле тел белгечләренә, әдипләренә караш ничек булган бит. Аларның икесен дә халык дошманнары дип йөрткәннәр, исемнәрен телгә алырга да курыкканнар. Бүгенге көндә газета-журналларда үзебезнең татар теле, аның язмышы турында борчылып язган мәкаләләр чыгып тора. Аларның борчылулары бик урынлы. Ничә гасырлар буе кыерсытылган телебез элекке "урам теле” дигән начар исемгә калмасмы? Тел буларак, аның абруе сакланырмы? Әлбәттә, үз телен хөрмәт иткән һәр кешене уйландырырлык бу. Әмма өметсезлеккә дә бирелергә ярамый. Безнең Татарстан дигән дәүләтебез, үз телебезне саклый торган Конституциябез бар. Аерым төбәкләрдә генә татарларның үз телен карамавы, телебез бетә дигән сүз түгел. Күптән түгел генә Казан шәһәрендә уздырылган, Чуашстан татарлары оештырган ”Минем шәҗәрә” исемле икенче "Көмеш каләм” конкурсына баргач, мин милләтебез, аның киләчәге өчен янып, кайгыртып йөрүче милләтпәрварларыбыз булуга куанып, сөенеп кайттым. Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр. Сер түгел: хәзер балалар әдәби китапны аз укыйлар. Күпләре телевизор карауны, кич белән урамда йөрүне хуп күрәләр. Ә әдәби китапларны күбрәк укыган саен кеше тормышны күбрәк танып белә, әдәби образларга охшарга тырышып яши, әдәп-әхлак кагыйдәләрен яхшырак үзләштерә. Сөйләм телен, туган телне үзләштерүнең төп чарасы – сыйныфтан тыш эшләр. Бу чаралар вакытында укучылар үзләрен иркенрәк тота, укытучы белән укучы якыннан аралаша. Туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, жырлы-биюле уеннар балалар һәм ата-аналар күңелендә онытылмас эз калдыра. Без мәктәптә чараларны әнә шул максаттан чыгып оештырабыз да. Яхшы әхлаклы бала тәрбияләү – безнең төп бурыч. Үсеп килүче буын дин ярдәмендә тәрбияләнергә тиеш. Дин бервакытта да начарлыкка өйрәтмәде. К. Насыйри, Р. Фәхретдин дәресләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә. Бөек галимебез "Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтенә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын” , ди. Бүген татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә, ерак чит илләрдә татар җырлары, гармун моңнары яңгырый икән, шаулап-гөрләп милли бәйрәмнәребез уза икән, милләттәшләребез бер-берсе белән ана телендә аралаша икән, чиккән сөлгеләребезгә урын түрдән икән, димәк милләтебез яши. Димәк, безнең киләчәгебез бар.

Просмотров: 1009 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.8/4
Всего комментариев: 2
2 Привет  
0
Привет

1 кунак  
0
бу иншагыз Әгерҗе районында яшәүче Рамилә туташ
МОРАТОВАның язмасы узегез язмагансыз
Ответ: Исәнмесез, кунак. Миңа язып калдырган фикерегезне карадым. Сез ни өчен алай дип яздыгыз? Сочинеиеда кемнәрнеңдер эшенә туры килә торган җөмләләр була. Ул барлык сочинениеда да бар. Мин монын белән килешәм. Сез тулысы белән Рәмилә Моратованың сочинеиесе дип әйтәсегез киләме. Ә мин моның белән килешмим. Сез бик яхшы беләсез без сочинеие язганда эзләнәбез матур фикерләне алабыз. Бу гаеп эш мени? Әгәрдә сез әйткән кешенең фикерләре кулланылган булса гафу итсен. Сезнең тулысы белән сочинеие аннан күчерелгән дигән сүз белән мин килешә алмыйм гафу итегез яме. Мин сезгэ сылтама бирэм монсы Рәмилә Моратованын сочинеиесе кереп укып карагыз. Кабаттан әйтәм туры килгән җөмләләр әле ул тулы бер сочинение күчерелгән дигән сүз түгел. Ни өчен сез үзегезнең кем икәнен күрсәтмисез.Без сочинеие язганда эзләнергә хакыбыз бар тагы искәртеп әйтеп китәсем килә. http://jazucilar.narod.ru/ramilya.htm

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...