Главная » 2012 » Январь » 30 » "Көмеш каләм" №41Актаныш районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Мәрданова Әдилә Әхсән кызы
13:09
"Көмеш каләм" №41Актаныш районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Мәрданова Әдилә Әхсән кызы

Милләтем, минем киләчәгем! Милләт, милләтем. Шулай дигәч, һәркем үзенең халкын күз алдына китерә. Халык - милләт... Тарихта бу төшенчәләргә бәйле бик күп кызыклы фактлар белән очрашырга мөмкин. Билгеле бер чорда бу сүзләр аваздаш, мәгънәдәш сүзләр кебек кулланылган (бәлки, шулай мәҗбүр иткәннәр дисәк, дөресрәк тә булыр) яки беренчесенә генә өстенлек биргәннәр; булган шундый чорлар: милләт өчен халык җанын фида кылган, киләчәге өчен кан койган. Шулай да, бу сүзләрнең лексик мәгънәсе ничек икән? Нәрсә аңлата бу хәрефләр тезмәсе. Һәрвакыттагыча без аңлатмалы сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Халык – нинди дә булса бер илдә, дәүләттә яшәүче кешеләр; милләт; илдә яшәүчеләрнең төп өлешен тәшкил итүче хезмәт иясе массасы; кешеләр төркеме. Милләт – кешеләрнең тел, территория, экономик тормыш, психик үзенчәлекләр һәм культура уртаклыгы нигезендә барлыкка килгән тотрыклы зур коллективы; шундый уртак сыйфатлар нигезендә бергә берләшкән, тупланган халык; дәүләт, ил. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан,Тататарстан китап нәшрияты,1979). Уртак яклар бар да кебек, ләкин, минемчә, халык – ул кешеләр массасы гына, ә милләт – үзенчәлекләренә, билгеле бер калыпка салынган камил теле, мәдәниятенә, ата-бабалардан ук килгән гореф-гадәтләре, йолаларына, рухи байлыгына нигезләнеп, гәвам арасыннан сайланганнарны гына күренмәс җепләр белән бер-берсенә бәйләүче кыйммәтле җеп ул. Әгәр дә инде шул бәйләмгә эләккәнсең икән, димәк аңа бөтен барлыгың белән ябышырга, аның ныклылыгын гомерең буена тагын да арттырырга тырышырга тиешсең. Чөнки син ниндидер бер милләтнең бер сәйләне, бер төймәсе – маңкорт түгел. Мин – татар! Кая гына барсам да, кемнәр белән генә очрашсам да, зур горурлык белән үз милләтемне әйтәм. Укучыларымда да түбән сыйныфлардан ук шул хисне тәрбияләргә тырышам. Аның бай теле, данлыклы вакыйгалары, күренекле шәхесләре, аларның эшчәнлекләрен чагылдыручы бай тарихы, үзебезнең әби-бабайларыбыздан күчкән матур гореф-гадәтләре һәрбер баланың күңеленә салынырга, хәтерендә яңарып торырга тиеш. Хәзер күп кенә кешеләрдән татар бетә, милләт бетә дигән өметсезлеккә бирелүче фикерләрне ишетергә мөмкин. Әйе, алар үз фикерләрен ныклы дәлилләр белән исбатларга тырышалар, ләкин аларга каршы ук бик күп фактларны китерергә мөмкин. Бу үлчәү кебек, ә йөкләр бер чама булып, тәлинкәләр бер тигезлектә торса яхшырак түгелмени? Шуларны тигезләргә омтылу беркайчан да сүнмәячәк, димәк. Милләтебезнең юлына каршылыклар очрауга, үз эшчәнлекләре белән тизрәк аны юкка чыгарырга тырышучы шәхесләребез туа торачак, аларга бик күпләр, бер шигем юк, иярәчәк. Тарихи сәхифәләрне барласаң да, андыйлар бихисап. Сабый баладан алып, өлкән яшьтәгеләргә дә таныш булган бөек шагыйребез Г.Тукайны гына алыйк. Инде тормыштан киткәненә күп еллар үтсә дә, аның "Туган тел”е милләтебезнең гимны дәрәҗәсендә яңгырый. Бүгенге көн әдәбиятыбызның шайгыйрь-язучылары өчен үрнәк әдипләрнең берсе ул. Аның шигырь-әкиятләрен укып, рухланып, күпләр иҗат юлына баса, туган телебездә күңел хисләрен түгә. Борынгы чордан ук безнең көннәргә әсәрләре килеп җиткән әдәбият шәхесләре; татар теленә фәнни нигез салган, үстергән, гади кешеләрне мәгърифәтле итәргә тырышкан тел-әдәбият галимнәре – алар барысы да безнең тормышыбызда, эшчәнлегебездә, күпмедер дәрәҗәдә бөтен кешедә дә, урын ала, киләчәккә этәргеч биреп тора. Бу – өметле дәвамлылык түгелмени?! Элек-электән татар халкы үзенең осталыгы, эшчәнлеге белән дан тоткан. Ерак илләрдән үк матур читек-кәвешләренә, укалы, чигүле милли киемнәренә, тәмле-татлы ашларына, зәвыклы һәм уңайлыклар белән төзелгән биналарына соклануларын белдергәннәр. Хәтта солдат итеп тә татар егетләрен ялларга тырышканнар, чөнки иң батыр, курку белмәс, оста сугышчылар (миңа бу сүз ошамаса да) бездә булган. Хәзерге көндә шуларның яңача чагылышы яши. Мөселман илләре арасында танылган кием стилистлары, башка милләт кешеләренең дә авызларыннан сулар китерүче чәк-чәк – өчпочмаклар... Яңа гасыр шаукымы белән яшәсәк тә, милләтебезгә хас тыйнаклык, әдәплелек, нәфислек, моң безне башкалардан аерып тора. Бу үзенчәлек күп еллар элек эмиграцияләнгән милләттәшләребездә дә сакланып калуы тагын бер кат шуны исбат итә. Мин чит илләрдән киләгән татар студентларының шундый дәрт, омтылыш һәм ышаныч белән яшәүләрен, үзләренең татар булулары белән горурлануларун күреп шаккатам. Аларны укучыларыма еш кына үрнәккә куям. Ә С.Садыйкова, И.Шакиров, Ә.Авзаловаларга алмашка килүче яшь җырчыларыбыз; аларны барлаучы "Татар моңы”, "Урмай моңы” кебек бәйгеләрнең булуы. Тукай, Такташ, Мәхдиевларны дәвам итүче яшь каләм тибрәтүчеләребезнең үсүе, аларның милләтебезне таныту өчен янып-көеп йөрүләре – болар барысы да татар милләтенең киләчәге бар, ныклы икәнен әйтеп тора. Ә Минтимер Шәрип улының, гомумән, моңа ныклап керешүе - үзе бер бөек эш. Кечкенә генә Татарстанны, кайчандыр көнбатыш илләрендә "кыргый”, "варвар” дип кабул ителгән "татар” сүзен, татар милләтен таныту әйтеп бетергесез күп эшчәнлек, үсеш, ачышлар, җиңүләр бәрабәренә булды. Әле бу башлангычы гына, димәк, киләчәк алда, үзебезнең кулда. Татар милләтенең киләчәге бар, өметле, юлы якты. Бары аның өчен барыбызга да рәхәтләнеп яшәргә, зур максатлар куеп, эшчәнлегебезне курыкмыйча дәвам итәргә һәм дә киләчәк буыннарга дөрес юл сайларга ярдәм итәргә, аларга сокланырдай үрнәк булырга. Милләтем, киләчәгем! Ә һәркем үзен бәхетле итеп күз алдына китерергә тырыша, шуның өчен яши. Димәк, милләтемне дә шундый язмыш көтә. Татарстан Республикасы Актаныш районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Мәрданова Әдилә Әхсән кызы

Просмотров: 666 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...