Главная » 2012 » Январь » 30 » "Көмеш каләм" №35 Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең китапханә мөдире Сибгатуллина Тәгъзимә Мәхмүт кызы
09:38
"Көмеш каләм" №35 Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең китапханә мөдире Сибгатуллина Тәгъзимә Мәхмүт кызы

"Милләтем, киләчәгем” бәйгесе укучылар өчен оештырылган булса да, мин бу темага кагылышлы үземнең фикерләрем белән уртаклашасым килде. Мөмкин булса, сайтыгызда бастырып чыарырсыз дип өметләнеп калам. Милләтем- минем язмышым. " Без- татарлар, телебез- татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәләре камил тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел...” Каюм Насыйри. Мин- татар баласы. Милләтем, чыгышым, җаным, тәнем белән татар кызы. Иптәшем дә татар егете. Татар мәктәбендә укыдым, ләкин бу миңа ул вакытта кыенлыклар гына тудырды. Институтка укырга кергәндә (мин Казан мәдәният һәм сәнгать институтында 1979-1983 елларда укыдым) бигрәк тә кыен булды. Ул вакытларда имтиханнарны татарча бирү юк иде әле. Иң яраткан фәнемне, тарихтан имтиханны, рәхәтләнеп, авыз тутырып татарча сөйләр урынына , мин ярым- йорты русча берничә сүз генә әйтә алдым. Беренче имтиханны рус теленнән бишле билгесенә биргәнгәдер инде , укытучы миңа өстәмә сораулар биреп, миңа дүртле билгесе куеп чыгарды. Казанда укыганда (һаман шул ук 1979-2003 еллар бит инде) Татарстан республикасының башкаласында татарча сөйләшү юк иде. Кая барсаң да русча сөйләшәләр иде. Ә хәзер хәл башка. Заманалар үзгәрә шул. Хәзер Казанга барсам рәхәтләнеп татарча сәйләшүне ишетергә була. Трамвай –троллейбуслар, автобусларда да татарча сөйләшүне ишетәсең. Мин бу хәлгә бик тә шатланып кайтам. Менә бит үзебезнең телебезне ишетеп, рәхәтләнеп авыз тутырып сөйләр чаклар җитте. Һаман да әле барыбер: "Хватит вам разговаривать каля- баля”- дигәнне ишетергә туры килә әле. "Татарстан яңа гасыр” программасы да бу юнәлештә бик зур эш башкара. Ул программаны ачсаң татарча җырлар , спектакльләр карарга була. Әлла кайчан үз телен оныта башлаган, рус хатынарына өйләнгән, балалары да урысны сайлаган җитәкчеләр пыр туздырып татарча сөйләшеп яталар. Миңа элеккеге президентыбыз Минтимер Шаймиев һәм хәзерге президентыбыз Р.Миннехановның бу өлкәдә алып барылган политикалары бик тә ошый. Үзебезнең Әлмәт шәһәрендә укытучыларның Бөтенроссия август конференциясе булды. Шунда Миннеханов: Һәрбер җитәкче кимендә ике телне белергә тиеш: берсе үз теле – татар телен һәм икенчесе-рус телен. Минемчә бу бик тә урынлы белдерү. Без өйрәндек бит әле русча сөйләшергә, язарга, укырга. Нишләп рус милләтеннән булган кешеләр дә шуны эшләмәскә тиеш ди. Үземнең ничек итеп җәфалана- җәфалана русча укый башлавым искә төшә. Мин бәләкәйдән үк бик тә китаплар укырга ярата идем. Балалар китапханәсенә бик тә теләп кечкенәдән үк йөрдем. Берзаман миңа мин андагы китапларны укып бетердем кебек тоелды. Һәм мин русча китаплар укый башладым. Иң беренче алып кайткан китапларым М.Горкийның "Мои университеты” һәм "На дне” пеьсасы иде. Шундый күңелсез, эчпошыргыч китап булып тоелды алар миңа. Ләкин мин дә бит үҗәт җан. Миңа эшемне бер башлагач ташлау ярамый. Тырыша- тырыша укып чыктым. Шуннан инде русча китаплар укый башладым. Элек сүз сөйләгәндә як-якка карый- карый рус кешесе тормый микән дип сөйләшә идек. Алар турында начар сөйләгәнгә түгел. Алар нәрсә сөйләсәң дә :”Говорите по-русски”,- диләр. Әле үзара сөйләшкәндә бер -урыс , биш -татар торса да русча сөйләшә идек. Хәзер хәл башка. Нигә киресенчә булмаган соң ул? Без Татарстан Республикасында яшибез лә ләбаса.Мин сеңлемне дә ачуланам:” Нигә малаең белән татарча сөйләшмисең”-, дим. Малае хәзер татарча белми дә. Армиядән әнисенә шалтыратып берәр яшерен нәрсәне татарча әйтер урынына ык- мык итеп тора. Минем иптәшем белән дә шул ук хәл булган. Мәктәпкә биргәч бала берсүз дә русча белми , ә мәктәптә укырга кирәк. Укытучы апа: "баланы лагерьга җибәрегез, "-дигән. Лагерьдан бер авыз сүз русча белмәгән татар баласы, русча сөйләшергә өйрәнеп кайткан. Бу минем иптәшем белән булган хәл.Ул хәзергә кадәр татарча сөйләшми, ояла. Берәр татар әбисе, я берәр бала белән генә татарча сөйләшергә мөмкин. Теләге дә булмагандыр инде. Бу хәлгә кем гаепледер инде, хөкүмәтме, әлла ата-анамы , кем белсен? Кайсыбер чагында шундый рәхәтләнеп иптәшем белән татарча сөйләшәсе килә. Ләкин барып чыкмый. Мин аның белән гел татарча сөйләшәм. Ул аңламаганннарын гына русчага тәрҗемә итәм. Татарча хәзер шундый матур сөйләм әсбаплары, матур әдәби телдә язылган китаплар бар.. Ул "Мәйдан”, "Казан утлары” журналларын мин биктә кызыксынып укыйм. Язучы Нәбирә Гыйматдинова китапларын да яратып укыйм. Шундый әдәби- нәфис телдә язылган алар, шаккатырлык. Мин кызымда да үзенең теленә- татар теленә хөрмәт тәрбияләдем. Тормыш иптәшен дә ул үз милләтеннән сайлады. Оныкка да татар исеме кушты. Хәзер дә малайны татар садигына бирәм дип тора. "Малай белән татарча гына сөйләшегез,- ди. Кызымның шулай үз милләтен яратып, малаен да татар рухында тәрбияләве мине бик тә шатландыра. Татар теле белән бәйле булган тагын бер хәл шулай искә төшә. Институтта укыган елларны 1981 елда студентларның төзүче отряды белән Астрахань якларына помидор җыярга җибәрделәр үзебезне. Юлыбыз Волгоград аша үтә иде. Ул шәһәрдә башка поездга күчеп утырырга тиешбез . Шактый әле вакыт бар Шунда кызлар белән татарча сөйләшеп утырганда безнең янга килеп: "Нинди чит телдә сөйләшәсез сез, ”- диеп сорау бирделәр. Бу сорауны миңа берничә тапкыр башка җирләрдә дә ишетергә туры килде. Безнең телне шулай итеп чит телгә тиңлиләр икән. Мин үзара сөйләшкәндә мәкальләр кушып сөйләшергә яратам. Аларны ятлап та йөрмәдем. Каяндыр вакытында урынлы гына искә төшәләр дә куялар. Урыслар белән сөйләшеп торсамда , башта татарчасын, аннан соң русчага да тәрҗемә итеп бирәм. Транспортта барганда да татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, шатланам. Күңелләргә шатлык иңә, яши әле татар диеп уйлыйм. Рәхәтләнеп кешеләрнең үз телләрендә сөйләшкәннәрен тыңлап барам. Ләкин шул ук вакытта урысларның сытык чырайларын да күрергә туры килә. "Опять свое каля- баля начали”,- диләр алар. Татар теле белән бәйләнгән тагын бер хәл искә төшә. Без мәктәптә укыган заманнарда уку- әсбапларын үзебез сатып ала идек. Шундый киоск мин укыган мәктәп янында да бар иде. Киоскның кирәге калмагач , аны җимереп , китапларны яндырганнар. Шул китаплар арасында хәзер кадерле ( элек кадерсез) китаплар да бар иде. Яндырылган китаплар арасындаГабделҗаббар Кандалый, Ризаэддин Фәхреддин, Утыз Имәни һәм башка бөек татар язучыларның китаплары да булган. Берзаман ( мин китапханәче булып эшләгәч беләм инде) китапханәләрдә татар китапларын юк итүне таләп иттеләр.. Балалар китапханәсендә китаплар шулай итеп безнең китапханәгә күчеп утырдылар. Мин аларны бик тә шатланып кабул итеп алдым. Хәзер дә сөенеп туя алмыйм. Тагын татар китапларына кытлык туды. Татар телендә китаплар минем китапханәдә иң түрдә торалар. Соңгы елларда туган телебезгә игътибар арту бик сөенечле хәл , әлбәттә. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә дәүләт органнары бик күп эш башкарса, проблеманы аның белән генә чишеп булмый әле, семьяда ата- ана баласы белән татарча сөйләшмәсә, әби- бабасы белән үз телендә аралашмаса, бала үз телен мәктәптә укыган сәгатьләр белән генә үзләштермәячәк. Бу планда соңгы вакытта алга китеш күренә. Һәм мин моңарга бик тә шатмын. Соңгы сүземне Наҗар Нәҗминең шигырь юллары белән бетерәсем килә. Тугае җирең Идел буе, Һәр телнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле. Ал алъяпкыч бәйләсәләр, Өзелеп тора кызлар биле. Кызлар кебек шат чырайлы, Ачык йөзле татар теле. Халкың кебек уңган да син, Хезмәттә син көне- төне. Ир- егетләреңдәй дәртле, Гайрәтле син, татар теле. Фәннән сине аерса да, Гасырларның афәт җиле, Аксакалларыңдай олпат, Акыллы син, татар теле. Ассалар да, киссәләр дә, Үлмәдең син, калдың тере. Чукындырган чагында да Чукынмадың, татар теле. Яндың да син, туңдың син, Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең, Әй, мөкатдәс Тукай теле. Төрмәләргә дә яптылар Җәлил белән бергә сине. Төрмәләрдә дә килмешәк Булмадың син, татар теле. Зинданнарны ярып чыктың, Ялкынланып чыктың кире, Хәтта фашист тегермәне Тарта алмады анда сине, Әй син, батыр татар теле!

Просмотров: 827 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...