Главная » 2012 » Январь » 30 » "Көмеш каләм" №38 Казан шәһәре Идел буе районы 24 нче урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кәримуллина Әдилә
10:11
"Көмеш каләм" №38 Казан шәһәре Идел буе районы 24 нче урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кәримуллина Әдилә

Милләтем, киләчәгем! Милләтемнең теле яшәсә, сау булыр дәүләт, иле. Һәр бала сөйсә Тукайча үз телен – туган телен- Тукай теле, татар теле булыр гел исән, тере! Илдар Юзеев Чыннан да, милләтнең тоткасы – тел. Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре дә бары тик туган телдә генә сакланып калган бит. Әгәр без халкыбызның ничәмә-ничә гасырлар буена тупланып килгән рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, һичшиксез, туган телебезне – ана телебезне белергә тиешбез. Тел балага күкрәк сөте белән салына. Әнкәң көйләгән көйләр, әбкәң сөйләгән әкиятләр кечкенәдән бездә туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияли. Ә телне аңламый торып, аны яратып булмый, әлбәттә. Милләтебезнең йөзек кашы – тел. Туган телебездә никадәр саф, матуррак сөйләшсәк, милләтнең киләчәгенә куркыныч янамый дигән сүз. Телне саклау ул – динне, гореф-гадәтләрне, сәнгатьне, милләтне саклау. Ә татар милләтенең киләчәге безне, яшьләрне генә түгел, 19-20 нче гасыр чигендә иҗат иткән акыл ияләрен дә борчыган. Мәшһүр Г.Тукайның "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән язмасы нәк менә шуның турында. Милләтебезнең язмышы Г.Исхакыйга йөз ел элек тынгылык бирмәгән. Аның "Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә дә яшь егет татар халкының киләчәге турында уйлана. Үз халкының тормышына анализ ясаганнан соң, бик күңелсез, күңел өшеткеч нәтиҗәгә килә: әгәр без үзебезнең яшәү рәвешебезне үзгәртмәсәк, юкка чыгабыз, ди. Үз милләтенә дөрес юллар эзләргә куша. Кызганычка каршы, әсәр бер гасырга якын вакыт узганнан соң гына халык хозурына әйләнеп кайта. Безне, ягъни XXI гасыр яшьләрен дә, таң калдыра бу әсәр. Ә бит телсезлек, динсезлек, милләтебезне яшерерлек дәрәҗәгә җиткән чакларны да кичерде халкым. Ни куаныч, бүгенге көндәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә без яңадан динле, телле, мәдәниятле булдык. Телле, чөнки сиңа үз ана телеңдә матур итеп сөйләшкән өчен бармак төртеп күрсәтүче дә, авызыңа сугучы да юк. Киресенчә, матур татар сөйләме күпләрдә соклану хисе уята. Яшьләр арасында "заманча” дип әйтсәм дә була. Ә менә бер татарча сүзгә биш урыс сүзе кыстырып сөйләгәннәргә игътибар итмичә булмый. Телсезләрне күреп, йөрәк әрни. "Оныкларыгызның теле ачылганда, кайда идегез соң, әбекәй, бабакайлар?” диясе килә. Татар булып та, телен аңламаган бала кем була инде ул? Милләт яшәсен, чәчәк атсын өчен тел кирәк. Теле булган халыкның гына киләчәге бар. Кызганычка каршы, бүгенге яшьләребез арасында катнаш гаилә коручылар күп. Г.Исхакый бу мәсьәлә турында бер гасыр элек борчылган. Аның "Шәмсие” никадәр генә хыялланса да, балалары урыс булып үсәчәк. Әсәрдә шулай ук башка милли мохиткә эләгүнең татар кешесен үзеннән-үзе милли җирлектән һәм яшәү рәвешеннән аеруы һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәге күрсәтелә. Әлбәттә, без бу хакта уйланырга, тормыш коруга җитди карарга тиешбез. Ә тәрбияне бала гаиләдә ала. Минем сыйныфташларым арасында да бар андый катнаш гаиләдән булган балалар. Әтиләре татарча сөйләшә белми, әниләре - урыс, я башка милләт кешесе. Андыйларга нишләргә? Алар мондый сорауны еш кына укытучыга үзләре дә бирә. Тел, милләт белән бергә дин мәсьәләсе дә янәшә тора. Ни өчен дигәндә, аларның кайберсенә исем дә ата-бабалардан килгән йола буенча кушылмаган, бары тик кәгазгә генә теркәлгән. Заманында рус язучысы А.Н.Толстой: "Тел – милләтнең җаны”,- дип язып калдырган. Телсез, җансыз милләт булалмый бит. Мин һәрвакыт үземнең туган телем, татар милләтеннән булуым белән горурланам. Чын татар мохитендә тәрбияләгәннәре өчен мин әти-әниемә, әби-бабама рәхмәтле. Үз ана телемнән мәхрүм түгел мин. Рәхәтләнеп татарча китаплар укыйм, татарча концерт, театрларга йөрим, татарча җырлар җырлыйм. Җәйге ялларымны мин авылда – әти-әнием нигезендә уздырам. Ә мәктәптә татар теле дәресләре - минем өчен ял. Ул миңа телнең нечкәлекләрен тоярга ярдәм итә, борчыган сорауларыма җавап бирә. Әлеге дәресләрнең берсендә укытучыбыз укыган шигырь юллары күңелемдә бик зур тәэсир калдырды. Башкортстанда яшәп иҗат итүче Ирек Габдрахмановның шигыренә тукталмыйча булдыра алмыйм: "Татар” дигән данлы милләттән мин, Туган илем, торган җирем бар! Буыннарга җитәр моңнарым бар, Горурланып әйтәм: ”Мин — татар!” Җир шарының барлык ноктасында, Кайда барма — безнең татар бар! Мәйдан гөрли татар булган җирдә, Дулкынланып әйтәм: "Мин — татар!” Тукай, Җәлил, Алиш илһам алган, Туган телем — татар телем бар! Гасырларга ишетерлек итеп, Күкрәк сугып әйтәм: "Мин — татар!” Казан ханлыгына һәм Болгарга, Илтә торган нәсел җебем бар! Хәнияләр, Салаватлар сыман Җырлый-җырлый әйтәм: ”Мин — татар!” Бабамнардан калган иманым бар. Илһамланып атлар юлларым бар. Ходаемнан ярдәм сорый-сорый, Йолдызларга дәшәм: "Мин — татар!” Илем өчен, газиз халкым өчен Ярсып тибәр кайнар йөрәк бар. Мәңгелеккә җуелмаслык итеп, Ак кәгазгә язам: "Мин — татар!” Әйе, мин – татар. Мин татар милләтеннән булуым белән чиксез горурланам. Милләтем – ул минем киләчәгем. Әгәр дә без телебезне чын дәрәҗәсендә дәүләти тел дәрәҗәсенә күтәреп, ана телебезне гаиләләргә кайтарып, шәһәр балаларын татарча сөйләштерә алсак, милләтебез яшәр! Укытучысы: Хәлиуллина Гөлсирин Әхмәт кызы

Просмотров: 614 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...