Главная » 2012 » Январь » 30 » "Көмеш каләм" №42 Бөгелмә ,7нче гимназиянең 5нче В сыйныфы укучысы Попова Альбина
15:08
"Көмеш каләм" №42 Бөгелмә ,7нче гимназиянең 5нче В сыйныфы укучысы Попова Альбина
Бөгелмә төбәге язучыларының, шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләләренең яктыртылышы.
Уян, татар!
Татар бердәмлеге Тамыр җәйсен, үсен, үрләсен!
Манарадан ярымай яктысы Нур таратсын, мәңге сүнмәсен!
 Ә.Гыйләҗев
Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке каядыр ашкына, гел алга омтыла. Татар милләтен ирекле итеп күрү безнең Бөгелмә төбәгендә яшәп иҗат итүче язучыларның, шагыйрьләрнең төп хыялы. Алар гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндиләр, безне рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә телиләр. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кешеләр алар. Мөбәширә апа Шәрәфетдинова "Ханбикә-Сөембикә”дигән шигырендә үз тарихыңны, телеңне белергә кирәклеген аңлата: Үз тарихың, үз телеңне Һәркемгә белү кирәк! Тыныч яшәсен милләтем, Татулык кирәк безгә! Габдрахман ага Низамов "Тату булыйк” шигырендә безне тату, дус булырга, туган телне яратырга өнди. Тату булыйк һәркем белән, Тургайлар күк сайрашыйк. Туып-үскән җирне сөйик, Туган телдә сөйләшик! Татар милләте безнең якта бүген исән-сау икән, ул Сәлах абый Шәрипов, Габдрахман абый Низамов, Ягсуп абый Мортазин, Флюра апа Шәрипова, Радмил абый Зыятдинов, Әлфинур апа Шәвәлиева, Мәрзия апа Зарипова, Габдрахман абый Низамов кебек язучыларыбызга һәм шагыйрьләребезгә бурычлы, минемчә. Аларның барсын да бер нәрсә-милләтне, телне һәм кешеләрне ярату, иҗади илһам һәм шигъри җанлы, моңлы гамь иясе булу берләштерә. Алар үзләренең иҗатларында татар милләтенең язмышы өчен борчылып кына калмыйча, ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтә. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала. Телебезне, динебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия булуын һәрберебез яхшы аңлыйбыз. Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз. Шундый әсәрләр яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Алар безгә үз милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр. Мәхтүмә апа Галләмова үзенең "Халкым яшәр!” шигырендә халкыбызның мәңге яшәренә ышана: Халкым яшәр, беркайчан югалмас, Чөнки тамырлары тирәндә. Тапкырлыгы белән җиңеп чыгар Өскә бәла-каза килгәндә. Милләтебезгә никадәрле ихтирам чагыла, нинди хисләр дөрли бу юлларда! "Борылыйк кыйблага!” дигән шигырендә халкыбызны бөтен җирдә хөрмәт итүләрен әйтеп уза: Әй син, милләтем вә милләтем, Менә дигән килбәтең. Кайда гына яшәсәң дә, Югалтмыйсың кыйммәтең. Һәрбер шагыйрь милләт мәсьәләсен үзенчә яктыртса да, барысында да бер үк борчылулар,уйлар һәм якты тормышка омтылу теләге. Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләт белән, тел белән горурланырга кирәк. Туган илеңдә яшәү, туган телеңдә сөйләшү-бәхет ул.
Просмотров: 688 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...