Главная » 2012 » Январь » 30 » "Көмеш каләм" №39 Ахметзянов Фаяз Азат улы Әлмәт районы Югары Мактама төп белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.
13:01
"Көмеш каләм" №39 Ахметзянов Фаяз Азат улы Әлмәт районы Югары Мактама төп белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.

Минем милләтем һәм киләчәгем. Бар уем кичен – көндезен, Синең хакта, милләтем, Саулыгың – минем саулык, Авыруың – минем авыруым. Г.Тукай Мин – татар. Минем милләтем – бөек татар милләте. Без – үткәнебез һәм киләчәгебез булган милләт. Чөнки безнең горурланып сөйләрлек мең ярым еллык тарихыбыз, әдәбиятыбыз һәм танылган шәхесләребез бар. Татар – нинди кодрәтле сүз! Татар – нинди яңгыравыклы исем! Пышылдап кына әйтсәң дә ул барыбер тантаналы яңгырый. Бу тылсымлы сүз ихтыярыннан офыклар киңәя, шанлы дәверләр пәрдәсе ачылып китә, хәтерең уяна, зиңенең үткенләнә. Татар дигән шанлы атама безгә көч-егәр бирә, табынганда күккә чөя, абынганда күтәреп ала, бөтенлегебезне саклап киләчәккә әйдәп бара. Әгәр без, сүрән авазлардан торган йомыкый исем йөртсәк, күптән инде тарих сәхнәсе артында – уты сүнгән җәһәннәмдә калган булыр идек. Милләтнең киләчәге – татар теле яшәсә генә бар һәм булачак. Дөнья халыкларының бер мең телдә сөйләшүе билгеле; татар теле исә әлегә иң күп санлы ундүрт тел исемлегендә. Тик галимнәр берничә елдан телләрнең 95% юкка чыгачак дип раслыйлар. Бу исемлеккә татар теле дә кермәсен өчен бүгеннән үк татар теленең үсешен, кулланылышын кайгырту кирәк. Ә бу иң беренче чиратта гаиләдән башланырга тиеш. Бездә тел ачылу дигән сүз бар. Ачылу дибез икән, ата-ананың бурычы – аны матур итеп ачып, баласын җәмгыятькә әзерлекле, үз телен камил белгән хәлдә тәрбияләү. "Сөт белән кергән соңгы сулыш белән чыгар”. Аңлаганга шундый аңларлык итеп әйтелгән сүзләр. Баланың теле бишектән үз телендә ачылырга тиеш. Финляндия, Америка татарларын гына карагыз: һәркем гүзәл итеп татарча сөйләшә. Югыйсә, фин, швед, инглиз телләре дәүләт теле булып исәпләнә. Телне саклау алар өчен язылмаган канун – җан, акыл кануны. Безгә дә шуны аңлап, шуңа ирешәсе иде... Мең еллар буе тупланып баеган, безгә Болгардан мирас булып калган сыгылмалы һәм матур, чәнечкеле һәм бай ана телебез бүген дә, киләчәктә дә милләтебез яшәешенең төп коралы булып калыр дип ышанам. Аны яратып, назлап, хөрмәт итеп яшик, сафлыгын саклыйк! Гомер буе башка телдә сөйләшкән кешеләр дә тора-бара сабый чакта әниләренең бишек җырларын оныта алмыйча: "чәчәгем”, "йомшагым”, "кояшкаем”, "матурым”, "назлы гөлем” кебек беренче иркәләү сүзләре аша йөрәкләрдә сакланган милли моң, милли ризыкларның тәмен оныта алмыйча, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, үз телен сагыну аша туган телгә, милли яшәешкә әйләнеп кайталар. Әгәр дә бу шулай икән, димәк, безнең киләчәгебез бар! Булачак! Нинди генә милләттә булмасын, нинди генә эштә эшләмәсен, кеше үз телен белсә, ул аның эшенә, һичшиксез, ярдәм итә. Үз телеңне белү чит телләрне өйрәнүне дә җиңеләйтә. Тел белемнең ачкычы, акылның баскычы дип юкка гына әйтмиләр бит. Оран салмыйм, кычкырмыйм мин, Масаймыйм синең белән. Киләчәккә барасың син Туган телем, минем белән. Яшәсен туган телем! Яшәсен милләтем! Алар мәңге югалмасыннар! Милләтем чәчәк атып мәңге яшәсен дип сорыйм Ходаемнан. Мин Ахметзянов Фаяз Азат улы Әлмәт районы Югары Мактама төп белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы. Әнием Ахметзянова Энҗе Тәлгать кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы миңа бәйгедә катнашырга киңәш бирде һәм без бергәләп инша яздык.

Просмотров: 731 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...