Главная » 2012 » Январь » 30 » "Кцмеш каләм" №40 , Менделеев,Бәзәкә мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Сираҗетдинов Раил
13:04
"Кцмеш каләм" №40 , Менделеев,Бәзәкә мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Сираҗетдинов Раил

Менделеев районы,Бәзәкә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сираҗетдинова Раиләнең бәйге эше. Милләтем, киләчәгем! Фәндә һәм диндә милли төсмер бик сизелмәсә дә, һәр галим һәм динче кайсы да булса милләт вәкиле булып тора, һәм милләтнең алардан ярдәм көтәргә хакы бар. Бүгенге көндә татар халкы үзенең галимнәре ярдәменә, аларның зирәк киңәшләренә мохтаҗ, әлбәттә, татар милләтенең зурлыгы, аның танылган һәм күркәм бәйрәмнәре , матур табигате белән дан казанган һәм шулай ук чит илләрдә дә танылган милләт. Теләсә нинди милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыять өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмдә әһәмиятле була. 20 нче йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятчелекнең төп гамнәреннән берсе иде. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләделәр, мәгърифәтчелек карашларын уздырдылар. Милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел, үз хокукларыбызны кысарга без беркемгә ирек бирергә тиеш түгел! Үзебез менә шундый горур, гайрәтле, иманлы һәм тәвәккәл булсак, безне беркем дә җиңә алмас. Элек-электән татар халкын, татар милләтен саклап калу өчен, борынгы әби-бабаларыбыз бик күп көчләрен куйганнар. 1552 елда явыз патша Иван Грозный Казан ханлыгын басып алгач,татар җирләренә күпләп урыслар күчеп утыра башлаганнар. Авылым Бәзәкә тирәсендә Ык тамагы, Ижевка дигән рус авыллары барлыкка килгән. Руслар Бәзәкә кешеләрен шул авылларга күчермәкче булганнар, чөнки Бәзәкә җирләре инде агачтан чистартылган, эшкәртелгән һәм уңдырышлы булган. Ләкин авыл халкы каршылык күрсәткән. Патша христиан динендә булмаган Урта Идел буе халыкларын чукындырырга боерык чыгарган. Иван Грозный ялчылары татарларны да көчләп чукындырган. Бәзәкә халкы, бабайлар сөйләвенә караганда, татарларны чукындыру өчен җибәрелгән хәрби экспедиция килгәнен белеп, авылны ташлап кара урман эчендәге чокырларга качып яшәгән. Авылымда хәзер дә "Кызлар чокыры” дигән урын бар. Анда хатын – кызларны качырып тотканнар. Иван патша отрядлары авыл халкын тапмыйча, буш урамнарга, кешесез йортларга юлыгап, Кама буйлап югары менеп киткәннәр. Авыл халкы шул хатирәләргә юлыгуга карамастан, мөселман динен, татар милләтен югалтмаганнар, ташламаганнар. Көнгә биш тапкыр намазга басканнар, Рамазан аенда уразаларын тотканнар, догаларын укый торган булганнар. Аллаһы Тагәләдән сабырлык, көч сораганнар. Аңа ышанганнар. Татар милләте белән горурланып яшәгәннәр һәм һаман да яшиләр. Шулай ук борынгыдан бирле килгән татар миләтенең милли бәйрәмнәрен Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә ел саен үткәрелә. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә татар бәйрәмнәрен үткәрәләр. Бу – милләтебезнең үзен бөтен дөньяга танытуы, аның борынгы традицияләрен онытмыйча яшәвен күрсәтә. Сабан туе – татар милләтенең чын асылын чагылдыручы иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Моның шулай булуына беркемнең дә шиге юк. Сабантуй көннәрендә милләттәшләребезне, туган-тумачаларыбызны барлыйбыз, күпләргә үрнәк булып торырлык тырыш һәм эшчән халык, тирә-якны гөрләтеп, матур бәйрәмнәр үткәрергә сәләтле милләт икәнлегебезне тагын бер кат раслыйбыз. Гомумән, сабантуй бәйрәме – безнең горурлыгыбыз. Татар халкы өчен бу көтеп алынган бәйрәмнәрнең иң зурысы, иң әһәмиятлесе булып кала бирә. Корбан гаете - Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарның, туганнарның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бәйрәмнәрдән кала,тагын Нәүрүз, Сөмбелә, Каз өмәсе кебек бәйрәмнәр татар халкын берләштереп, милләтебезне саклап торалар. Әйе, яши татар һәм яшәячәк тә! Киләчәктә дә моның шулай буласына халык нык ышана. Бөек кешеләр дә, гади кешеләр дә милли үзаңын үстерүдә, халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану хисләре тәрбияләүдә әйтеп бетергесез әһәмиятле роль уйныйлар. "Һәр мизгел, һәр адым – омтылыш, борылыш. Шуңа да һәркемгә катлаулы син, тормыш!” – дип язган безнең шагыйребез Фазыл Шәех. Чыннан да, иң мөһиме, тормыш катлаулы булмасын өчен,татар милләтен, Ислам динен саклап яшәргә, Аллаһы Тагәлә кушкан һәрбер вазифаны үтәргә тиешбез. Шул вазифаларны башкарган чакта гына киләчәктә милләтебезне саклап калырга мөмкин. Татар милләтен саклыйк, илбасарлардан яклыйк, бердәм булыйк!

Просмотров: 560 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...