Главная » 2012 » Январь » 30 » "Көмеш каләм" №37 Әлмәт районы, Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе, Муллахмәтова Эльвира Рамил кызы – 10 сыйныф укучысы
10:07
"Көмеш каләм" №37 Әлмәт районы, Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе, Муллахмәтова Эльвира Рамил кызы – 10 сыйныф укучысы
Ике телем – ике канатым.
 Әлмәт районы, Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе, Муллахмәтова Эльвира Рамил кызы – 10 сыйныф укучысы. Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Йосыпова Рима Мирзаһит кызы
 Атым көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкатъ кардәш, туганын.
Хәсән Туфан.
Әнием сөйләгән бер легенда исемә төште. Исемә дә булмаган бер елга ярында ике агай: рус һәм татар кешесе очрашкан. Сөйләшеп киткәннәр. Борынгыдан килгән кунакчыллык гадәте буенча, төенчекләрен ачып уртак табын ясаганнар. Татар агае "аша” ди икән, ә рус "ешь” дип кыстый ди. Шул вакыттан бирле бу елганы "Ашаеш” дип йөртә башладылар. Нигә бу искә төште соң әлле? Чөнки без нәкъ шундый чорда яшибез. Гүя, елганың бер ярында – татар, икенче чорында рус тора. Татар илендә яшибез, руска терәлеп торабыз. Бик элекке заманнардан килгән ике халыкның дуслык хисләре чагылышы булып Агыйделнең кече сеңлесе Ашаешь ага. Минем туган телем бик күптән барлыкка килгән. XVII – XVIII йөзләрдә ул рус дәүләтенең Шарык илләре белән дипломатик мөнәсәбәтендә зур әһәмияткә ия булган. Менә шуңа күренекле тарихчы М.Худяков: "Руслар дәүләтчелек культурасы нигезләре белән татарлар аша таныштылар”, - дип яза. Рус дәүләте исеменнән Төркиягә, Иран, Монголиягә ул чорда җибәрелгән документлар, башлыча, иске татар телендә язылганнар. Халык шагыйре Хәсән Туфан юкка гына болай димәгән:
 Син – минем тере тарихым,
 Син - минем киләчәгем.
Тик синдә, газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.
Туган телем язмышы – милләт язмышы.
Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел – халыкның яшәү гомерендә тапкан һәм табынган социаль-мәдәни байлыкларының иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе – зиһен байлыгы. Һәр милләт кешесе өчен "иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел”. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә дә маһир була. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә без үзебезнең татар телен белергә тиешбез. Ана теле яңгырашы белән колакны назласа, ягымлыгы белән ул күңелне юата, тәесирлеге белән изгелек хисләре уята. Милләтнең төп күрке – тел һәм моң. Соңгы елларда туган телебезне гамәлгә куюда, укыту-өйрәнүдә беркадәр җанлану булганга мин сөенәм, шатланам. Телевидениенең әлеге темага багышлаган тапшыруларын кызыксынып карап барам. Туган телнең мәсьәләрен яктырткан язмаларга вакытлы матбугатта да урын бирелә. Шкл юнәлештә миңа "Мәдәни җомга” газетасының "И туган тел” дигән кушымтасы аеруча ошый. Тел мәсьәләләренә багышлаган аерым газета һәм ңурналлар да күренгәли башлады. И, кадерле туган телем – татар теле! Башка телдән бай да түгел һәм ярлы да... Уйлар, хисләр, сөюләрем, нәфрәтләрем, Кайгы, хәсрәт, шатлыкларым сыйган бар да. Туган тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрҗләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга кирәк. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз. Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылмый: И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле... Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче тапкыр "әттә-әннә” дип елаганбыз. Шулай сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга ярдәм иткән. Тукай рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган: Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Бүгенге көндә рус телен белү бик мөһим. Без бәләкәйдән үк рус телен бик теләп өйрәнәбез. Чөнки Пушкин, Лермонтов, Достоевский әсәрләрен оригиналда укып аңлау безне рухи яктан баета. Икенчедән, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде. Ул телләрне икесен дә яхшы белү – безнең бурычыбыз. Мин Шәйхи Маннур язган сузләр белән тулысынча килешәм: Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле затлы тел. Иң борыңгы, моңлы, газиз, матур, саф туган телебезгә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр дан җырлаганнар, иҗатларын телгә багышлаганнар. Халык шагыйре Н.Нәҗми, Ә.Атнабаева, Р.Фәйзуллин, Р.Миңнуллин һәм башка шагыйрьләрнең тел турында гаҗәп матур сузләре бар. Татар классик поэзиясенең күренекле вәкилә Дәрдемәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша: Кил, өйрән, и туган, бер башка телне, Бүген телләр белү яхшы һөнәрдер. Катыштырма вә ләкин телгә телне, Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер. Мин аның белән килешәм. Телләр белү олы байлык дип исәплим. Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы җелергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, аның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше ни хәтле күбрәк тел белсә, шул хәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моңа тарихтан күп мисаллар китерергә булыр иде. Бәлки шуңадыр, әти-әнием мине укырга рус сыйныфына биргәннәр. Фән нигезләрен мин рус телендә өйрәнәм, ә туган телем минем каныма ана сөте белән кергнән. Ике кадерле тел – татар теле һәм рус теле – мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым, ике канатым.
Просмотров: 639 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 Инна  
0
Замечательно написано, хороша работа, молодец вообще!:)
:*

2 Аноним  
0
искиткеч!

1 Эльвина  
0
Классно:) не каждый способен так красиво написать :) Браво!:*

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...