Милләтем, аның киләчәге. Милләт – ул ана теле булган халык. Ана теле һәрвакыт беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Минем ана телем, туган телем – ул татар теле. Бу иң бай, иң матур телләрнең берсе. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланам. Татар телендә сөйләшү күңелемне иркәли, рухи биеклеккә күтәрә. Татар халкының изге мәкальләре, әйтемнәре, җыр-моңнары минем күңелемә рәхәтлек хисләре биреп тора. Милләтебезнең киләчәге телебезне саклап кала алуыбызга бәйле. Моның өчен, без үз халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен, тарихын хөрмәт итә белергә тиеш. Чөнки, ата-бабаларын, үз халкының тарихын оныткан кешенең киләчәге була алмавы билгеле бит. Шуңа күрә, без яшь буын, халкыбызга лаеклы, милләтебез горурланырлык зур шәхесләр булып үсик, бер-беребезгә битараф булмыйк. Илен, телен, динен, халкын хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була. Иң асыл сыйфатыбыз – кешелеклегебезне югалтмыйк. М ... Читать дальше »

Просмотров: 585 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым. Бу юлларга Г.Тукай зур мәгънә салган. Күренеп тора, ул татар халкы, милләте, теле, киләчәге өчен кыска гомере эчендә дә күп борчылып, уйлап яшәгән. Нинди мәгънәгә ия икән соң "милләт, тел, киләчәк” сүзләре?! Минем уйлавымча, югарыда әйтелгән сүзләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Милләт телсез, ә тел милләтсез була алмый. Тел белән милләт булмаса, киләчәкне дә күзалдына китереп булмый. Мин үзем татар милләтеннән булам, туганнарым да инсафлы татар кешеләре. Шуңа күрә моның белән горурланып яши алам. Туган тел дигәч, күзалдыма әти-әни, туганнарым һәм Туган илем килеп баса. Минем Туган телем - татар теле, Туган җирем – Татарстанның иң гүзәл һәм матур шәһәрләренең берсе – башкалабыз Казан. Монда туып-үсүем һәм белем алуым белән мин үземне, һичшиксез, бәхетле дип саныйм. Күп кенә атаклы шагыйрьләр, язучылар, танылган җырчы һәм композиторлар Татарс ... Читать дальше »

Просмотров: 554 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Мин – татармын. Минем милләтем – татар! Бу сүзләрне чын йөрәктән горурланып әйтәм. Безнең татар милләте — ана теле булган халык. Дөньяның төрле тарафларына сибелгән халкымның таянычы, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле хәзинәсе — татар теле бар. Изгедән изге нәрсәсе — теленә кагылу белән беркайчан да риза булмады татар һәм булмас та! Язмыш ничек кенә кыйнаса да, җәберләсә дә, татар халкы үзенең илаһи көчен, рухи ныклыгын, газиз телен саклап калыр, бүленмәс һәм бердәм булып, башка милләтләр арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкыр! Мин Яр Чаллы шәһәрендә тәрбияче булып эшлим. Балалар бакчасына йөрүче сабыйларга карыйм да уйланам: киләчәктә алар Чын Кеше булырлармы, без өйрәткән татар телен онытмаслармы? Мине җәмгыятебезнең тотрыксыз әхлагы, татар халкының киләчәге, милләтем язмышы да бик борчый. Минемчә, киләчәк кешесе алдынгы карашлы, зыялы, белемле, милләте өчен җаваплы һәм теле камил булган шәхес булырга тиеш. Менә шушы асыл сыйфатларн ... Читать дальше »

Просмотров: 2832 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Милләтем- киләчәгем. Сөй гомерне,сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын... Һәр кеше өчен туган ил,туган тел,туган җир үзенең әти-әнисе кебек кадерле,газиз.Халык юкка гына "Теле барның-иле бар” дип әйтмәгән.Телен саклаган халык яши,онытканы төбеннән чери. Ярый әле телебезнең сагында язучылар,укытучылар,китапханәчеләр,театр артистлары тора. Алар ел дәвамында төрле чаралар,кичәләр, ярышлар уздыралар. Һәрбер милләтнең үзенә якын булган кешесе була.Ул безнең Тукаебыз. Берәр әһәмиятлерәк әйбер сөйләргә яки язарга уйласак Тукай шигырьләре белән башлыйбыз.Чөнки аның иҗатында һәр мәсьәләгә карата дөрес фикер табарга мөмкин. Ә ул фикерләр беркайчан да искерми.Тукай милләт шагыйре. "Милләткә "шигырендә ул: "Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың-минем саулык,авыруың-минем авыруым”,-дип яза. Аның милләт шагыйре булуы барлык әсәрләрендә дә чагыла. Апрель-Тукай ае. Илебезнең күп төбәкләрендә бу көнне Шигырь бәйрәме, ,,Мин татарча сөйләшәм " ... Читать дальше »

Просмотров: 604 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Мәңгелек юлдаш һәм таяныч Һәр милләт өчен иң моңлы көй- милли көй, иң матур тел – милли тел. Әнә шуны тоеп, ләззәтләнеп яшәгәндә кеше эшләргә һәм укырга сәләтлерәк, бәхетлерәк була. Шундый бәхетне югалтмас өчен генә дә без ана телен белергә һәм сакларга тиешбез. Туган тел үзенең яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән исә күңелне юата, кешедә изгелек хисләре уята. Ягымлы ана теле- бигрәк тә балаларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. Милләт- халыкның яшәү формасы. Милләтнең төп күрке- тел һәм моң. Тел милләт белән туа, үсә һәм аның иң ышанычлы һәм кадерле сердәше, юлдашы һәм юанычы булып яши. Күп гасырлар буе телебез үсеп, шомарып килгән һәм шул процесста сүзләр кыскара, җыйнаклана төшкән. Нәтиҗәдә сүзләрнең күпчелеге бер генә иҗекле булып калган.Сүзләрнең кыскалыгына, җыйнаклыгына, камиллегенә караганда татар теле нык шомарган бик борынгы тел булырга тиеш. Шулай булгач, татар телен саклап калу татарларга гына түгел, ... Читать дальше »

Просмотров: 592 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Туган илкәй... Ни аһәңле, назлы исем! Сизәм анда болыннарның татлы исен, Ишетәм анда яфракларның серле шавын, Тау астында салкын чишмә чылтыравын Саклыйм аңа чын мәхәббәт сөю хисен, Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен! Туган илкәй... Бу исемдә язгы таңнар... Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар. Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем, Туган халкым, туган илем, Туган телем. " И туган тел, и матур тел”- дигән Габдулла Тукай һәм шунда ук, матурлыгын сиздереп: "Әткәм- әнкәмнең теле!”- дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның- тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана. Үз халкыңның улы һәм кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Борын-борын заманнарда, әле язу сәнгате туганчы ук, сәләтле кешеләр төрле мәкаль-әйтемнәр, җыр-бәетләр, әкиятләр һәм мәзәкләр уйлап чыгарганар.Алар, телдән-телгә күчеп, әдәби яктан камилләшкәннәр, шома ... Читать дальше »

Просмотров: 922 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Ямьле минем туган ягым Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен - күңеле белән ул үзен туган якларыннан аерылгысыз сизә. Башыңа кайгы килгәндә - кайгы-ларыңны уртаклашырга, матур җирләр, матур илләр күреп сокланганда - чагыштырып карарга, җиңүләргә ирешкәндә - уңышларыңны күрсәтергә, зур эшләргә көчең бетеп арып егылганда - өр-яңадан көч алырлык туган ягың кирәк. Туган ягың сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Аналарга үз баласы гомер буе бала булып калган кебек, туган як өчен дә без бер бала. Ярата мин туган шәһәрем Алабуганы. Ул горур, ул мәгърүр. Ә бит ул гади бер өем түгел, ул—хәтер. Кама-Чулман елгасының уңъяк яры өстеннән офыкларга җәелеп киткән су өсләренә, урман-болынлыкларга багып мәгърүр Акмәчет утыра.Аңа җир өстендә әллә күпме тапкырлар алышынган ел фасылларының җил-давыллары, кар-яңгырлары ни дә, җәйге челлә эсселәрең һәм кышкы зәмһәрир суыкларың ни.Янәшәсендә бер-бер артлы ничәмә-ничә дистә буыннар яшәп киткән – мо ... Читать дальше »

Просмотров: 596 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Милләтем-киләчәгем..Безнең телебез- татар теле. Ул-бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. "Без-татарлар, телебез-татар теле,мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”,- дигән телебезне үстерүгә күп көч куйган Каюм Насыйри. Мин –татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин дә телебезне үстерүгә , аны киләчәк буынга тапшыру өчен бөтен көчемне, вакытымны кызганмыйча Бәләбәй татар гимназиясендә хезмәт итәм. Төрле авырлыклар, каршылыклар очрап тора бу юлда. Шулай да бирешмәскә, сыгылмаска тырышабыз.Гимназияне салу, ачып җибәрү җиңелдән булмый. Бу эшләрне башлап йөрүче,әлеге вакытта да директор вазыйфасын башкаручы, чынлап торып бу төбәктә татарларның күзен ачучы кеше –Хөсәенов Нурмөхәммәт Нури улы турында әйтми калып булмый. Чөнки милләт, татар дип кычкырып йөрүчеләр, газета-журналларга йөзәрләгән мәкаләләр язучылар байтак бездә, ләкин эшләре белән исбат итүчеләр генә бармак белән санарлык. Әнә шундый сирәкләрнең берсе инде ул безнең директор. Замананың ачы җил-давылларына карамыйча, һаман үз юлы ... Читать дальше »
Просмотров: 816 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

"И туган тел,и матур тел!”-дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай. Бу сүзләрне үз телен шашып сөйгән, хөрмәт иткән кеше генә яза ала. Минем туган телем -ТАТАР ТЕЛЕ. Татар кызы булып тууым белән мин чиксез горурланам. Минемчә, татар теленнән дә матуррак, байрак, нәфисрәк, гүзәлрәк тел юктыр ул дөньяда! Туган телебезнең тарихы борынгы чорлардан ук башлана. Ул вакытта да халкым үз телен яраткан, аны саклаган, аның белән горурланган. Әгәр дә халкым үз телен якламаган, сакламаган булса, безгә борынгы заман әсәрләре килеп җиткән булыр идеме икән? Без алар белән таныша алган булыр идекме икән? Юк, әлбәттә. Без аларны укый алмаган булыр идек. Без үзебез дә булмаган булыр идек. Борынгы әби-бабаларыбызга зур рәхмәтебезне әйтәсе килә. Нинди авыр булса да, алар үз телләрен, үз гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. Телебез булганга гына борынгы заманнан безгә матур-матур әсерләр килеп җиткән. Безнең тел сүзләренең байлыгы, авазларының яңгырашы, сөйләм төзелешенең образлы булуы белән башка телләрдән а ... Читать дальше »
Просмотров: 660 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Ә мин бу юлларга тагын шуны өстәр идем: Инглизча да яхшы бел. Өчесе дә безнең өчен, Иң кирәкле, затлы тел. Дөрес, хәзерге вакытта 3 тел белү бик кирәк дип саныйм мин, чөнки без үзебезнең туган илебездә татарча сөйләшмәсәк, безнең туган телебез юкка чыгачак. Ә инде рус теле безгә башка милләтләр белән аралашыр өчен бик кирәк, безнең мәктәпләребездә дә фәннәр рус телендә укытыла. Чит илгә барган очракта инглиз теленнән башка да булмый. Мин милләтем буенча татар. Мин үземнең милләтем белән бик горурланам. Милләт булмаса тел дә яши алмый. Без үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Мин Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәренең 12 нче лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Күпчелек рус төркемнәрендә эшлим. Бу – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләтләре дә төрле. Без укучылар белән еш кына тел, милләт турында түгәрәк өстәл артында ... Читать дальше »
Просмотров: 582 | Добавил: Admin | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 6 ... 22 23 »
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Мини-чат
...
...
...