Главная » 2012 » Февраль » 20 » Әлмәт районы Бишмунча башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Фардиев Илнур
15:00
Әлмәт районы Бишмунча башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Фардиев Илнур

Милләтем- киләчәгем. Сөй гомерне,сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын... Һәр кеше өчен туган ил,туган тел,туган җир үзенең әти-әнисе кебек кадерле,газиз.Халык юкка гына "Теле барның-иле бар” дип әйтмәгән.Телен саклаган халык яши,онытканы төбеннән чери. Ярый әле телебезнең сагында язучылар,укытучылар,китапханәчеләр,театр артистлары тора. Алар ел дәвамында төрле чаралар,кичәләр, ярышлар уздыралар. Һәрбер милләтнең үзенә якын булган кешесе була.Ул безнең Тукаебыз. Берәр әһәмиятлерәк әйбер сөйләргә яки язарга уйласак Тукай шигырьләре белән башлыйбыз.Чөнки аның иҗатында һәр мәсьәләгә карата дөрес фикер табарга мөмкин. Ә ул фикерләр беркайчан да искерми.Тукай милләт шагыйре. "Милләткә "шигырендә ул: "Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың-минем саулык,авыруың-минем авыруым”,-дип яза. Аның милләт шагыйре булуы барлык әсәрләрендә дә чагыла. Апрель-Тукай ае. Илебезнең күп төбәкләрендә бу көнне Шигырь бәйрәме, ,,Мин татарча сөйләшәм "акцияләре уза.Киләчәктә дә безнең татар мәктәпләрен бетермәсеннәр иде.Ана теле белән дөньяны таныганбыз,шул телдә сөйләшәбез.Телебез бетмәсә-милләтебез,илебез бетмәс. Әлмәт районы Бишмунча башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Фардиев Илнур.

Просмотров: 602 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...