Главная » 2012 » Февраль » 20 » Бәшәрова Элина, Казан шәһәре 131нче лицейның 9 В сыйныфы укучысы
15:07
Бәшәрова Элина, Казан шәһәре 131нче лицейның 9 В сыйныфы укучысы

Милләтем, аның киләчәге. Милләт – ул ана теле булган халык. Ана теле һәрвакыт беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Минем ана телем, туган телем – ул татар теле. Бу иң бай, иң матур телләрнең берсе. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланам. Татар телендә сөйләшү күңелемне иркәли, рухи биеклеккә күтәрә. Татар халкының изге мәкальләре, әйтемнәре, җыр-моңнары минем күңелемә рәхәтлек хисләре биреп тора. Милләтебезнең киләчәге телебезне саклап кала алуыбызга бәйле. Моның өчен, без үз халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен, тарихын хөрмәт итә белергә тиеш. Чөнки, ата-бабаларын, үз халкының тарихын оныткан кешенең киләчәге була алмавы билгеле бит. Шуңа күрә, без яшь буын, халкыбызга лаеклы, милләтебез горурланырлык зур шәхесләр булып үсик, бер-беребезгә битараф булмыйк. Илен, телен, динен, халкын хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була. Иң асыл сыйфатыбыз – кешелеклегебезне югалтмыйк. Милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора – бу рухи байлыгыбызны арттыру, халкыбызның тарихын хөрмәт итү, туган җиребезне, туган илебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны онытмау. Әдәби китапларны яратып, чын күңелдән укыган кешенең генә белеме тирән, күңеле бай була. Ә бит китапта безнең тарихыбыз, яраткан телебез! Тел аша йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендәге тирән кичерешләребезне, изге хыялларыбызны белдерә алабыз. Ниһаять, тел - туган ил, туган җир ул! Күп милләттәшләребез язмыш кушуы буенча бөтен дөньяга таралып, төрле төбәкләрдә яшиләр. Минемчә, аларның иң зур таянычы, кадерле хәзинәсе – татар теле бар. Бары тик бердәм булганда гына, милләтнең көчен, бай мәдәниятын, телен саклап кала алырга мөмкин. Татар халкы үзенең илахи көчен, рухи ныклыгын, газиз телен саклап калыр, бүленмәс һәм бердәм булып, башка милләтләр арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкыр!

Просмотров: 585 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...