Главная » 2012 » Февраль » 20 » Фәүзия Хаҗиева Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе
15:02
Фәүзия Хаҗиева Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе

Мин – татармын. Минем милләтем – татар! Бу сүзләрне чын йөрәктән горурланып әйтәм. Безнең татар милләте — ана теле булган халык. Дөньяның төрле тарафларына сибелгән халкымның таянычы, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле хәзинәсе — татар теле бар. Изгедән изге нәрсәсе — теленә кагылу белән беркайчан да риза булмады татар һәм булмас та! Язмыш ничек кенә кыйнаса да, җәберләсә дә, татар халкы үзенең илаһи көчен, рухи ныклыгын, газиз телен саклап калыр, бүленмәс һәм бердәм булып, башка милләтләр арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкыр! Мин Яр Чаллы шәһәрендә тәрбияче булып эшлим. Балалар бакчасына йөрүче сабыйларга карыйм да уйланам: киләчәктә алар Чын Кеше булырлармы, без өйрәткән татар телен онытмаслармы? Мине җәмгыятебезнең тотрыксыз әхлагы, татар халкының киләчәге, милләтем язмышы да бик борчый. Минемчә, киләчәк кешесе алдынгы карашлы, зыялы, белемле, милләте өчен җаваплы һәм теле камил булган шәхес булырга тиеш. Менә шушы асыл сыйфатларны үзеңдә булдыру, тәрбияләүдә күренекле фикер иясе, мәгърифәтче - галим, педагог, язучы Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре ярдәмгә килер. Тормышта таяну ноктасын югалткан кешеләргә, аеруча яшьләргә укып, сабак алырдай фикерләр тупланган анда. Чөнки аларга гасырлар буена сыналган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл, тапкыр фикер, үзенчәлекле, беркайчан да актуальлеген югалтмый торган үзенчәлекле тәрбия алымнары тупланган. Бүгенге әдәпсезлык, дорфалык, гамьсезлек, эчкечелек, вәхшилек чәчәк аткан вакытта яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калучы бердәнбер юл – ул да булса әхлак тәрбиясе. Мин Р.Фәхреддин хезмәтләрен бик теләп, кабат – кабат укып чыгам һәм шулар нигезендә үземне рухи яктан баетам. Балалар бакчасында шөгыльләр вакытында кулланам. Остаз Р.Фәхреддин "Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, "...бала тәрбияләүне бишектән үк башларга кирәк”, дип саный. Ул үзенең "Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында тәрбияле баланың җәмгыять өчен нинди байлык икәнен күрсәтеп болай дип яза: "...Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”. Р.Фәхреддин балага ни кыланса да ярый торган җавапсыз бер җан иясе итеп карамый (кызганыч, бүген бик күп әти-әни балаларын нәкъ шулай тәрбияли), ә кылган гамәлләре өчен җәмгыять алдында җавап тотарлык, зурлар белән бертигез хокуклы Шәхес итеп карый. Һәр укучы бала үз алдына "Атам-анам минем белән горурлансын, шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар һәм мине һәркемгә үрнәк итеп сөйләсеннәр !” дигән бурыч, максат куеп тырышырга һәм үз-үзенә күзәтчелек итәргә тиеш! Ризаэддин Фәхреддин үз белемен арттыру өстендә күп эшләгән, татар милләтен гыйлемле итеп күрергә теләгән, халыкка аң – белем таратуда күп көч куйган. Аның "Шәкертлек әдәбе” китабында бик гыйбрәтле һәм үтемле сүзләр язылган: "...Гыйлем һәр авырлыктан котылырга сәбәпчедер... Гыйлем – дөнья сукырлыгыннан, ахирәт газабыннан саклаучы нурдыр... Гыйлем – аулакта иптәш, ялгызлыкта сердәш, дуслар каршында – бизәк, дошманнарга каршы коралдыр...” Бүгенге белем алу өлкәсендәге акчага гына корылган мөнәсәбәтләрдән торган тормыш чоңгылында Р.Фәхреддиннең бу сүзләре бәяләп бетергесез хәзинәгә тиң. Мин дә эш тәҗрибәмне бары тик татар телендә генә төзим һәм алып барам. Минем иң олы хыялым: бөтен яктан да үрнәк балалар тәрбияләү һәм аларны халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык, зур шәхесләр итеп үстерү. Илен, телен, гореф-гадәтләрен, халкын хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була. Иң асыл сыйфатыбыз булган кешелеклелекне югалтмыйк! Фәүзия Хаҗиева Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе

Просмотров: 2830 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...