Главная » 2012 » Февраль » 20 » 5а сыйныфы укучысы Камалова Диана
14:56
5а сыйныфы укучысы Камалова Диана

Мәңгелек юлдаш һәм таяныч Һәр милләт өчен иң моңлы көй- милли көй, иң матур тел – милли тел. Әнә шуны тоеп, ләззәтләнеп яшәгәндә кеше эшләргә һәм укырга сәләтлерәк, бәхетлерәк була. Шундый бәхетне югалтмас өчен генә дә без ана телен белергә һәм сакларга тиешбез. Туган тел үзенең яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән исә күңелне юата, кешедә изгелек хисләре уята. Ягымлы ана теле- бигрәк тә балаларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. Милләт- халыкның яшәү формасы. Милләтнең төп күрке- тел һәм моң. Тел милләт белән туа, үсә һәм аның иң ышанычлы һәм кадерле сердәше, юлдашы һәм юанычы булып яши. Күп гасырлар буе телебез үсеп, шомарып килгән һәм шул процесста сүзләр кыскара, җыйнаклана төшкән. Нәтиҗәдә сүзләрнең күпчелеге бер генә иҗекле булып калган.Сүзләрнең кыскалыгына, җыйнаклыгына, камиллегенә караганда татар теле нык шомарган бик борынгы тел булырга тиеш. Шулай булгач, татар телен саклап калу татарларга гына түгел, ә бөтен төрки халыкларга да бик кирәк. Татар теле безнең- ана телебез. Аны бабаларыбыз мең еллар буе саклап, буыннан- буынга тапшырып килгән. Сүзләренең кыска , җыйнак , формаларга бай, ә кагыйдәләренең аз булуына карап, телдән аны тудырган халыкның зирәклеген һәм зиһен үткенлеген дә тоеп була. Шуның өчен "тел күрке –сүз,” дигән кебек,”милләт күрке- тел” дияргә мөмкин. Тел – милләтнең бөтен яшәү дәверендә тапкан зиһен байлыгы. Шуның өчен бу байлыкны күз карасыдай саклап , киләчәк буыннарга тапшыру- һәрбер ата-ана, әби-бабайның иң изге бурычы. Кызганычка каршы, менә шушы изге бурычны бүгенге көндә милли телсез калган миллионнан артык милләттәшебез берничек тә үти алмаячак. Тел яшәсә, милләт яши, милләт яшәсә, милли горурлык яши. Ә милли горурлык – иң көчле тәрбия һәм сәләтлелек чишмәсе. Шуңа күрә һәр милләт вәкиле үз халкының күренекле кешеләре белән горурлана, шатлана. Хәтта мактана да. Шул ук вакытта җинаять эшләве аларны хурландыра, борчый. Һәрхәлдә , халкыбыз, башкалар кебек үк, үз телен, моңын белергә тиеш. Шунда гына бездә милли горурлык булыр һәм башка милләт кешеләре дә безне хөрмәт итәр.Үз телен белмәүче кешедә нинди горурлык хисе булсын да, аңа карата башкаларда нинди хөрмәт тусын. Иң элек без үз телебезне үзәккә куярга, башка телләрне исә шул җирлектә өйрәнергә тиешбез. Бүген татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә, ерак чит илләрдә татар җырлары, гармун моңнары яңгырый икән, шаулап-гөрләп милли бәйрәмнәребез уза икән, милләттәшләребез бер-берсе белән татар телендә аралаша икән, чиккән сөлгеләребезгә урын түрдә икән, димәк милләтебез яши.Димәк , киләчәгебез бар. 5а сыйныфы укучысы Камалова Диана Фаттахова Р.М.

Просмотров: 590 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...