Главная » 2012 » Февраль » 20 » 4нче гимназиянең 9нчы сыйныфы укучысы Кутлыева Камилла
14:44
4нче гимназиянең 9нчы сыйныфы укучысы Кутлыева Камилла

Ямьле минем туган ягым Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен - күңеле белән ул үзен туган якларыннан аерылгысыз сизә. Башыңа кайгы килгәндә - кайгы-ларыңны уртаклашырга, матур җирләр, матур илләр күреп сокланганда - чагыштырып карарга, җиңүләргә ирешкәндә - уңышларыңны күрсәтергә, зур эшләргә көчең бетеп арып егылганда - өр-яңадан көч алырлык туган ягың кирәк. Туган ягың сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Аналарга үз баласы гомер буе бала булып калган кебек, туган як өчен дә без бер бала. Ярата мин туган шәһәрем Алабуганы. Ул горур, ул мәгърүр. Ә бит ул гади бер өем түгел, ул—хәтер. Кама-Чулман елгасының уңъяк яры өстеннән офыкларга җәелеп киткән су өсләренә, урман-болынлыкларга багып мәгърүр Акмәчет утыра.Аңа җир өстендә әллә күпме тапкырлар алышынган ел фасылларының җил-давыллары, кар-яңгырлары ни дә, җәйге челлә эсселәрең һәм кышкы зәмһәрир суыкларың ни.Янәшәсендә бер-бер артлы ничәмә-ничә дистә буыннар яшәп киткән – монгол яулары белән орышлар шаулап тарих төпкеленә чумган, Явыз Иван башкисәрләре, ирек сөйгән бар терене айкап, тетрәндергеч риваятьләргә генә кереп калган. Ә Акмәчет биек ярдан мәгърур калкып инде мең ел буе тарих хәтерен үзенә сеңдереп утыра бирә. Җыйнак – көяз Тойма елгасы Чулмансуга койган әлеге урын борынгы болгар бабаларыбыз тарафыннан юктан гына сайланмаган, элек-электән Кама елгасы кичүе бу тирәдән үткән һәм ул Идел Болгарстанның үзәк районнарыннан урта һәм югары Кама буйларына, ә аннан Төньяк Боз океанынача киңлекләрдә яшәүчеләргә кадәр баручы сәүдә кәрваннарын саклаган.Меңеллык тарихы булган борынгы шәһәр бит ул. Чиксез калын нарат урманнары,гүзәл җырлы чишмәләре, балыкка бай күлләре, әкрен генә аккан елгалары һәм зур чал Чулманы белән Алабуга элек-электән күпләрне үзенә җәлеп иткән.Әйе, Алабуга күпме тапкыр җимерелеп, күпме тапкыр җәбер-золым күргән.Әмма бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән. Чулман ярларына сыенып утырган шәһәрем әллә ничә буын әби-бабамнар, туганнарым җире, мин моның белән чиксез горурланам. Тамырларым белән мин монда береккән, аягымда нык басып торам. Шәһәрдәшләремнең кайсысын гына алма - ничәнчедер буын туганым булып чыга, шуңа да мин үземне ниндидер ышанычлы бер канат астында тоям. 4нче гимназиянең 9нчы сыйныфы укучысы Кутлыева Камилла

Просмотров: 594 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...