Главная » 2012 » Февраль » 20 » Шымыршы районыБайтирәк авылы мәктәбе9-нчы сыйныф укучысы Кафизова Розалина
14:39
Шымыршы районыБайтирәк авылы мәктәбе9-нчы сыйныф укучысы Кафизова Розалина
"И туган тел,и матур тел!”-дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай. Бу сүзләрне үз телен шашып сөйгән, хөрмәт иткән кеше генә яза ала. Минем туган телем -ТАТАР ТЕЛЕ. Татар кызы булып тууым белән мин чиксез горурланам. Минемчә, татар теленнән дә матуррак, байрак, нәфисрәк, гүзәлрәк тел юктыр ул дөньяда! Туган телебезнең тарихы борынгы чорлардан ук башлана. Ул вакытта да халкым үз телен яраткан, аны саклаган, аның белән горурланган. Әгәр дә халкым үз телен якламаган, сакламаган булса, безгә борынгы заман әсәрләре килеп җиткән булыр идеме икән? Без алар белән таныша алган булыр идекме икән? Юк, әлбәттә. Без аларны укый алмаган булыр идек. Без үзебез дә булмаган булыр идек. Борынгы әби-бабаларыбызга зур рәхмәтебезне әйтәсе килә. Нинди авыр булса да, алар үз телләрен, үз гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. Телебез булганга гына борынгы заманнан безгә матур-матур әсерләр килеп җиткән. Безнең тел сүзләренең байлыгы, авазларының яңгырашы, сөйләм төзелешенең образлы булуы белән башка телләрдән аерылып тора. Мин Чувашстан җирендә туганмын. Безнең якларда халык элек-электән үз теленә олы мәхәббәт белән караган. Һәр яшь ана бишектәге нарасыена милли көйләр көйләгән, матур әкиятләр сөйләгән. Әмма 70-80-нче елларда минем туган авылым мәктәбендә татар теле бетерелгән. Рус,чуваш,татар балалары рус телендә генә укый башлаганнар. Мәктәпне бетереп киткән татар баласы укыган җиреннән, армиядән әти-әнисенә рус телендә хатлар язып яткан. Русчасы такы-токы гына булган ата-ана рус телендә хат укыган. "Кадерле әтием,кадерле әнием!” диясе урынга "Дорогой папа,дорогая мама!”-дип хат язып җибәргәннәр татар балалары. Минемчә, бу дөрес түгел. Һәр кеше үз телен, үзенең язучыларын, шагыйрьләрен, җырчыларын белергә хаклыдыр бит! Аның моңа хокукы бар! Ә күпме бала бу хокуктан мәхрүм ителгән ул заманада! Рус теле дә бик бай,бик матур тел! Аны да һәркем белергә тиеш. Ләкин татар баласы үз телен өйрәнергә, үз телендә язарга, укырга тиеш булгандыр бит инде ул! Һәр кеше, русмы, чувашмы, татармы, үз телен белергә, үз телен йөрәгендә сакларга тиештер дип уйлыйм мин. Бала туу белән милли бишек көйләрен ишетергә, үз телендә "әннә”,”әттә” дияргә тиештер инде ул! Без бит туган телне ана теле дибез! Шулай булгач, татар телен һәр татар баласы белергә тиештер дип уйлыйм мин. Безнең мәктәптә татар теле 1989 елда гына яңадан укытыла башлаган. Татар телен Шарипова Эльзия Миннегалиевна укыта башлаган. Укучылар татар теле дәресенә бик теләп йөргәннәр. Алар беренче тапкыр татарча җыр өйрәнеп, аны ата-аналар җыелышында җырлаганнар. Ата-ана йөрәгенә ул май булып яткан. Шатлыктан күңелләре нечкәреп киткән ата-аналарның күзләрендә энҗе бөртекләре кебек күз яше җемелдәгән. Үз милли көеңне ишетү-олы бер бәхет бит ул! Безне дә Эльзия апа укыта. Ул үзендә булган белемне безгә бирә, татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Тел-иң кадерле мирас ул. Телне бары халык үзе генә саклап кала алыр. Халык күпсанлы әкиятләр, бәетләр, табышмаклар, мәкальләр иҗат иткән. Без аларның күбесен беләбез һәм яттан сөйли алабыз. Безнең авыл мәктәбендә элек-электән татар балаларының саны күбрәк булган. 70-нче елларда ике "1”, ике”2”, ике”3” һәм башка класслар булган, һәр класста утызар бала булган, бу бит класс саен алтмыш бала дигән сүз! Алтмыш бала арасында иллесе татар баласы булган! Ләкин балалар үз телен өйрәнүдән мәхрүм ителгән булганнар. Ә бит татар халкы үзенең мәкальләрендә”иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел”, "Тел байлыгы бар итәр, тел юклыгы юк итәр” дип әйткән. Тел кешеләргә үзара аралашырга, бер-берсен аңлап яшәргә, бергәләп эшләргә, күңел ачарга ярдәм итә. Тел ярдәмендә кешелек җәмгыятенең гасырлар буе тудырган белем байлыгы туплана һәм буыннан-буынга тапшырыла килә. Һәр татар баласы бу байлыкны белергә, белем алырга, үз мәдәниятен , үзенең әдәби әсерләрен, үзенең көй-моңнарын белергә хаклы һәм белергә тиеш дип уйлыйм мин. Соңгы вакытта безнең телне кыса башладылар. Без татар теле дәресенә атнага бер тапкыр барабыз, ә чуваш теленә өч тапкыр барабыз. Татар теле дәреләренең саны кыскартылуы шул турыда сөйли бит инде. Татар баласы чуваш телендә утырганчы, татар теле дәресендә утырса күпкә файдалырактыр бит. Чуваш телен белмәүче балаларга бик авыр бит аны өйрәнүе. Бусы тагын бер ялгыш түгелме соң? Чуваш баласы чуваш телен, татар баласы үз телен өйрәнсен иде. Мәҗбүри үз телеңне башка милләт баласына тагу ул телгә мәхәббәт уятмый, нәфрәт кенә уята бит. Безнең апа еш кына бер вакыйганы сөйли. Ул балалардан беренче дәресендә: -Сез Тукайның әсәрләрен укыганыгыз бармы?-дип сорый. Ә берсе русчалатып: -Какого еще Кукая?-ди. Апа ул хәлне безгә әрнеп сөйли. Дөрес бит! Бөтен җир шарында Тукайны беләләр, ә безнең мәктәптә исемен дә белүче булмаган! Бу бик аяныч хәл түгелме соң? Мин үз телемне бик яратам. Киләчәктә дә татар телем, туган телем гөрләп яшәячәгенә бөтен күңелем белән ышанам. Туган телне, күңел теле итеп Саф көенчә сакла гомергә. Рухи кыйблаң булсын- Тукай моңы! Илең йөрсен уйда гел бергә! Шымыршы районы Байтирәк авылы мәктәбе 9-нчы сыйныф укучысы Кафизова Розалинаның эше.
Просмотров: 658 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...