Главная » 2012 » Февраль » 20 » Бәләбәй татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Люзия Назировна
14:41
Бәләбәй татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Люзия Назировна
Милләтем-киләчәгем..Безнең телебез- татар теле. Ул-бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. "Без-татарлар, телебез-татар теле,мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”,- дигән телебезне үстерүгә күп көч куйган Каюм Насыйри. Мин –татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин дә телебезне үстерүгә , аны киләчәк буынга тапшыру өчен бөтен көчемне, вакытымны кызганмыйча Бәләбәй татар гимназиясендә хезмәт итәм. Төрле авырлыклар, каршылыклар очрап тора бу юлда. Шулай да бирешмәскә, сыгылмаска тырышабыз.Гимназияне салу, ачып җибәрү җиңелдән булмый. Бу эшләрне башлап йөрүче,әлеге вакытта да директор вазыйфасын башкаручы, чынлап торып бу төбәктә татарларның күзен ачучы кеше –Хөсәенов Нурмөхәммәт Нури улы турында әйтми калып булмый. Чөнки милләт, татар дип кычкырып йөрүчеләр, газета-журналларга йөзәрләгән мәкаләләр язучылар байтак бездә, ләкин эшләре белән исбат итүчеләр генә бармак белән санарлык. Әнә шундый сирәкләрнең берсе инде ул безнең директор. Замананың ачы җил-давылларына карамыйча, һаман үз юлыннан баруын дәвам итә, үз артыннан башкаларны да ияртә белә. Гимназиянең эшчәнлеге турында сезне сөйләп ялкытасым килми ( бу минем генә фикерем булыр иде), гимназиядәге истәлекләр китабы битләренә мөрәҗәгать итәргә булдым. Мондагы язмалар күп нәрсәләр турында сөйли Әйдәгез, бергәләп укыйк. "Если бы все директора школ и гимназий были бы такими же как вы, так же любили свою работу, любили детей, и свято верили в свою работу, то хороших людей, без сомнения, на земле было бы больше. С искренним уважением специальный корреспондент Первого канала программы «Время» Алексей Сонин.”Бу әле бер генә мисал. Гимназия 1995 нче елда ачылды. Шушы көнгәчә төрле җирләрдән бик күп кунаклар килеп китте. Һәрберсенең изге теләкләре, әйтер сүзләре бар. "Бәләбәй татар гимназиясендә булып, искиткеч соклану, горурлану, өмет хисләре белән китәбез. Җитәкчеләрегез, укытучыларыгыз, укучыларыгыз-барысы да күңелләребезгә бик якын,бик хуш булды.Милләтнең киләчәге монда. Без шуны күрдек. Зур рәхмәт сезгә...Сезне яратып: язучы Мәдинә Маликова, "Сөембикә” журналының баш мөхәррире Фирая Бәдретдинова, "Асылъяр” кушымтасы мөхәррире Илсөяр Ихсанова, "Идел” журналының баш мөхәррире Рашат Низамиев, шул ук журналның мөхәррир урынбасары Роза Кожевникова.”Күренекле язучы Айдар Хәлим дә бездә еш кунакта була, укучылар белән очрашулар үткәрә. Үзенең фикерләрен дә язып калдыра. "Бәләбәй татар гимназиясе укытучылары һәм укучылары ике гасыр арасында барлык татар милләтенә, аңа гына түгел, телсез калып барган барча колониаль, изелгән милләтләргә бөек сабак бирде: бу сабак илдә илне, телдә телне саклау өчен көрәштән гыйбарәт. Рәхмәт сезгә. Сезнең эшегез милләт йөрәгендә үлемсез хазина булачак. Айдар Хәлим. 20.03.2003ел” Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйлаҗевның фикерләре дә бик мөһим, зур бәя безнең эшебезгә. Менә нәрсәләр дип яза ул:” Казан дәүләт университеты һәм Сезнең гимназия арасында Элемтәләр ныгысын.Татар телен, мәдәниятен, мохитен саклау өлкәсендә Сез гаҗәеп әһәмиятле эш башкарасыз.” Декабр аенда безнең гимназия базасында Башкортстан республикасы Белем үстерү институты тарафыннан Бәләбәй , Ярмәкәй районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен белем күтәрү курслары оештырылган иде. Гимназия укытучылары ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтте. Һәм ,әлбәттә, кунакларның да безгә карата үз фикерләре туды. Ярмәкәй районы татар теле укытучылары Аюпова Ф.Ә. һәм Гәрәева Ф.Ф. менә нәрсәләр язып калдырган:” Бер атна уку дәверендә без бу гимназиягә сокланып бетә алмадык. Директор Нурмөхәммәт Нуриевичның гөрләп эшләп, янып-көеп йөрүе бушка китмәгән. Сокланып туя алмаслык укытучылар коллективы туплап, татар милләтен торгызу-уяту өчен, гореф-гадәтләрен яшәтү өчен тырышып яшәп ятасыз. Һәр укучыда, укытучыда, Нурмөхәммәт Нури улында без татар халкының асыл җаннарын күреп сөендек. Гимназиядән, үзегездән бөркеп торган җылылык,яктылык белән хушландык. Сездәй кешеләр булганда киләчәк буын татар халкының асыл сыйфатларын югалтмас, буыннар арасында җепләр өзелмәс. Без рухланып, дәртләнеп кайтып китәбез. "Әйе, уңышлар булганда сөенә беләбез. Ләкин татар гимназиясендә проблемалар да җитәрлек шул. Шуларның иң аянычлысы - 1 нче сыйныфка килүчеләрнең барысының да татар телен белмәве. Әтисе,әнисе , исеме, фамилиясе-татар. Ләкин берсе -бер татарча сөйләшә белми. "Өйрәтегез инде”, - диләр. Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән кертүе бик авыр шул. Дәрестә өйрәнгән сүзләрне ул өенә кайтып җиткәнче үк онытып бетерәдер кебек миңа. Текстларны укыганда укытучы тәрҗемәче ролендә кала. Чит тел өйрәткән кебек. Соң, шулай балага телнең матурлыгын аңлатып бетереп буламыни?Әле быел беренчегә килүчеләр араында "Шүрәле”не укып килгән, сөйләп күрсәтә белгән кызны күреп сөенгәнемне белсәгез! Нәнәем өйрәтә,ди. Үзе дә укый белә.Менә ичмасам гаилә тәрбиясе! Әй китә инде шунда күңелләр канатланып! Кош тоткан кебек буласың, киләчәккә әллә никадәр планнар кора башлыйсың. Чөнки бу – синең милләтеңнең киләчәге,телебезне дәвам иттерүчеләрнең берсе. Юк, иманым камил, безнең телебез бетәргә тиеш түгел, күңел моңа ышанмый, бу мөмкин дә түгел. Чөнки татар теле- мәңгелек тел! Чөнки ул буыннардан буыннарга кан белән бирелгән тел! Безнең директор кебек милли җаннар булганда, яшәячәк әле телебез! Амин. Бәләбәй татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Люзия Назировна.
Просмотров: 812 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...