Главная » 2012 » Февраль » 20 » Казан шәһәре Вахитов районы Казан шәһәре Вахитов районы 8А сыйныф укучысы Хәлиуллина Гөлнара
15:05
Казан шәһәре Вахитов районы Казан шәһәре Вахитов районы 8А сыйныф укучысы Хәлиуллина Гөлнара

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым. Бу юлларга Г.Тукай зур мәгънә салган. Күренеп тора, ул татар халкы, милләте, теле, киләчәге өчен кыска гомере эчендә дә күп борчылып, уйлап яшәгән. Нинди мәгънәгә ия икән соң "милләт, тел, киләчәк” сүзләре?! Минем уйлавымча, югарыда әйтелгән сүзләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Милләт телсез, ә тел милләтсез була алмый. Тел белән милләт булмаса, киләчәкне дә күзалдына китереп булмый. Мин үзем татар милләтеннән булам, туганнарым да инсафлы татар кешеләре. Шуңа күрә моның белән горурланып яши алам. Туган тел дигәч, күзалдыма әти-әни, туганнарым һәм Туган илем килеп баса. Минем Туган телем - татар теле, Туган җирем – Татарстанның иң гүзәл һәм матур шәһәрләренең берсе – башкалабыз Казан. Монда туып-үсүем һәм белем алуым белән мин үземне, һичшиксез, бәхетле дип саныйм. Күп кенә атаклы шагыйрьләр, язучылар, танылган җырчы һәм композиторлар Татарстан җирлегеннән бит. Рус, инглиз телләре белән тирәнтен кызыксынсам да, күңелем татар теленә ята. Ул телдә аралашу миңа җиңел һәм рәхәт тә. Чөнки кечкенәдән авылга кунакка кайтып йөрдем һәм анда татар телен камилрәк өйрәндем. Авыл халкын һәм тормышын күреп үсү миңа уңай тәэсир итте. Хәзерге вакытта татар теле аяныч хәлдә дип әйтсәк, ялгышмабыз. Хәтта авылдагы мәктәпләр дә ябыла, кыскартыла башлады. Минемчә, бу телнең үсешенә тискәре йогынты ясый. Бигрәк тә Казан җирлегендә телне, милләтнең кадерен белмәгән "татар” кешеләре көннән-көн арта. Алар безгә юлда, транспортта, төрле җирләрдә көн саен диярлек очрап торалар. Мин мондый күренешне күргәч, кыен хәлдә калам һәм уйга батам. Ничек инде үз телеңә хыянәт итеп, аны камил белмичә, чит телдә сөйләшеп була? Бу сорауларга җавапны мин ничек кенә эзләсәм дә, таба алмыйм. Бары фаразлый гына алам... Бәлки, андый кешеләр үзләренең киләчәкләрен, олыгаю вакытларын уйламыйлардыр. Әллә алар бөтен тормышларына салкын карыйлармы? Татар теле ата-анадан гына түгел, ә әби-бабадан ук килгән нәсел башы – татар милләтенә, чын татар халкына тоташа бит. Күңелдәге уйларны, йөрәктәге хисләрне туган телебез – татар телендә җиткерә алмагач, ни өчен "татар” исемен күтәреп йөрергә?! Минем уйлавымча, мондый кешеләр татар халкы дигән мактаулы исемгә лаеклы түгелләр. Татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Моның белән мин горурланып, үз телемдә аралашып, иркен сөйләшеп яши алам. Иншамны түбәндә китерелгән шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. Бары Туган телдә генә без ихлас хисләребезне һәм күңелдә ташып чыккан уйларыбызны белдерә алабыз. Моны һәр татар кешесе аңласын һәм үз милләтен, киләчәкне кайгырту йөзеннән булса да, хөрмәт итеп яшәсен иде! И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем! Кайгылар теле түгел син, Шатлыгым теле бүген. Тик синең ярдәм белән мин, Тик синең сүзләр белән Уйларын йөрәккәемнең Дөньяга әйтә беләм.

Просмотров: 552 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...