Главная » 2011 » Декабрь » 25 » Котлыйбыз!
21:56
Котлыйбыз!
Урмай авылында яшәүче Рамил улы Ранис Сулейманов белән Чичкан авылыннан Гелияне никахлашу  һәм туй көннәре белән котлыйбыз!

Кадерле
Ранис һәм Гелия! Без сезне иң олы бәйрәмегез - парлашып никахлашкан көнегез белән котлыйбыз.Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын.

Парлы типсен мәңге йөрәгегез, мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түм-түгәрәк булсын, бәхетегез - гомер юлдашы.
Матур булсын алгы көннәрегез, ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем сезнең тормыш юлыгызны, аңа күккә карап тиңләсен.

Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез, барлык туганнарыгыз, дус- ишләрегез һәм сайтны алып баручы Фәрит Гыйбатдинов.
Просмотров: 814 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2
2 Резиня  
0
Аллаха тэгалэ тулы бэхетегезне бирсен!!!

1 Admin  
0
Гафу итегез Гелиянен әтисенең һәм фамилиясен белә алмадым. Котлау дусларыгызның соравы буенча куелды

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...