Главная » 2011 » Декабрь » 10

Кичә һәм бүген Камал театрында аншлаг. Драматург, якташыбыз Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" драмасаның премьерасы. Комсомол районы Чичкан һәм Тукай авылларыннан махсус карарга дип укытучылар, авылдашлар  Казанга килделәр, үз күзләре белән тарихи  премьераны күзәттеләр. Бәхеткә каршы миңа да әлеге драманы күрергә насыйп булды. 
Халкыбыз, ниһаять, тамырларына, милли үзаңына һәм иманына кире кайткан бу чорда үз туган телендә гомуми һәм дини белем алуга мохтаҗ. Нәкъ шушы, бүгенге көн өчен әһәмиятле мәсьәлә Ркаил Зәйдулла иҗат иткән "Үлеп яратты” пьесасының төп фикерен тәшкил итә. Сталин чорында мәдәниятебез коточкыч зур югалтулар кичерә: йөзләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбиятчылары, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителәләр, ә аларның хезмәтләре тыелалар. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесл ... Читать дальше »

Просмотров: 1268 | Добавил: Admin | Дата: 10.12.2011 | Комментарии (7)

Нәселемнең бер буыны булуым белән горурланам!
     Мин, Мөлекова Илүзә, бу шәҗәрәне әнием белән Габдулла бабам язып калдырган «Тарихи сәхифәләр” дигән истәлекләргә таянып яздым. Үзәге Уфа губернасы Минзәлә өязе Абдул волосы Абдулла авылында безнең нәселнең 7-8 буыны яшәгән. Туктамыш бабай 66 яшендә 1818 нче елда вафат булган. Гаиләсендә күпме кеше булуы билгеле түгел, кече улы Зәйнәгетдин 1780 нче еллар тирәсендә туган hәм 62 яшенә кадәр яшәгән. Ул заманда бераз мал асрау, җирне агач сука белән эшкәртеп, кул белән чәчеп иген иккәннәр. Сәйфетдин бабай 1870 нче елда 68 яшендә вафат булган. Гомеренең соңгы елларында крепостнойлык бетерелсә дә, боярларга бәйле булып яшәгәннәр. Сәйфетдин бабайның улы Сәйфелмөлек 1830 нчы елда туган hәм 50 яш ... Читать дальше »
Просмотров: 753 | Добавил: Admin | Дата: 10.12.2011 | Комментарии (0)


Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Массакүләм мәгълүмат чаралары комиссия утырышында биш Башкарма комитеты әгъзасыннан тыш регионнардан килгән газета, радио, телевидение журналистлары, татар интернет ресурслары белән эшләүчеләр, Татарстан республикасының татар телендә чыгучы газеталарның баш мөхәррирләре катнашты.
Сөйләшүдә бүгенге татар журналистикасы алдында торган проблемалар каралды, узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Аеруча “Татар иле” дигән Интернет челтәре хакындагы сөйләшү катнашучыларда зур кызыксыну уятты. “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина күп санлы сорауларга җавап бирде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров "Урмай" исемле Фәрит Гыйбатдинов сайтына (Чувашия), ГТРК "Татар радиосы", ТНВ "Хәерле иртә" һәм ТНВ "Татарлар" редакцияләрен ... Читать дальше »

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 790 | Добавил: Admin | Дата: 10.12.2011 | Комментарии (2)

Татарлар планетабызда иң куп таралган халыклардан санала. Безнең милләтәшләребезне Кытайда, Австралиядә, Финляндиядә, Аргентинада да яшәп ятуларе мәгълүм. Алар ничек яши, ничек көн күрә? «Халкым минем…» тапшыруы Татарстанда, Россиядә һәм чит илләрдә яшәп ятучы милләттәшләребез тормышы турында сөйли. Җомга кич Казан шәһәренең телестудиясендә "Халкым минем" тапшыруының 5 еллыгына багышланган юбилей тапшыруы әзерләнде. Тапшыруга махсус иҗади коллективлар Чувашиядән (Мишәр), Самара өлкәсеннән (Ак каен), Татарстанның Арча шәһәреннән вокаль ансамбль җырлы-биюләре белән катнашты һәм кунак буларак Мәскәү, Екатеринбург, Казан, Самара, Ульяновск шәһәрләреннән, Пенза өлкәсеннән, Мари , Чувашия, Башкортостан, Мордовия республикаларыннан килгән кунаклар катнашында яңа ел тапшыруы әзерләнде. Тапшыру яңа 2012 нче елның беренче январендә ТНВ каналында эфирга ч ... Читать дальше »

Просмотров: 698 | Добавил: Admin | Дата: 10.12.2011 | Комментарии (0)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...