Главная » 2011 » Декабрь » 22
Фоторәсемдә: Стамбулда төрки балалар форумында чыгыш ясаучылар Илдар Фәсхетдиов (Урмай авылы) һәм Ксения Гришина (Комсомол авылы).
Район күләмендә үткәрелгән 25 фәннән үткәрелгән олимпиадада 376 укучы призлы(1-3 ) урыннар алган, шуннан районның төрле мәктәпләрендә татар милләтеннән  булган укучылар 72 призлы урыннарга лаек булганнар, алар арасында Тукай урта мәктәбеннән 26 урын, Урмай урта мәктәбеннән 13 урын, Чурачык урта мәктәбеннән 13 урын, Шептах урта мәктәбеннән 4 урын, Шырт, Комсомолның 1нче, 2 нче урта мәктәпләреннән 3әр урын, Чичкан төп мәктәбеннән 7 ур ... Читать дальше »
Просмотров: 686 | Добавил: Admin | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (5)

20 гыйнвар — һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни һиҗри ел исәбе башлана. Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе—Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.

21 май — Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).

22 май — мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аенын беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истә ... Читать дальше »
Просмотров: 1086 | Добавил: Admin | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (0)

Урмай мәдәният йорты яңа исем белән яши башлады, Муниципаль мәдәният үзәк " Урмай мәгълүмәт-мәдәният үзәге”. Үзе аерым юридик көчкә ия. Директоры Рахилә Хасанова. Әлеге  исемлек структурасына  китапханә һәм халык исеме йөртүче "Мишәр” ансамбле керә. Комсомол сәнгать мәктәбенең Урмай авылы структурасының татар фольклоры, театр сәнгате һәм вокал класслары аерым статуста , яки үзәк сәнгать мәктәбенә карый. Шулай да бергә эшләргә ул комаучыламый, киресенчә , Урмай мәгълүмәт-мәд ... Читать дальше »

Просмотров: 643 | Добавил: Admin | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (0)

9-11 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының еллык йомгак ясау утырышында 2012 елда Бөтенрусия татар авыллары сабантуе нинди җирлектә үтәчәге билгеле булды. Өченче тапкыр үткәрелүче Авыллар Сабантуеның үзәге Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылы җирлегендә үткәреләчәк. Башка елларда бу бәйрәмне кабул итү Гали һәм Шыгырдан авылларына тәтегән иде.

Урта Әләзән авылының даны, Татарстан вә Рәсәй белән генә чикләнмичә, бөтен дөньяга таралган. 10 меңнән артык яшәүчесе булган иң зур татар авылында 8 мәчет эшләп килә, хәләл продукция җитештерелә, кибетләрдә алкоголь эчемлекләр сатылмый. Авыл халкының күбесе ислам дине кушканча булып яши. Ханымнар, туташлар башларын яулык белән капламыйча кеше күзенә күренмиләр. Халкыбызның традицион мәхәллә системына тугърылыкны әләзәнлеләр совет чорында да югалтмый. Күрше-тирәдә эчкечелектән бетеп барган авыл ... Читать дальше »

Просмотров: 634 | Добавил: Admin | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (0)

Урмай авылы "Кара пулат" мәчетендә төзелү эшләре дәвам итә. Дөресрәге мәчет янәшәсендә төзелгән тәһарәтнамә озак тормас аякка басар. Хатын кызлар һәм ирләр өчен  махсус җиһазландырган аерым бүлмәләр, душ керү кабинасы булачак. Кичә якташыбыз Җәләй улы Киям Пахалов, Чабаксар шәһәре "Дуслык" фирмасы генераль директоры,  өч тоннага якын груз җибәрде, тәһарәтнәмә өчен идәнгә һәм стенага 100 кв.метр плиткалар һәм аларны ябыштырыр өчен кирәк материаллар. Авылыбызның оста-электригы, Нурислам Вахитов, тәһарәтнамәдә ут җиһазларын урнаштыру эстендә эшне алып бара.
Бүгенгесе көндә мәчет бинасының ике этаженда да һәм тәһарәтнамәдә дә җылы бар. Үткән атнада ике котел миченең берсе яңага алыштырылды. Хәзер "Кара пулат" мәчетендә намазлар үзәк зур залда үтә. Астагы катта, мәдрәсәдә укулар дәвам итә. Әле балалар ... Читать дальше »
Просмотров: 766 | Добавил: Admin | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (0)

Соңгы вакытта Чичкан авылы үзешчән сәъгате гөрли дисәңдә була. МБОУ ДОД" Комсомол сәнъгат мәктәбе" Чичкан авылы структурасында укучылар һәм укытучылар "Дуслык" ансамбле булып оешып республик күләмендә фестиваль-конкурслада  уңышлы гына катнашып киләләр, яңа үрләр яулыйлар. Үткән ел Йошкар-Ола шәһәрендә катнашып лауреат исеме белән  призлы урында алып элгерделәр. Репертуарларында халкыбызның җырлары һәм биюләре.
Әле менә шушы көннәрдә "Дуслык" ансамбле Батыр районы Татар Сыгыты авылында зур концерт биреп кайттылар. Т.Сыгыты авылы   концертка Чичкан авылы артистларына ышанмыйча килгән булсалар, концерт беткәчтен хәйран калганнарын һәм тагын да зур тулы залларда көтеп калуларын белдергәннәр. Балалар белән бергә ансамбельнең җтәкчеләре Альмира Һидиятуллина ... Читать дальше »
Просмотров: 602 | Добавил: Admin | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (1)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...