Главная » 2011 » Декабрь » 21

Казан (Идел буе) федераль университеты . 2012 елның 13 апрелендә Тукай декадасы уңаеннан «КАУРЫЙ КАЛӘМ» дип исемләнгән II Бөтенрәсәй иҗат конкурсы үткәрелә. Конкурста урта белем бирү оешмаларының 10 сыйныф укучылары катнаша. Оештыру комитеты укучының үзе иҗат иткән теләсә нинди әдәби һәм публицистик әсәрен караячак. Конкурста җиңүчеләр «Поэзия», «Проза», «Публицистика», «Фольклор» секцияләрендә якынча түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк: «ТУГАН ЯГЫМ – ЯШЕЛ БИШЕК» «МИН ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ» «ҖЫРЛЫЙМ ӘНИЕМ ТУРЫНДА» «БАЛДАЙ ТАТЛЫ ТУГАН ТЕЛЕМ» Иҗади эшләрне әзерләү шартлары - иҗади эшләр электрон почта аша гына һәм 2012 елның февраленә кадәр кабул ителә. - эштә титул бите, рамкалар, сурәтләр һ.б.ш. символлар кулланылмаска тиеш; - текстны компьютерда җыю өчен төп техник таләпләр: 1. Набранный материал «Сохранить как Документ Word-2003». 2. Текст должен соответствовать следующим требованиям: Times Neu Roman; Кегль 14; поля зеркальные: Вер ... Читать дальше »

Просмотров: 660 | Добавил: Admin | Дата: 21.12.2011 | Комментарии (0)

 2012 елның 24 февралендә «Идел буе федераль округында милли мәгарифне фәнни-методик яктан тәэмин итү проблемалары» дип исемләнгән муниципаль белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Оештыручысы: Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалы Үткәрелү урыны: Пермь крае Барда районы Березники урта мәктәбе. Конференциядә мәктәпкәчә балалар оешмаларында, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә ана (татар) телендә белем һәм тәрбия бирүче барлык укытучылар һәм мәгариф хезмәткәрләре катнаша ала. Конференция түбәндәге юнәлешләрдә эшләячәк:  Күпмилләтле мәктәпләрдә этнокультура юнәлешендә белем һәм тәрбия бирү пространствосын оештыру;  Милли мәктәпләрдә этнокультура юнәлешендә укучыларны тәрбияләү һәм үстерү эшчәнлеге өлкәсендә белем бирү һ.б. ресурслардан файдалануның сыйфатын күтәрү;  «Без татарча сөйләшәбез»: балалар бакчаларында ана (татар) телендә тәрб ... Читать дальше »

Просмотров: 1159 | Добавил: Admin | Дата: 21.12.2011 | Комментарии (2)

Минем шәҗәрә. Минем исемем Алия. Үзем белгәнчә , мин дүртенче буын. Мин дүртенче буын булгач, әтием һәм әнием өченче буын булып чыгалар. Әниемнең исеме Кадрия. Әтиемнең исеме Илдар. Аңа кырык яшь.Ул күп еллар буенча нефтьче булып эшли. Әни ягыннан әби дә, бабай да үлеп киттеләр. Алар әйбәт кешеләр иде. Бәһиҗә әби һәм Әлфис бабай бик эшчән, балаларны яратучан булдылар. Бәһиҗә әби мастер булып эшләгән. Ә Әлфис бабай электрик булган. Әти ягыннан әби дә, бабай да гомер буе укытучылар булганнар. Мәрьям әби татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Ә Яхъя бабай география фәнен укыткан. Бәһиҗә әби ягыннан Шәмседоһа әби һәм Мирзаһит бабай . Алар Азнакай районы, Буралы авылында яшәгәннәр һәм авыл хуҗалыгында эшләгәннәр. Әлфис бабай ягыннан Гарифулла бабай һәм Миңнебикә әби . Алар Сарман районында яшәгәннәр. Яхъя бабайның әтисе Салихҗан бабай, ә әнисе Тәзкирә ... Читать дальше »

Просмотров: 599 | Добавил: Admin | Дата: 21.12.2011 | Комментарии (0)

Туган җир... Туган туфрак... Туган нигез..... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге, кадерле. Кеше кайда гына яшәмәсен, нинди генә гүзәл урыннарга сокланмасын, аның күңелендә барыбер туган җирен сагыну, аңа тартылу хисе яши. Кендек каны тамган җир үзенә тарта. Чөнки туган нигездә әти-әнинең, әби-бабаларның балачагы, яшьлеге һәм әлбәттә үзеңнең дә иң бәхетле чорың узган. Шуңа кадерле, шуңа изге дә ул. Безнең халыкта нәсел шәҗәрәңне белү зыялылык, иманлылык билгесе саналган. Чынлап та, гомеренә каләм, китап алмаган кеше нәсел җепләре белән кызыксынып, аны киләчәк буынга тапшырырга сәләтле буламы? Юктыр. Язылмаган әйбер тиз онытыла, юкка гына халыкта "Акка кара төшсә, югалмый”, "Әйткән сүз очар җилгә, кул белән кәгазь калыр илгә”, "Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың”дигән мәкаль-әйтемнәр йөрми. Мин үзем дә нәселебез шәҗәрәсен дәү әнием я ... Читать дальше »

Просмотров: 666 | Добавил: Admin | Дата: 21.12.2011 | Комментарии (0)

Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен
Ни иккәнен ни чәчкәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар, Безгә калдырып киткәнен! Равил Фәйзуллин. Шәҗәрә ул-нәсел агачы. Һәр кеше үзенең буыннарын онытмас өчен, үзенең нәсел агачын белергә тиеш. Шәҗәрә безгә халкыбызның үткәнен, чал тарихны сөйли. Минем нәселем Апас районы Багыш авылында иң зур мәгърифәтле нәселләрдән санала.Әтием ягыннан булган Нури бабам 18 нче гасырда яшәгән, авылның ихтирамга лаеклы мулласы булган. Нури бабамның улы Габдрахман да дин гыйлемен яхшы белгән, балаларга дин сабагы укыткан. Габдрахман бабамның кызы Хәерлебанат әбием шулай ук укытучы булган, ире Фәйзерахман белән балаларга дин сабагы өйрәткәнннәр. Әбиемнең 12 баласы була. Шуларның 9ы яшьли үлә. Бары тик Нурлыбанат, Нурҗиһан,Ярхәметдин исемле балалары гына исән калган. Ни кызганыч, Яр ... Читать дальше »

Просмотров: 797 | Добавил: Admin | Дата: 21.12.2011 | Комментарии (1)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...