Главная » 2011 » Декабрь » 19

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

... Читать дальше »

Просмотров: 711 | Добавил: Admin | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар Үз тарихын анык белгән!
Туган ил, Туган җир..
Туган илеңне ярату иң элек гаиләңнән, үз авылыңнан башлана. Ата-бабалар узган юл- үз халкың тарихы, ил тарихы ул. Шуңа күрә дә үз нәселең ... Читать дальше »
Просмотров: 1468 | Добавил: Admin | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (2)

Горур сүз әйт сорасалар:
Ни кавемнән?
 Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
                                             &n ... Читать дальше »
Просмотров: 1295 | Добавил: Admin | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (1)

Бел син ерак бабайларның 
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар,нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
 (Р.Фәйзуллин.Онытма син!
Нәсел тарихын өйрәнү, ягъни үз шәҗәрәңне төзү- һәр гаиләнең изге бурычы.”Җиде бабаңны белү фарыз”- диелә безнең ислам динендә. Шәҗәрәне ... Читать дальше »
Просмотров: 1112 | Добавил: Admin | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Кем мин, нәселем кем минем, ник безгә болай әйтәләр? Ничек рус җирендә алты татар авылы гына бар? Кайсы яктан без? Нишләп бер фамилия йөрткән кешеләр авылда бер тирәдә тупланган? Бервакыт шундый уйлар керде башка һәм уйландырды. Бу берәр ел моннан элек иде, кайчан абыем безнең шәҗәрәне тезеде. Ул кайда гына үзенең сораулары белән җитмәде. Хәтта интернет аркылы Германиядән дә кардәшләр табылды. Сигез йөздән артык икән безнең ыру! Тугыз буынга кадәр белеште. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, бабам елап алды, тик мин ул вакытта сәбәбен аңламадым. Әле генә төшендем: татар кешесесе үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш. Юкка гына кечкенә балалардан урамда, "Кызыл йомырка” көнне кайсы гына өйгә кермә, иң беренче: "Кемнең мондый матур кызы я улы?”-дип сорыйлар. Танымаганга түгел, ә бала горурланып кем баласы булуын әйтә алсын. Менә шуннан бабам да, ш ... Читать дальше »
Просмотров: 590 | Добавил: Admin | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Җир өстенә әкрен генә күтәрелеп килүче язгы кояшның тәнгә рәхәтлек тойгысы биргән җылы нурлары астында салмак кына элдертеп баручы атның арба тәгәрмәчләре көенә Габдехакыйм әбзәсенең йокымсырап киткәнен озак вакыт көтеп торганнан соң, Габдерәшит, ниһаять, арбадан төшеп калу вакыты килеп җиткәнен сизеп, күз яшьләренә буылган хәлдә, юл уртасында ничек басып калганын белмичә үк калды… Әбзәсе күзләрен ярым ачкан килеш энесен авыл хәлләре белән таныштыруын дәвам иткәндә, шәкерт күптән инде юл кырыендагы урманчыкка кереп, эле генә килгән Чистай ягына юл тоткан иде инде. Эченнән эбзәсенә хәерле юл теләп, Ходайдан үзенә көч–сабырлык сорап, тирән дини гыйлем бирүче мәдрәсә хәзрәтләренә ашыкты ул. Юл өстендәге әле яшеллеккә күмелеп өлгермәгән таллар аның хәлен уртаклаша, әле генә шытып килүче яфраклары, май аеның шифалы җилендә тибрәнеп, аның карарын хуплыйлар төсле ... Читать дальше »

Просмотров: 691 | Добавил: Admin | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Үз шәҗәрәңне белү бик кирәк, чөнки бер генә ил дә, бер генә кеше дә нәсел тарихын, гореф – гадәтләрен белмичә, тулы тормыш белән яши алмый. Безнең гаиләдә һәрвакыт нәсел тамырлары белән кызыксынганнар.Әнием дә минем яшьтә булганда әти – әнисеннән сораштырган.Алар аңа бик күп сөйләгәннәр,фоторәсемнәр дә күрсәткәннәр.Әлеге фоторәсемнәр- әбиемнең иң кыйммәтле ядькәрләре. ”Безнең нәсел кемнән башланган, алар нәрсә белән шөгыльләнгән,ил язмышына нинди өлеш керткәннәр?”- дип әбиемә һәрвакыт сорау бирә идем.Әбиемне тыңлагач, мин үзем өчен бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алдым.Бәхеткә каршы,әбием бабаларым турында шактый белә икән.Тугыз буын бабайларымның исемнәрен атады:Әҗенбай, Куатбай, Тухтабай, Рәкәй (аңардан әбиемнең фамилиясе киткән) , Миңнегул, Җиһанша, Габдулла, Габделәхәт, Альберт.Алар бөтенесе дә бик кешелекле, юмарт булганнар. Ә менә өченче буын ба ... Читать дальше »

Просмотров: 543 | Добавил: Admin | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак,
берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар
 Ш.Мәрҗани
         Татар халкында борынгыдан туган тумача, кардәш-ыруга карата кайгыртучан мөнәсәбәт,туып үскән җиренә тирән мөхәббәт яшәгән. Матур тормышта яшәү үрнәген әллә кайдан-читтән эзлисе юк. Ул безнең аяклы тарихыбыз булган әби-бабаларыбызда. Аларның мирасын,тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру безнең бурыч,киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк. Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе. Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз,дигәннәр борынгылар. Шу ... Читать дальше »
Просмотров: 793 | Добавил: Admin | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (5)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...