Главная » 2011 » Декабрь » 20

"Татар заманы” сайты  Шаһ Гали премиясенә кандидатлар чыгарды
"Татар заманы” елны йомгаклап, ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек һәм татарга каршы эшчәнлеге өчен Шаһ Гали премиясен бирә башлый. Шаһ Гали премиясе лауреатлары интернет сайлауда хәл ителәчәк.
"Татар заманы” Шаһ Гали премиясенә кандидатларны сәясәт, дин, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче татарларга бирәчәк. Аларның эшчәнлеге 1516-1552 еллар аралыгында өч тапкыр Казан ханы булган Шаһ Гали алып барган сәясәткә, ягъни татарга каршы алып барылган эшчәнлеккә туры килергә тиеш.
Инде премиягә кандидатларның исеме билгеле. Беләсегез килсә "Татар заманы" сайтны кереп карарга булдырасыз.

Просмотров: 666 | Добавил: Admin | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (2)

Өй түремдә шәҗәрәм тора
Нурлар чәчеп алгы көнемә.
Эшкә дәшә, җанны рухландыра
 Илһам бирә минем нәселемә
Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, ди халык мәкале. Үзен хөрмәт иткән һәркем нәсел-ыру тарихын белергә, аны буыннан-буынга дөрес итеп җиткерергә бурычлы. Әнә шуларны истә тотып без гаиләбез белән нәселебез шәҗәрәсен төзергә булдык. Нәселебезнең иң олы кешесе, чишмә башы – Сәгыйть бабай. Ул XVIII йөз башында яшәгән, игенчелек белән шөгыльләнгән. Сәгыйть бабайдан нәселебез чылбырын ерак бабаларым – ... Читать дальше »
Просмотров: 631 | Добавил: Admin | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (2)

Агач нәселе җир үтә керә,
Адәм нәселе ил үтә керә.
Мәкаль Гаилә.
 Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүзб у! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - гадел, акыллы, ихтирамга лаек әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк, гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчәләрнең камил рәвештә булулары шарт. Гаилә җәмгыять белән турыдан-туры бәйләнештә тора. Һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаиләдә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр гаиләнең үз эчке кануннары бар, тәртип-кагыйдәләре бар. Үзеңнең нәселеңне белү – һәркемнең изге бурычыдыр. Һәр кеше узенең җиде буын бабасын белергә тиеш дигәнн ... Читать дальше »
Просмотров: 677 | Добавил: Admin | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (2)

Гаилә ул – әти-әни, бала-чагалар гына түгел,
гаилә ул – нәсел-нәсеп, тамыр, ыру, кабилә.
Туфан Миңнуллин
   Мин – Хәбибуллин Искәндәр Артур улы. Лениногорск районы Ормышлы авылы урта мәктәбенең 2нче сыйныфында белем алам. Әлеге бәйге турында миңа Рәхилә әбием әйтте, нәсел шәҗәрәмне барларга, ерак бабаларым, туганнарым турында белергә дә ул ярдәм итте. Шулай ук Азат абыем мәктәптә укыганда төзегән нәсел агачыбыз да зур терәк булды. Мин – нәселебезнең унынчы буыны. Нәсел агачыбызның тамырлары Сәгыйть бабамнан башлана. Ул XVIII йөз башында яшәгән. Бабамны көчле зат, кыю һәм тәвәккәл ке ... Читать дальше »
Просмотров: 883 | Добавил: Admin | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (3)

Туган якны кем сагынмый, кем юксынмый,
Шул якларга өзелеп карап кем үксеми.
 Көн дә кайтам уйларымда туган якка.
Моңнарымны көйгә салам синең хакта.
Минем туган җирем – Әлмәт шәһәре. Ул үзенең табигате, урман-таулары,  мул иген басулары белән һәркемне җәлеп итә. Мин үземнең туган ягымны бик яратам, әмма кунакка барып, әби-бабайлар да үткән бала чаклары, әниемнең туган авылы бик тә сагындыра, йөрәк түрендә аерым бер уры ... Читать дальше »
Просмотров: 1070 | Добавил: Admin | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (19)

Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз,
чөнки, бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк,
 еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк.
 Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе
Минем туган авылым ямьле Зөя елгасының яр буенда урнашкан. Гүзәл табигатьле авылымда менә ничә буын булып минем әти-әнием, әби-бабам шушы җирдә иген игә, тормыш итә. Инде XVII гасырдан бирле, Габдулла бабайдан алып минем үземә кадәр безнең нәсел Болын-Балыкчы авылында яши. Музейларда сакланучы тарих буенча, Болы ... Читать дальше »
Просмотров: 884 | Добавил: Admin | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (1)

Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз,
чөнки бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк,
еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк.
Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе.
Бөек мәгърифәтче, галим, күренекле әдип, атаклы мөфти, гадел Казый Ризаэтдин Фәхретдинне 1922нче елда Мәскәү Кремлендә милләтләр халык комиссары И. В. Сталин кабул итә. Мөфти хәзрәт Рәсәйдә Исламны рәсми кабул итүгә 1000 ел тулу уңаеннан аңардан Казанда мәчет салу өчен рөхсәт сорый. Сталин ризалык бирә. Озакламый 1926нчы ... Читать дальше »
Просмотров: 598 | Добавил: Admin | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (0)

"Нәсел-нәсәбегезне белегез,
кардәшләрегезгә барыгыз, чөнки,
бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк,
еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк”.
Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе.
Мине нәселебез тарихы – шәҗәрәбез кызыксындырды. Шәҗәрә - гарәп сүзе, "агач” дигәнне аңлата. Нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып үсүен күрсәтә, ягъни нәсел агачы була.Олы яшьтәге туганнарыннан сораш ... Читать дальше »
Просмотров: 617 | Добавил: Admin | Дата: 20.12.2011 | Комментарии (2)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...