Главная » 2011 » Ноябрь » 21

Чувашия Республикасында "Авыл кызы” Бөтенроссия конкурсы старт ала. Урмайда Чувашия татар авылларында яшщъче кызларның конкурсы 28-нче ноябрьдә, 19.00сәгатьтә үтәчәк. Керү түләүсез. Башка авыллардан катнашучы кызларның "поддержка" группалары да килүе көтелә. Конкурсантларны сишәмбе көнне, 26-нчы ноябрьдә, 15.00 сәгатьтә программа белән танышу, сәхнә белән танышу һәм иҗат конкурсын кабатлап карарга чакырабыз. Телефон 89063857939

2011 елда "Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия оешмасы һәм "Сөембикә” журналы "Татмедиа” ААҖ ярдәмендә "Авыл кызы” Бөтенроссия татар милли конкурсы үткәрергә ниятли. Бу хакта "Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия оешмасы советы киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.

Конкурсның сайлап алу туры 2011 елның август аеннан киләсе елның январь аена кадәр үтәчәк. Бу чорда ... Читать дальше »

Просмотров: 829 | Добавил: Admin | Дата: 21.11.2011 | Комментарии (2)

     Тумышым буенча Әлмәт районы Түбән Мактама авылыннан. Түбән Мактама авылының тарихы ерак гасырларга –Болгар чорына барып тоташа. Анда язылганча , болгар-татар бабаларабызны рус хакимияте туган-үскән, кендек каны тамган җирдән куа башлый. Алар милләтләрне юк итеп , бар халыкны да чукындырып, аны урыслаштырырга җыеналар. Яшәү көнән-көн катлаулана: ясак түләтәләр , солдат хезмәтенә җибәрә башлыйлар. Мондый коточкыч тормыштан халык ничек булса да котылу юлларын эзләргә керешә. Яшәргә чама калмагач ил картлары берничә кешене патша иярченнәре таба алмаслык, аулак урын табарга дип юлга озаталар. Көймәләрдә күпмедер ара узгач, юлчылар Зәй елгасы тамагына килеп чыгалар . Елганың тирә-ягында тирән сазлыклар, якын гына кара урманнар . Юлчылар киңәшләшәләр дә менә нинди карар коралар:” Урыны әллә ни матур түгел , түгелен, ... Читать дальше »
Просмотров: 783 | Добавил: Admin | Дата: 21.11.2011 | Комментарии (3)

Минем шәҗәрә
 Ерак бабайлардан килгән тамга,
 Безнең тамга- нәсел тамгабыз.
 Әткәемә килеп ирешкән ул
 Нәсел тере! Исән калганбыз!
 Сукбай каны түгел-  тамырыңда
 Борынгыдан килгән кан ага!
 Синең өчен нәсел кызармасын,
 Син дан өстә ш ... Читать дальше »
Просмотров: 689 | Добавил: Admin | Дата: 21.11.2011 | Комментарии (9)

Минем шәҗәрәм-минем нәсел тамырым.
 Үткәннәрне бәйләп торган
нәсел җебем-нәсел тамырым
 өзелмәсен!
    Шәҗәрәм - минем нәсел җебем. Төрки халыкларда борын-борыннан җиде бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте булган. Әби-бабаларыбыз яшәгән гомер- ул безнең милләтебезнең дә узган юлы, тарихы. Менә шуңа күрә дә үз нәселеңнең тамырларын белергә, белмәсәң, эзләп табарга кирәк.
    Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый. Җирдә аның кылган гамәлләре, әйтелгән в ... Читать дальше »
Просмотров: 1295 | Добавил: Admin | Дата: 21.11.2011 | Комментарии (15)

Гүзәл дә син, моңлы да син, туган як!
 Безнең яклар кебек гүзәл як бер җирдә дә юктыр ул.
 Туган җирем – алтын бишек дип бердә юкка гына әйтмәгәннәрдер инде ул.Бу дөрес бит. Мин дә туган җиремне, туган авылымны алтын бишеккә тиңлим. Минем туган җиремнән дә гүзәлрәк җир юктыр дим мин. Без җәен дә, көзен дә, кышын да, язын да урманга еш йөрибез. Ул һәр ел фасылында үзенә күрә аеруча матур, серле, могҗизалы. Без еш кына кичләрен урманга ял итәргә барабыз. Кояш, алсуланып, урман артына таба тәгәри. Без урманга тиз барып җитәбез, чөнки авылга ул бик якын. Утыннар җыеп килеп, учак кабызабыз. Учак утының дөрләп янган телләре югарыга үрмәли. Күк йөзе инде бихисап йолдызлар белән чуарланган. Шул йолдызларга таба ... Читать дальше »
Просмотров: 691 | Добавил: Admin | Дата: 21.11.2011 | Комментарии (1)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...