Главная » 2011 » Ноябрь » 21 » Көмеш каләм:Аглиева Гөлназ Фоат кызы, ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы
19:15
Көмеш каләм:Аглиева Гөлназ Фоат кызы, ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы
Минем шәҗәрәм-минем нәсел тамырым.
 Үткәннәрне бәйләп торган
нәсел җебем-нәсел тамырым
 өзелмәсен!
    Шәҗәрәм - минем нәсел җебем. Төрки халыкларда борын-борыннан җиде бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте булган. Әби-бабаларыбыз яшәгән гомер- ул безнең милләтебезнең дә узган юлы, тарихы. Менә шуңа күрә дә үз нәселеңнең тамырларын белергә, белмәсәң, эзләп табарга кирәк.
    Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый. Җирдә аның кылган гамәлләре, әйтелгән васыятьләре, билгеле,нәселен дәвам иттерүче балалары кала. Мин дә үземнең хезмәтемне әби-бабайларым рухына багышлыйм.
    Безнең нәсел бик борынгы Мокан карт нәселенә барып тоташа. Мин инде- тугызынчы буын вәкиле. Мөслим районында урнашкан Салавыз Мухан авылының тарихы да ерак бабам исеме белән бәйле. Башкорт бае җәберләүгә түзә алмыйча, Мокан карт гүзәллеге белән бик күпләрне әсир иткән ямьле Ык буйларына килеп урнаша. Ул вакытта монда кара урман була. Ык та хәзерге кебек сай түгел, ә бик мул булып, текә ярлардан ташып чыгардай булып ага. Алар өч гаилә бик тату гына яши башлыйлар. Көнкүрешләре-киек аулау, Ык буйлап сал агызу. Шуңа күрә авылның исеме дә- Салавыз Мухан.
    Мокан карт улларына пәйгамбәрләр исеме бирә. Олы улы Гайсә- минем җиденче буын бабам. Бәлки шуңадыр безнең нәсел бик динле нәсел була. Әбиемнең әтисе-Кашап мулла, авылда гына түгел, ә күрше мәхәлләләрдә дә укымышлылыгы, кешелеклелеге белән аерылып торган. Иң беренчеләрдән булып, 1910нчы елда хатын-кызлар өчен мәдрәсә ача. Монда дин сабаклары белән беррәттән, арифметика, гарәпчә уку-язу дәресләре дә алып барыла. Сеңлесе- Фәрхенур абыстай да кызларга дәресләр бирә. Кызганычка каршы Кашап мулла озак яшәми. Карт әбиебез-чибәр абыстай Раузателҗинан истәлекләренә караганда, советлар аңа бу якты дөньяда барыбер әйбәтләп яшәргә ирек бирмәсләр иде.
    Революция шаукымы Кашапның балаларын төрле якларга тарата. Ә минем әбием Мәхтүмә- бабайның төпчек кызы-партияле, алдынгы укытучы Галиев Нурлыгаянга кияүгә чыгу сәбәпле генә, сөргенгә җибәрелми кала. Ләкин мулла кызына өйләнгән өчен Нурлыгаянны партиядән чыгаралар, ә аның гаиләсен бик еракка- Казан артына эшкә җибәрәләр.
    Ә менә әбиемнең энесе Мисбахка "мулла малае” ярлыгын күтәрү бик кыйммәткә төшә. Казанда пыяла заводында эшләгәндә, аны "халык дошманы” дип бер гаепсезгә төрмәгә ябалар. Ул анда ике ел утыра. Мисбах бабай үзе исән чакта сөйли иде: " Көндез йоклатмыйлар, төне буе бастырып торалар, гаепле икәнеңне танырга мәҗбүр итәләр.” Аллага шөкер, бабам бу авыр сынауны уза, аның исеме аклана. Соңыннан ул өч ел укытучылар әзерли торган институтта укый hәм 42 ел гомерен балалар укытуга багышлый. "Мәгариф отличнигы” hәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек була. Мисбах бабайның ике кызы бүгенге көндә дә мәгариф өлкәсендә хезмәт куялар.
     Әбием Мәхтүмә дә бик динле, укымышлы иде. Ләкин каhәр суккан сугыш аның сөеклесен- бабам Нурлыгаянны алып китә. Сугышка китеп берничә ай үтүгә хәбәрсез югалды дигән хат килә. Әби үзенең язган соңгы хатына җавап ала алмый. Ә бит ул хатта улы Фоат тууы турында язылган була. Бабам бу хәбәрне бедеме икән, безгә бу билгесез. Шулай да бер фактны әйтмичә кала алмыйм. Сугышта ничектер Нурлыгаян белән Мисбах очраша hәм алар бер- берсенә сүз бирәләр: "Кем исән-сау кайта, шул ике якның да балаларын тәрбияләргә булыша.” Мисбах бабай исән кала hәм әйткән сүзенә тугрылыклы була. Әбием энесе Мисбах, кайнатасы Габдрәхим ярдәме белән өч баласын аякка бастыра, өчесенә дә югары белем бирә. Нәселнең аксакалы буларак әбиемне барлык туганнар да хөрмәт итәләр, аның янына киңәшкә киләләр иде.
    Белемгә омтылышы шулкадәр көчле булгандыр инде әбиемнең, кулына эләккән бер генә китапны ычкындырмыйча, ай саен өйгә килә торган "Казан утлары” журналының бер битен дә калдырмыйча укып чыга иде. Аның еш кына әйтә торган сүзләре истә калган: " Бер генә үкенечем бар-русча белмәдем.”
     Төпчек улы Фоат –минем әтием дә бу нәселнең күренекле кешесе. Гомере буе мал табибы булып, хезмәтен авыл хуҗалыгына багышлаган шәхес. Әле хәзер дә , инде яше җитмешкә җитүгә карамастан, безнең төп нигездән авыл халкы өзелми. Килгән бөтен кешегә кирәк кадәр ярдәм итә, төпле киңәшләрен кызганмый.             
    Шәхсән үзем-мөгалимнәр нәселен дәвам итүче буларак-туган телебезне балаларыбызга өйрәтүдә бар көчемне куярга тырышам. Милләтебезнең киләчәге- без үстергән балаларда ләбаса.
     Борынгылар безгә төрле нәсихәтләр әйтеп калдырганнар. Шуларның берсен искә төшерәсе килә:” Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел калдыр.”Бу сүзләр безгә икеләтә бурыч өсти. Беренчесе- нәселең игелекле булсын өчен, син үзең игелекле булырга тиеш. Икенчесе- игелекле балалар тәрбияләргә тиешсең. Җиде буын бабаларыбызны эзләп табу, нәсел җебен ычкындырмау- үзе игелекле эш дип уйлыйм мин.
     Гомер уза, яңадан-яңа буыннар туа тора. Бездән соң килүче буыннар да безне барлап, искә алсыннар дисәк, ерак бабаларыбызны онытмыйк, hәрчак истә тотыйк, алар белән горурланыйк!
Просмотров: 1299 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.4/13
Всего комментариев: 151 2 »
15 Кашапова Рамиля  
0
Кызыбыз Гөлназ! Син гаиләбез шаҗәрәсен барлап, бик зур, әһәмиятле эш башкаргансың. Бу язмаңны укып, күңелебез нечкәрде. Нәселебез тарихына керерлек зур эш башкаргвнсың. Зур рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз!. Әтиең, әниең.

14 Милауша Гарипова  
0
Замечательное исследование, память сердца. Успехов в конкурсе. Желаю новых интересных исследовательских , творческих работ!

13 Айназ  
0
Бик матур шәҗәрә)) Бик ошады!

12 Энже  
0
Мне очень понравилось))) Болею за вас!

11 Гузелия  
0
Хөрмәтле Гөлназ Фоатовна! Бик эчтәлекле эш башкаргансыз, уңышлар сезгә.

10 Лэйсэния  
0
Хормэтле Голназ Фоатовна! Ерак туганнарыбызнын шэхси мисалы безне шуны буталчык заманда хэр узгэрешкэ объектив карарга, юрганга карап аякны сузарга, уз туреннэн утеп китмэскэ, зурларга хормэт белэн карарга, иманлы хэм эхлаклы булырга онди. Сезнен бу хезмэтегез безнен балаларыбызнын заман узгэрешлэренэ яраклаша торган, толерантлы шэхес булып формалашуына нигез булып тора. Рэхмэт сезгэ! Мослим гимназиясенен биология укытучысы Шабаева Лэйсэния Захир кызы.

9 Альбина Кашапова  
0
Гөлназ апа! Безнең нәсел турында язуың өчен бик зур рәхмәт! Сүзләрең күңелнең әллә кайсы җепләрен тарткалады; уткән чынбарлыкны укыгач, күзгә яшьләр килде. "Теге" заманның кырыслыгы, кешеләрнең бер-берсендә дошман күрүе - барысы да булган, коточкыч нәтиҗәләргә китергән. Бүген, үткәнгә карап, "Алла сакласын!" гына диясе кала.
"Үткәнне белмичә киләчәккә кереп булмый" диләр. Шул үткәнне бүгенге көнгә кадәр чәчми-түкми җиткергәнең өчен рәхмәт сиңа, Гөлназ апа! Сиңа иҗат уңышлары, тырыш һәм инсафлы укучылар гына телим!!!

8 Дилбэр  
0
Апам! Безнен нэселне дөньяга танытырга тырышканын очен зур рэхмэт. Нэсел шажэрэлэренен кайбер буыннарын мин эле белеп тэ бетермэгэнмен. Без синен белэн горурланабыз. Конкурста жинуенне телибез!

7 Алсу Фаиковна  
0
Хөрмәтле Гөлназ Фоатовна! Сезне бу сайтта күреп бик шатландым. Хезмәтегезне игътибар белән укып чыктым. Тирән эчтәлекле. Сезгә иҗат уңышлары телим.

6 Гарипова Гузель  
0
Я тоже желаю вам выиграть. Желаю вам удачи в конкурсе=)))

1-10 11-15
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...