Главная » 2011 » Ноябрь » 21 » Көмеш каләм:ТР Әлмәт шәhәре Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Камил Гайнетдинов
19:34
Көмеш каләм:ТР Әлмәт шәhәре Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Камил Гайнетдинов
Минем шәҗәрә
 Ерак бабайлардан килгән тамга,
 Безнең тамга- нәсел тамгабыз.
 Әткәемә килеп ирешкән ул
 Нәсел тере! Исән калганбыз!
 Сукбай каны түгел-  тамырыңда
 Борынгыдан килгән кан ага!
 Синең өчен нәсел кызармасын,
 Син дан өстә шушы тамгага!
                                         Зөлфәт.
     Минем нәсел шәҗәрәм бик ерак бабайларга барып тоташа. Әбием Мәмдүдә- бик укымышлы, динле кеше. Бу язмадагы бөтен истәлекләр аның күңел дәфтәреннән.
    Яза башлыйм карт бабамнан-әбиемнең әтисеннән hәм әнисеннән. Карт бабам-Габделхәмит, аның әтисе Мөхтәрулла. Мөхтәрулла бабам мулла була. Ул 58 яшендә кинәт эче авыртып үлеп китә.
    Габделхәмит бабай үлгәнче әбиемә сөйли торган була: "Әти үлмәгән булса, муллаларны сөргенгә сөргәндә аны да алып китәрләр иде, шунда атып үтергән булырлар иде”- дип. Карт бабам үзе дә Әлмәт районы Кәшер авылында кешеләрне хак дингә өндәп, 32 ел мулла хезмәтен башкара. Авыл халкы аны бик хөрмәт итә. Нинди генә авыр мәсьәләләр туса да, иң беренче чиратта аның янына киләләр, аның төпле киңәшләрен тыңлыйлар. Исән чагында ике тапкыр хаҗ кыла. Беренче тапкыр-1977нче елда - Коммунистлар вакытында Татарстаннан берүзе генә бара. "Бөтен Союздан 22 кеше генә бардык”- дип сөйли ул әбиемә. Икенче мәртәбә 85 яшендә изге юлга чыга ул. Мәмдүдә әбием карт бабамның сүзләрен хәзер безгә дә васыять итеп әйтә: "Динле кеше-Коръән буенча яшәгән кеше генә бәхетле була ала. Аллаhының барлыгына, берлегенә ышанып яшәгез, балаларым.” Бәлки шуңадыр да ул бик озын гомер юлы уза. Озак еллар тирә-юньдә атаклы умартачы булып эшли. Хәтта Мәскәүдә умартачылар күргәзмәсендә катнашырга насыйп була аңа. "Миңа hәрчак Алла үзе ярдәм бирде”- дип искә ала аның сүзләрен әбием.
    Габделхәмит бабамның кызы- минем Мәмдүдә әбием дә Аллаhы юлында. Биш вакыт намазын укып, булганына шөкер итеп яши. Ул әле- шагыйрә дә. Дини матур шигырьләр яза. Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итәм. Бәхет нәрсә? Бәхет кайда була?
Кайдан табып була бәхетне?
Эзли торгач таптым бәхетемне.
 Бәхет яткан икән - Коръәндә!
    Әбием безнең өчен үрнәк. Абыем Азат Казанда 4 ел мәдрәсәдә белем алды.Мин үзем дә мәчеткә йөреп, Коръән сүрәләрен ятлап намаз укырга өйрәндем. Хәзер hәр якшәмбе мәчеттә өйлә намазын калдырмаска тырышам. Әти-әнием миңа бик матур исем – Камил дип исем биргәннәр. Бу- чын мөселман исеме. Шагыйрь М.Юныс та бит: "Исем- ул синең нәселеңнең йөзе hәм байрагы”- дип юкка гына әйтмәгәндер. Менә шул горур исемгә тугрылыклы калып, әби-бабаларыбызның лаеклы алмашчысы буласым, нәсел агачыбызда якты йолдыз кебек янасым килә минем.
Просмотров: 691 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.8/5
Всего комментариев: 9
9 Танечка  
0
Камиль,мы в тебя верим!

8 Танечка  
0
так держать!!!

7 Галина  
0
умница!

6 рентикчерт  
0
отлично!

5 Гарипова Гузель  
0
Очень интересно, удачи тебе=)))

4 Рентак  
0
умница!!!

3 руселчерт  
0
молодец!утыр бишле

2 Гөлназ Фоатовна  
0
Камил! Без синең белән горурланабыз. Уңышлар юлдаш булсын!

1 Вильданова Лейсан Марсовна  
0
Кадерле Камил сине конкурста катнашуың белән котлыйм.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...