Главная » 2012 » Январь » 21 » "Көмеш каләм" №9 Зәринә ГЫЙНИАТУЛЛИНА, Татарстан, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы
16:26
"Көмеш каләм" №9 Зәринә ГЫЙНИАТУЛЛИНА, Татарстан, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы

Зәринә ГЫЙНИАТУЛЛИНА, Татарстан, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысыУкытучым – Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы 

Минем милләтем һәм  киләчәг

Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,

                                                 моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Г.Тукай

Тау астындагы куе урманлы, зәңгәр инешле, киң урамлы, үзара дустанә мөнәсәбәттә булган халыклы зур булмаган авылда дөньяга беренче авазымны салдым. Татар авылыннан hәм татар милләтеннән мин.

Безнең татар милләтеннән чыккан, халкыбызның йөзек кашы булган бик сәләтле шагыйрьләрен, язучыларын, җырчыларын hәм бүтән төрле hөнәр ияләрен санап китәргә була. Алар безнең халкыбызның биек үрләр яулавын hәм укымышлы, алга киткән халык булуыбызны раслый.

Татар халкы – бик тә тырыш, уңган халык. Минем бер генә мисал китереп үтәсем килә. Шул ук кечкенә татар авылын күз алдына китерик. Игътибар иткәнегез бармы икән, нинди матур, күркәм безнең татар авыллары. Берсеннән-берсе  матур, җыйнак, пөхтә булган кечкенә йортлар, аларны нинди генә төсләргә буямыйлар. Ул тәрәзә өрлекләре, капкалар, коймаларга нинди генә бизәкләр кунмаган: аккошлар, күгәрченнәр, чәчәкләр дисеңме, аларны бит  hәр авылның үз остасы алтын куллары белән барлык йөрәк җылысын өреп ясый. Бер бизәк беркайчан да икенчесенә охшамаган булыр. Авыл уртасында ераклардан күренеп мәчет балкый, бар киңлеккә ишеттереп, мулла абзый азан әйтә, аңа кушылып, таң әтәчләре үзләренең барлыгын тамак ярып белдертә. Ишетәсезме??? Ә мин бу мохиттә үстем hәм бу матурлык, бу аhәңлелек бары тик безнең татар авылларында гына.

Быел мин туган ягымнан, туган нигеземнән китәргә мәҗбүр булдым. Мәктәпне тәмамлаганга түгел, мин әле 8 нче сыйныфта гына белем алам, ә яраткан мәктәбебезгә ябылу куркынычы янаганга күрә. Килеп чыккан бу зур проблема минем өчен генә түгел, бик күп укучы балалар hәм аларның ата-аналарының ишеген какты. Безнең районда да бик күп мәктәпләрне ябу очраклары булды hәм бу, минемчә, бик зур хата, аяныч хәл. Башта мәктәп, аннан балалар бакчасы, шифаханә, китапханә... hәм авыл "үлде” дигән сүз. Кадерле җитәкчеләребез, нишлисез сез, аңыгызга килегез, үзегез туып-үскән авылыгыз, туган йортыгыз ни хәлдә? Татар милләте белән ниләр булыр?

Тагын бер борчыган проблеманы әйтми булдыра алмыйм, ул – безнең милли телебез, татар теленең җәмгыятьтә тоткан урыны.

Бер көнне миңа әти-әнием белән Яңа гасыр каналыннан "Семь дней” дигән атналык күзәтү тапшыруын карарга туры килде. Тапшыру Швецария дәүләтенең Женева шәhәрендәге милли мәктәпләргә багышланган иде. Мине иң кызыктырганы шул, бу дәүләттә өч тел: инглиз, француз  hәм немец  телләре дәүләт теле дип игълан ителгән. Шушы өч телне белү мәҗбүри, ә инде белмәсәң, сине бу дәүләттә бернинди оешма да эшкә алмаячак. Һәм  hәр ата-ана үзенең баласына кечкенәдән үк шушы телләрне өйрәтә, балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә бу телләргә бик зур игътибар бирәләр.

Дәүләт теле булып рус hәм татар теле саналган безнең Татарстаныбызда татар теленә игътибар җитмәү йөрәкне әрнетә. Без татар балалары тырышып-тырмашып рус телендә сөйләшкәндә, рус балалары татар телендә "исәнмесез” сүзеннән башка бер сүз дә белми, белергә дә теләми.

Ләкин мин өметемне өзмим, чөнки без татарлар, татар балалары, киләчәк буын, барысын да кулыбыздан килгәнчә үзгәртергә тырышырбыз. Без бит бик күп hәм без авырлыклар алдында баш имәячәкбез.

Килер бер көн, татар авыллары гөрләп торыр, кичке уеннарда, Сабантуйларында, милли бәйрәмнәребездә гармун тавышы, татар моңы яңгырар. Безнең милли киемнәребез – чигүле калфакларыбыз, күз явын алырдай булган алъяпкычларыбыз, озын толымнарына чуклы чулпылар таккан зифа татар кызларын бизәр. Гореф-гадәтләребез, безнең татар милләтенең йолалары беркайчан да онытылмас. Һәм без, курыкмыйча, саф татар телендә аралашырбыз. Без бит татар яшьләре, татар балалары.

 

Просмотров: 785 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...