Главная » 2012 » Январь » 21 » "Көмеш каләм" №8 Таҗетдинов Илнар Әнвәр улы Батыр районы Озын Куак урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
16:19
"Көмеш каләм" №8 Таҗетдинов Илнар Әнвәр улы Батыр районы Озын Куак урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Минем милләтем һәм киләчәгем. №2

Мин, Таҗетдинов Илнар Әнвәр улы Батыр районы  Озын Куак   урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, "Көмеш каләм” бәйгесенә иншамны җибәрергә булдым. Укытычым – Таҗетдинова Гөлнара Шәйдулла кызы.

   Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.

   Мин дә кечкенәдән әни назын тоеп үсәм.  Әниемнең "Туган – үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны ярат. Ата-баба нигезен онытма!” сүзләре  хәтеремә уелып язылганнар. Үземә җырлаган бишек җырларын хәтерләп бетермәсәм дә, әниемнең сеңелем Әдиләгә җырлаганын күрдем һәм ишеттем.

-   Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла...

Әйдә агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә, әлеге бишек җырларын  багышлаган чагында безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак  ярларына китерсен, иң кадерле кешеләребез – әниләребезнең бишек янында үткәргән йокысыз төннәрен, әтиләребезнең безне сагынып эштән кайткан минутларын, әбекәйләребезнең безне яратып сөйгән йомшак кулларын, апа-абыйларның игътибарын искә төшерсен, иң кадерле кешеләребезгә карата мөнәсәбәтләребезне яхшыртсын.

   Бишек җырын җырлаганны тыңлап шуны аңлыйсың, әлеге җырлар аша сабый кабат матурлык, үз халкының рухи теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләре белән очраша. Бу җырларда назлап, яратып эндәшү сүзләре күп. Һәрьяклап ярдәмгә мохтаҗ сабый әлеге сүзләрдән җанына ләззәтләнү таба, рухи байлык татый.

   Бала үсә, үскән саен тәрбия чаралары да төрләнә бара. Такмаклар әйтеп уяту, үчти-үчти итеп сикертү, тәпи йөрергә, биергә өйрәтү, тел ачтыру – һәммәсе балаларны рухи яктан баета. Боларның барсын да күрдек, ишеттек, өйрәндек. Әниемә зур рәхмәт. Әнием безгә туган телебездә белем һәм тәрбия бирде, җырларга да ярата. Бәлки шуңадыр мин татар җырларын бик яратып тыңлыйм һәм җырлыйм. Татар биюләрен  яратып биим. "Мин-татар!” – дип горурланып әйтә алам.

                          

    Туган телне күңел гөле итеп,

    Саф көенчә сакла гомергә.

     Рухи кыйблаң булсын Тукай моңы,

     Илең йөрсен уйда, күңелдә.

    Туган телем язмышы – милләт язмышы. Чөнки тел – халыкның бөтен  яшәү гомерендә тапкан һәм табынган иң кадерлесе – зиһен байлыгы.Һәр милләт кешесе өчен " Иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел”. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен без үзебезнең татар телен белергә тиешбез.

Үз халкыңның үткәнен, телен, гореф - гадәтләрен белмәгән буынның киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән мин тулысынча килешәм. Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын,  йолаларын, халык авыз иҗатын белү мәдәниятле кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә үз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта. 

Просмотров: 570 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...