Главная » 2012 » Январь » 17 » "Көмеш каләм" №4.Батыр районы Озын Куак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сәнҗапова Динәнең эпистоляр стильдәге иҗади эше
13:21
"Көмеш каләм" №4.Батыр районы Озын Куак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сәнҗапова Динәнең эпистоляр стильдәге иҗади эше

Милләтем, киләчәгем.

Батыр районы Озын Куак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сәнҗапова Динәнең эпистоляр стильдәге иҗади эше. Укытучым Таҗетдинова Зөлфирә Шәйхулла кызы.

Исәнмесез, милләттәшләрем!

Сезгә бу хат юлларын Озын Куак авылының нечкә күңелле бер баласы яза. Хат язуга керешкинчә, Габдулла Тукайның татар гимнына әверелгән " Туган тел”е юлларын юллыйсым килә:

" И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән,

И туган тел!  Һәрвакытта ярдәмең берлән синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам,

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!”

Кабат бу юлларны укып аларны тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Мондый кеше берсүзсез эшләргә дә, укырга да сәләтле була. Шушы бәхетне югалтмас өчен генә дә бу үзебезнең татар телен белергә һәм сакларга тиешбез. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз. Бала иң беренче ана телен ишетә, шуның өчен дә ана теле яңгырашы белән колакны назлый, ягымлылыгы белән ул күңелне юата, тәэсирлеге белән изгелек хисләре уята һәм тәрбияли. Ягымлы ана теле – бигрәктә безнең өчен аң, белем һәм тәрбия бирүче иң шифалы чишмә. Милләт- халыкның яшәү формасы. Милләтнең төп күрке – тел һәм моң. Тел милләт белән бергә туа, бергә үсә һәм яши.

        Татар теле – минем тел. Аны бабаларыбыз меңләгән еллар буенча өф итеп саклап, буыннан буынга тапшырып килгән. Халкыбыз телебезне яшәү гомерендә югалтмыйча безгә җиткерде. Бу байлыкны күз карасыдай саклап, киләсе буынга тапшыру-һәрбер кешесенең иң изге бурычы. Үзем авылда яшим һәм тел, культура, дин миңа бик якын. Мин – татар һәм татар булып каласым килә. Минем өчен үз милләтемнең теле, культурасы, дине мөһимрәк. Алар башка халыкныкыннан бер дә ким түгел. Тик мине яшьләрнең күпләп-күпләп урыс теленә күчүе борчый. Бу һәр җирдә, хәтта Татарстан шәһәрләрендә дә шулай. Әлбәттә, яшәр өчен, эшләр өчен һәм бигрәктә илебездә лаеклы урын тотар өчен урыс телен урыстан яхшырак белергә кирәк.

 Инглиз теле дә бөтен дөньяга ургылып тарала, яңадан-яңа илләрне биләп бара. Башка тел өстенлек итеп, үзебезнең телебез кухня теле булып калмый күрсен иде. Әйе, урыс, инглиз яки башка Европа телен белергә дә кирәк. Аларны да белсәң югалмыйсың инде анысы. Ә иң элек инде без үз телебезне белергә бурычлы.  Бу юлларны язганда бөек кешеләрнең тел турында әйтелгән сүзләре искә төшә. " Кил, өйрән, әй туган, башка бер телне - бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер”. ( Дәрдемәнд)

" Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү-тиеш”. ( Г. Ибраһимов)

" Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел”. ( С. Максуди)

  Ә минемчә,  ана телеңне дә, милли культураңны да белмисең икән, синең бу дөньяда беркемгә дә кирәгең юк. Милли телсез калган халыклар да бар. Боларны без еш ишетәбез һәм күрәбез. Тел яшәсә, милләт яши, милләт яшәсә, милли горурлык яши, ә милли горурлык – иң көчле тәрбия һәм сәләт чишмәсе. Димәк, татар халкы да, барлык халыклар кебек үк, үзенең телен, моңын, динен белергә тиеш. Шунда гына безне башка милләт кешеләре хөрмәт итәр һәм бездә милли горурлык булыр.

      Онытмагыз! Туган тел, туган җир, ата-ана сүзләре бер дәрәҗәдә тора торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Шуңа күрә дә минем тирән инануымча, телебез, милләтебез, динебез сакланыр һәм үсәр.  Дөньяның ямен, тормышның тәмен, табигатьнең матурлыгын тоеп яшик. Тулы гаиләләрдә яшь сабыйлар шаркылдасын, "әни” дип теле ана телендә ачылсын, әнисенең туган телдә бишек җырын ишетсен. Шул бишек җырлары аша үз халкының рухы белән очрашсын. Хатымны Г.Ибраһимов сүзләре белән тәмамлыйм әле: " Сабыйның рухы ни бирсәң, шуны алыр. Бала иң элек үз халкының хәрефләрен күрсен, үз авазын ишетсен, үз сүзләрен, үз җөмләләрен тикшерсен. Кечкенә куллары иң элек ана теленең сүзләрен язсын. Сабый йөрәгендә алар тирән эз салачак һәм шул беренче нигез булачак. Сабыйның акылы икенче урында тора. Һәр нәрсәне ул тойгысы белән каршы ала . Иң элек укыган әкиятләре үз телендә булсын, иң элек ишеткән вакыйгалары, иң элек исемен күргән язучылары үз халкыннан булсын”.

        Дөньяда тынычлыклар булып, милләтебез гел алга барсын!

 

Просмотров: 768 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...