Главная » 2012 » Январь » 9 » "Көмеш каләм" Мөхәммәтҗанова Алия Әсгать кызы Апас районы Биеш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы
20:09
"Көмеш каләм" Мөхәммәтҗанова Алия Әсгать кызы Апас районы Биеш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Минем милләтем һәм киләчәгем.                                                                                                                

                         Милләтнең бер бөртеге мин, бер гөле.

                         Бөек тел ул туган телем, татар теле.

                          Ышанычым, таянычым ислам дине.

                        Горурлыгым һәм шатлыгым- туган җирем..                                                                                                         Хисамова Фирая

   Үземнең иншамны мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисамова  Фирая Мөхәммәт кызының шигырь юллары белән  башлап җибәрүем юкка гына түгел. Чөнки тел һәм әдәбият дәресләрендә бу темаларга бик еш тукталабыз. Шушы дәресләрдә безнең рухыбыз байый, бездә әхлакый сыйфатлар тәрбияләнә, сөйләмебез һәм язма телебез камилләшә. Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәптә аны тиешенчә үзләштерү — изге бурыч.

  Туган тел төшенчәсенә  зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган  җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге Һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа  күрә халык аны ана теле дип  атый.  

  Милләт яшәп калсын өчен, телне дә динне дә уртак алып барырга кирәк. Дингә генә басым ясалса, халык югалырга мөмкин.  Горурланып сөйли торган телебез бар, үзебезнең халыкка гына хас гореф-гадәтләр бар. Телне генә калдырып, динне онытабыз икән, без шулай ук югалырга мөмкин. Телебезне, динебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия булуын һәрберебез яхшы аңлыйбыз. Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз. Кабат укытучымның шигыренә тукталам.

Алинә татар булса да,

Һич сөйләшми татарча,

Әти-әнисенә дә,

Ул эндәшә русча.

Зачем миңа  дәү әниләр

Кызым да кызым диләр.

Мин русча сораганда,

Миңа ответ бирмиләр.

После школы я, мамочка,

Не останусь авылда.

Русча гына сөйләшәләр,

В городе Казанда.

Поэтому хәзердән үк,

Мин русча сөйләшәм.

Шуңа күрә әтигә дә,

Мин папа дип эндәшәм.

Потом миңа легко булыр

Шәһәрдә яшәүләре.

Авылда яшәп беркем дә

Әле рәхәт күрмәде.

Әнисе  кызын тыңлап тора да, йөрәге әрнеп,  сөйли башлый:

И, кадерле балакаем,

Син дөрес уйламыйсың.

Үз телен белмәгәннәр

Тормышта уңамы соң?

Үз телен оныткан бала

Һичкайчан рәхәт күрмәс.

Ана телен белмәгәннәр,

Башка телне дә белмәс.

Рәнҗетмә безне балакай,

Хурлама телебезне.

Бәхетле яшәрсең бары

Яхшы белсәң телеңне.

Бөек Тукай дан җырлаган

Изге туган теленә.

Кешенең кем икәнлеге

Теленнән үк күренә.

   Минем дусларым арасында Алинә кебек кызлар юк, бәхеткә. Без рус мәктәбендә укысак та, саф татарча, үз ана телебездә матур итеп аралашабыз. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Киләчәктә дә икенче яртыбызның бары тик татар булуын  телибез. Балаларыбызга да чын татар исемнәрен генә кушып, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләребезне сөендереп яшәсәк иде. Без толерантлык төшенчәсен дә аңлап, дөрес яшибез. Башка милләтләрне дә хөрмәт итәбез. Тик үз телебез, үз милләтебез безгә газиз. Ул бит ана сөте белән кергән. Кайда гына яшәсәм дә, нинди генә һөнәр иясе булсам да, мин үз туган телемдә сөйләшәчәкмен. Телем, динем, милләтем белән чиксез горурланачакмын. Милләтне образлы итеп, үсеп утыра торган агачка тиңлиләр. Әгәр агач таза, нык тамырлы булса, озак яши, киресенчә, агач чери башлаган тамырлы булса, аның коруын гына көтәргә кала. Әлбәттә, агачның ниндилеге аның тамырына бәйле. Милләт агачын яшәтүче элементлар: кешеләрнең милли үзаңы югары булу, милләтнең үсеш, яшәеш, иҗтимагый-сәяси тарихы, гореф-гадәтләре, теле. Татар теле татар халкын берләштерүче зур көч булырга тиеш. Кешенең үз туган телен яхшы белүе аның үз иленә, теленә, халкына, ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте, хөрмәте турында да сөйли. Халык үз телен никадәр күтәрсә, үстерсә, башка халыклар арасында шулкадәр зуррак абруй казана. Без телебезне сакларга, тагын да үстерергә, баетырга тиешбез.

"Халкым минем” , "Татарлар” тапшыруларын бик яратып карыйм. Кая гына сибелмәгән татар халкы. Кайда  гына яшәсә дә горур ул, тырыш ул, моңлы ул.

    Инде иншамны Г.Тукай сүзләре белән төгәллим. "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”.

  Әдәбиятның чишмә башы булган Тукайның иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышлаган бит. 

  Мин, Мөхәммәтҗанова Алия Әсгать кызы Апас районы Биеш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы. Һәммәгезне дә иске Яңа ел белән котлыйм. Сәламәтлек, уңышлар телим. Сез оештырган 2 нче төбәкара "Көмеш каләм” бәйгесендә катнаштым. Татар теле һәм әдәбияты укытучым Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы бик иҗади кеше, үзе дә тик тормас, безне дә тик тотмый. Менә яңа бәйгедә катнашырга кинәш бирде. Мин бик теләп, инша яздым.

 

Просмотров: 677 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...