Главная » 2012 » Январь » 26 » "Көмеш каләм" №23 Алия Биктимирова, Илексаз мәктәбенең 3 класс укучысы
06:12
"Көмеш каләм" №23 Алия Биктимирова, Илексаз мәктәбенең 3 класс укучысы

Җәмгыятебезнең күпчелек өлешен тәшкил итүче яшьләрнең тәртибе, үз-үзен тотышы, әхлагы бүгенге көндә кемне генә борчымый икән?  Яшьтәшләрем арасында сүлпәнлек, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият китапларыннан бизү, яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе бик күңелсез күренеш. Өлкәннәр тарафыннан минем шәхсән үземә һәм яшьтәшләремә карата да шактый кырыс, кинаяле сүзләр ишетергә туры килә.

    Без, яшьләр, бу кисәтүләрне артык өйрәтү, искелекне тагу, юкка бәйләнү дип кабул итсәк тә, җәмгыятьнең тотрыксыз әхлагы, татар халкының киләчәге, милләтебез язмышы безне дә бик борчый. Минемчә, киләчәк кешесе алдынгы карашлы, зыялы, белемле, милләте өчен җаваплы, дини белемле һәм теле камил булган шәхес булырга тиеш.

  Менә шушы асыл сыйфатларны үзеңдә булдыру, тәрбияләүдә һичшиксез якташыбыз, күренекле фикер иясе, мәгърифәтче-галим, педагог, язучы Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре тормышта таяну ноктасын югалткан кешеләргә, аеруча яшьләргә ярдәмгә килер. Аларга гасырлар буена сыналган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл, тапкыр фикер, үзенчәлекле, беркайчан да актуальлеген югалтмый торган үзенчәлекле тәрбия алымнары тупланган. Бүгенге әдәпсезлык, дорфалык, гамьсезлек, эчкечелек, вәхшилек чәчәк аткан вакытта яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калучы бердәнбер юл – ул да булса әхлак тәрбиясе. Без мәктәптә дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда Р.Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнәбез һәм шулар нигезендә үзебезне рухи яктан баетабыз.  

   Татар телен югалтмыйча саклау, аны үстерү һәм үзебездән соң килгән буыннарга тапшыру – бүгенге яшьләрнең төп бурычыдыр, минемчә. Телне саклыйбыз икән, милләт тә саклана, үсә дигән сүз.

Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: әйдәгез, күз карасыдай якын, кадерле булган телебезне – милләтебезне югалтмыйк! Килер буыннарга тапшырыйк!

Алия Биктимирова, Илексаз мәктәбенең 3 класс укучысы (укытучысы Зилә Әкмал кызы Хуҗина)

Просмотров: 542 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...