20:39 "Көмеш каләм" №5Алексеевск районы, Родники урта мәктәбе, Рәхмәтуллина Рәмзия Рафикъ кызы. |
Туган телем - татар теле. Мин сүземне гади генә җөмләдән башлап җибәрәм. Мин татар кызы. Димәк, туган телем - татар теле. Горурланам һәм шатланам татар милләтеннән булуым белән. Шушы телем- әниемнең теләге. Әнием үзенең сөйләмендә бик еш кына мәкальләр куллана.Шуңа да ул миңа:”Саклый алсаң телеңне – мәңгелек фатихам. Җуйсаң, сатсаң – күкрәк сөтем хәрәм!...”,-дия. Телем ярдәме белән мин йөрәккәемнең уйларын дөньяга әйтә беләм. Иң изге хисләремне мин туган телдә аңлатам. Туган телемдә үткәнем, бүгенем белән аңлашам. Үз телемдә белем алдым. Туган телем татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул – мул сүзлек хәзинәсе, бай тел. Үз телеңне белмәү, аны сакламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Татар халкының әдәп–кагыйдәләрен, гореф–гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын, биюләрен миңа әнием белән әбием үз телләрендә өйрәтте. Татар җырларын бик яратып тыңлыйм һәм җырлыйм. Татар биюләрен яратып биим. Мин бөек татар телемне бик тә яратам һәм хөрмәт итәм. Язмамда әйтергә теләгән фикерем шул: беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел, үз хокукларыбызны кысарга без беркемгә ирек бирергә тиеш түгел! Үзебез менә шундый горур, гайрәтле, иманлы һәм тәвәккәл булсак, безне беркем дә җиңә алмас. |
|
Всего комментариев: 2 | |
| |