20:18 "Көмеш каләм" №21ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 7Э сыйныф укучысы Гыйләҗев Айнур |
21Милләтем,киләчәгем. Татар иле Татарстан, Син яңадан калыктың. Син-рухы,көче,намусы Татар дигән халыкның... Милләт яшәп калсын өчеп телне белергә кирәк. Горурланып сөйли торган телебез бар, үзебезнең халыкка гына хас гореф-гадәтләр бар. Телебезне, саклап калуның киләчәк буеннар өчен нинди әhәмияткә ия булуын hәрберебез яхшы аңлыйбыз. Әгәр дә телебезгә, хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге hәм кадерле сүз. Ул телне шуңа курә туган тел дип атыйларга да.Ул телгә баланы аның иң газиз иң якын кешесе – анасы өйрәтә,иркәли.Шуңа күрә халык аны ана теле дип атый. Мин рус мәктәбендә укысам да,саф татарча,үз ана телебездә матур итеп аралашам.Үземнең татар булуым белән горурланам.Кайда гына яшәсәм дә,нинди генә hөнәр иясе булсам да, мин үз туган телемдә сөйләшергә тырышырмын. Телем ,милләтем белән чиксез горурланам. Милләтне образлы итеп,үсеп утыра торган агачка тиңлиләр. Әгәр агач таза,нык тамырлы булса, озак яши,киресенчә, агач таза,нык тамырлы булмаса, аның коруын гына көтәргә кала. Татар теле татар халкын берләштерүче зур көч булырга тиеш.Кешенең үз туган телен яхшы белүе аның үз иленә,теленә,халкына,ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте,хөрмәте турында да сөйли.Без телебезне сакларга,тагын да үстерергә ,баетырга тиешбез.Илен,телен,гореф-гадәтләрен,халкын хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була.Иң асыл сыйфатыбыз булган кешелеклелекне югалтмыйк! ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 7Э сыйныф укучысы Гыйләҗев Айнур, Укытучысы: Максутова Алсу Фаик кызы |
|
Всего комментариев: 2 | |||
| |||