Главная » 2012 » Январь » 31 » "көмеш каләм" №43Кукмара кичке (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Загриева Ләйсән Рафаэль кызы.
11:08
"көмеш каләм" №43Кукмара кичке (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Загриева Ләйсән Рафаэль кызы.

Милләтем, киләчәгем. "Син каян?”-дип сорый киләчәгем. "Татар яши!”-дигән өйдән мин. И.Юзеев. Әйе, татар яши, татар яшиячәк. Тел, Рух вә Иман, Моң-болар милләтебезнең яшәеш нигезен тәшкил итүче бердәм өч көч һәм төп таяну ноктасы да. Бүгенге авыр заманда туган телебезне- татар телен саклап кала алдык. Кылычка - кылыч килеп сугышмыйча да, иминлекне ныгыту- ул тарихи үткәнебезне, хәтеребезне яңарту, рухи чистарыну һәм телебезне, моңыбызны югалтмау. Халкым бүген иманга кайта. Мәчет-мәдрәсәләр яңартыла. Димәк, тарих, үткәнебез югалмый. Үткәне югалмаган халыкның киләчәге, һичшиксез, бар бит ул. Уйсыз- телсез яшәтү өчен бөтен шартлар тудырылган дөньяда яшәсәк тә, бүгенге яшьләребез моңга тартыла һәм аларның саны көннән –көн арта бара. Үз җырын җырларга, үз көен көйләргә тырыша халкым. Бу инде милли аңның уяна башлап, үсеш халәтенә керүе дигән сүз. Тел ул- һәртөрле милләтнең нигез ташы. Нигез ташы була икән бу милләт әкрен-әкрен генә булса да өскә күтәрелә, үсә дигән сүз. Милләткә бәяне чор бирә. Без ата- бабаларыбыздан калган тарих белән мактана алабыз. Музейларда йөргәндә борынгыдан сакланып калган истәлекләргә карап горурланабыз. Ләкин күңелгә бер уй килә. Без картаябыз. Ә бездән соң тарихта нәрсә кала соң? Ерак тарихыбызда без сызымын сызган биналар, без төзегән очкычлар, без уйлап тапкан ачышлар, без туган телебездә язган китаплар һәм без үстергән акыллы балалар кала. Алар да бит татар милләте исемен йөртәчәкләр. Һәм шушы кара туфракларны, урман шаулаган киңлекләрне, иген үскән кырларны, елгаларны күрәчәк. Җир-анабыз бүгенге кешедән реаль эшләр көтә. Милләтебез безгә шәфкать күзе белән карый. Киләчәгебезнең имин, бәхетле булуын тели алар. Милләтебез безне үстергән, безгә белем, һөнәр биргән икән, без шул белемнәрне аны саклап калуга файдаланырга тиеш. Ана телебездә китаплар язарга, фәнни ачышларыбызны игълан итәргә һәм үз милләтебезнең теле булган татар теленә балаларыбызны өйрәтергә тиешбез. Болар барысы да безнең милләтебез каршында иң изге бурычыбыз. Кеше бишектә үзен тирбәткән, сөтен имезгән анасын бервакытта да онытмаган, аны картлыгында тәрбияләп соңгы юлга озаткан. Шулай булгач ул үзен олы юлга чыгарган, моңын, телен, күңел җылысын биргән зур әнкәсен-милләтен дә онытырга тиеш түгел. Болар бар да үтәлгәндә мин милләтемнең бәхетле киләчәгенә ышанам. Элекке заманнарда милләтебезне юкка чыгаруны максат итеп куйган һәр басып алучы-буйсындыручы- иң элек аның рухын сындырырга тырышкан. Мөстәкыйль дәүләтле халкымны Явыз Иван ирегеннән мәхрүм иткән, чукындырып, иманын тартып алырга теләгән. Ләкин халкым үзенең иманын, рухын, йөзен саклап кала алган.”Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен”-дип язып калдырган күренекле мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин. Тарихыбыз, үткәнебез белән кызыксынып, күңелебездә үз милләтебезгә хезмәт итү ялкыны белән янып яшик. "Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөняга мәңге торып вә башка млләтләр берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез”-дип язган икән остазыбыз, үзебезнең мөмкинлекләрдән ахыргача файдаланырга кирәк. Күзләремне ачты минем, Иркәләде үз телем Үз телем яктыртты юлны, Үз телем бирде белем. Әйе, кемнәрдер әйтер: "Татар теленең киләчәге юк, аның белән кая барып була?”- дияр. Ләкин мин горурланып әйтәм: бар минем телемнең киләчәге! Мин үзем саф татар телендә белем алган авыл кызы, университетның татар теле бүлеген тәмамлап, яраткан мәктәбемдә, яраткан укучыларыма татар теленең серләрен аңлатам. Телебезне саклап калу, аны үстерү, укучыларыма аның матурлыгын, аһәңлелеген күрсәтү-ул минем изге бурычым. Әгәр без үз телебезне саклый һәм яклый алсак-бу безнең милләтебезнең киләчәге. Милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. Аңла, балам... Илләр, телләр, диннәр алмашына – Ниләр көтә адәм баласын? Аңла, балам, сине үзең итеп Туган телең саклап каласын. С. Әхмәтҗанова Татарстан Республикасы, Кукмара муниципаль районы,Кукмара кичке (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Загриева Ләйсән Рафаэль кызы.

Просмотров: 694 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...