Главная » 2012 » Январь » 15 » "Көмеш каләм" №2, Гөләндәм Хәлиуллина, Сарман районы Илексаз мәктәбе, татар теле укытучысы
09:51
"Көмеш каләм" №2, Гөләндәм Хәлиуллина, Сарман районы Илексаз мәктәбе, татар теле укытучысы

      Милләт язмышы  бүген бик күпләрне борчый. Киләчәктә ана телебез югалмасмы? Милли җанлы яшьләребезнең саны елдан – ел кимемәсме?

      Милләт язмышын елга язмышы белән чагыштырыр идем мин. Тау астыннан салкын сулы, шифалы чишмә челтерәп чыга һәм, юлын дәвам иттереп,  зур елгага кушыла. Вакыт белән бергә елга аккан да аккан. Көннәр, айлар, еллар үтә, буын арты буын алмашына. Кешеләрнең комсызлыгы, игътибарсызлыгы аркасында бу елганың суы кимеп, пычранган.                 Элек тирәннән үк елтырап күренгән чуерташлар хәзер, елга өстен           каплап алган нефть калдыклары астында калып, бөтенләй юкка      чыкканнар.
      Елганы елга иткән саф су кимегән кебек, татар халкы арасында да үз телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын бөтен нечкәлекләренә кадәр белүчеләр саны көннән-көн кими бара. Болганган елга өстенә җәелгән нефть калдыклары ялтырагандай, татар булуларына кимсенгән, укымышсыз кешеләр дә арабызда юк түгел.

       Бүгенге көндә ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тоеп укыган укучылар саны бик азайды; матур әдәбиятны, әдәби китапларны укучылар бөтенләй юк дәрәҗәдә. Ә бит китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Китап—татар өчен яшәү символы ул! Тел хәзинәсе сагында торган язучыларыбыз моны яхшы аңлыйлар. Халык язучысы Нурихан Фәттах болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе—йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым.» Минем уйлавымча, мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә, һәр затта булырга тиеш.

Без, яшьләр, киләчәктә мәшһүр галимебез хыялланган, ул күрергә теләгән бөтен яктан да үрнәк балалар булып җитешик һәм халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык, зур шәхесләр булып үсик. Илен, телен, гореф-гадәтләрен, халкын хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була.  Иң  асыл сыйфатыбыз  булган кешелеклелекне югалтмыйк!

Ходай һәр кешене телле итеп ярата. Әти-әнинең бурычы шул телне дөрес, матур итеп балага җиткерү һәм сеңдерү. «Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көләгән», дип яза Г.Тукай. Димәк, телебез балага бишектә үк сеңә. Һәр ата-ана баласын иң беренче үз газиз туган теле белән таныштырырга, шул телне бала күңеленә сеңдерергә бурычлы. Аннан соң гаилә телне баетырга, аны яшәү коралына әверелдерергә тиеш. Тел гаиләдә яшәү коралына әверелсен өчен, әти-әни үзара балалары белән бары тик туган телдә аралашырга, туган телнең матурлыгын күрсәтә белергә, тирән мәгънәсен тоемларга омтылса яхшы була.

     Бүгенге 21 нче гасыр татар гаиләсе, анын яшәү коралы нинди? Әлбәттә, әгәр әлеге гаилә чын татар авылында икән, бу очракта куркыныч янамый. Ә инде авылдан читкәрәк китәбез икән, әлеге мәсәлә катлаулана. Күпчелек гаиләләрдә үзләре татар милләтеннән, татар телен яхшы белүгә карамастан ата-ана үзара рус телендә сөйләшә. Әгәр дә ата-ана башка телдә аралаша икән, аларның балалары да шул телгә күнегә. Аларга тумыштан бирелгән тел, ачылмастан, йомыла.

     Тел — ананың балага биргән иң зур бүләге. Ул — байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләргә, сакларга кирәк.              Байлыкның, хәзинәнең файдасын күреп яши белмәсән, ул тиз                   исраф ителә. Аны югалту да бик тиз. Әгәр дә шушы байлыкны              югалтабыз икән халык халык булып яшәүдән туктый. Юкка гына            «Теле барлар—халык булган, теле юклар   балык булган» дип әйтмәгәннәр.
      Бүгенге көндә телебезне, милли йөзебезне саклап калу өчен байтак эш башкарыла. Ләкин татар телендә белем бирүче мәктәпләр, балалар бакчалары, татар сыйныфлары ачылу гына  милләтебезне  саклап кала алырмы? Бу уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар халкына мөрәҗәгате күңелгә килә: "Ата-бабаларын, тарихи тамырларын оныткан халыкның  киләчәге  юк. Язмыш кушуы буенча татарлар, бөтен дөньяга таралып, БДБ илләрендә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә яшиләр. Татар халкы бердәм булганда гына,  милләтнең  көчен, бай мәдәниятен, телен саклап кала алачак".

      Әйе,  милләт  — ана теле булган халык. Дөньяның төрле тарафларына сибелгән халкымның таянычы, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле хәзинәсе — татар теле бар. Изгедән изге нәрсәсе — теленә кагылу белән беркайчан да риза булмады татар һәм булмас та! Язмыш ничек кенә кыйнаса да, җәберләсә дә, татар халкы үзенең илаһи көчен, рухи ныклыгын, газиз телен саклап калыр, бүленмәс һәм бердәм булып, башка  милләтләр  арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкыр!

      Әлегә нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: тел -милләт сакчысы. Тел бетсә, милләт тә бетә. Менә шуның өчен гаиләдә тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш. Милләтебезнең киләчәген кайгыртып, аны сакларга һәм үстерергә тиеш без.

          Йодрык - төен. Ул язылса - аерылыр бармаклары…

          Өчпочмаклар булып калыр - өзсәң йолдыз канатларын.…

          Бүлсәң бишкә бер халыкны аннан — исем калыр бары…

Гөләндәм Хәлиуллина, Сарман районы Илексаз мәктәбе, татар теле укытучысы

Просмотров: 921 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...