Главная » 2012 » Январь » 26 » "Көмеш каләм" №26 Татарстан, Алексеевск районы, Родники урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Рәхмәтуллина Рәмзия Рафикъ кызы
22:40
"Көмеш каләм" №26 Татарстан, Алексеевск районы, Родники урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Рәхмәтуллина Рәмзия Рафикъ кызы
Тел-милләт сакчысы. 2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула. Әлеге басма Россия императрицасы Екатерина II 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендәге литерлар өчен рәсемнәр татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә киләчәктә Коръәннең мәшһүр "Казан басмасы” барлыкка килә. Изге Коръәннең татар халкының рухи мәдәниятенең нигезе булуын исәпкә алып, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте Пленумы 2012 елны Коръән елы, дип игълан итәргә карар кылды. Бүген татар милләте бармы? Бер карашка мондый сорау куелырга да тиеш түгел кебек. Татар бар. Исәбе дә алынган. Рәсми яктан биш-җиде миллион чамасы. Кайберәүләр аны 20 миллионга җиткерә. Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда кебек дәүләтләре дә булган. Бүген дә мөстәкыйль булмаса да, үз җөмһүрияте бар. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдергән. Тел — ананың балага биргән иң зур бүләге. Ул — байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләргә, сакларга кирәк. Байлыкның, хәзинәнең файдасын күреп яши белмәсән, ул тиз исраф ителә. Аны югалту да бик тиз. Әгәр дә шушы байлыкны югалтабыз икән халык халык булып яшәүдән туктый. Юкка гына «Теле барлар—халык булган, теле юклар—балык булган» дип әйтмәгәннәр. Бүген көндә ул ни хәлдә? Бездән соң киләсе буынга җиткерү өчен үз өлешебезне кертәбезме соң аңа? Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган Ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булыр соң?Бу милләтнең бүгенгесе, киләчәге белән бәйле. Бүгенге көндә ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тоеп укыган укучылар яшьтәшләрем саны бик азайды; матур әдәбиятны, әдәби китапларны укучылар бөтенләй юк дәрәҗәдә. Ә бит китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Тел -милләт сакчысы. Тел бетсә, милләт тә бетә. Тел хәзинәсе сагында торган язучыларыбыз моны яхшы аңлыйлар. Фәндә һәм диндә милли төсмер бик сизелмәсә дә, һәр галим һәм динче кайсы да булса милләт вәкиле булып тора, һәм милләтнең алардан ярдәм көтәргә хакы бар. Бүгенге көндә татар халкы үзенең галимнәре ярдәменә, аларның зирәк киңәшләренә мохтаҗ, әлбәттә, физик-ядерщик татар галимнәре белән тарихчыларның, химиклар белән филологларның уртак темалары булмаска да мөмкин, әмма барлык татарлар өчен дә мәңге бетмәс бер уртак нәрсә бар, ул – милләт язмышы. Меңәр еллар буе тарихта үзенең тирән эзен калдырган, дистәләрчә шанлы дәүләтләр тоткан татар халкы киләчәктә булырмы, тарих тәгәрмәче астында калып, ком бөртеге кебек юкка чыкмасмы – безне бүген шул борчый, җанга тынычлык бирми. Халык язучысы Нурихан Фәттах болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе—йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым.» Татар телен ,татар милләтен сакламасак,киләчәксез калдырсак, милләт-безнең бөек һәм фаҗигале тарихы каршында, телебез һәм динебез яшәсен өчен яу кырында шәһит киткән меңләгән татарлар алдында ,иң авыр елларда да телне һәм динне, милли рухны саклап калу өчен көрәшкән, бүген дә милләт өчен янып йөргән каһарман татарлар алдында бу иң зур хыянәт булыр иде... Шуңа күрә без, татар галимнәре, гомумән татар милләтеннән булган халкым бүген "бетәбез”, дип түгел, "яшибез!” дип сөйләшергә һәм исән калуның юлларын эзләргә тиешбез. 2012 ел, Коръән елы, милләтебезне,телебезне ,динебезне саклап калуга тагын да зур этәргеч булыр, иншалла!
Татарстан Республикасы, Алексеевск районы, Родники урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Рәмзия Рафикъ кызы.
Просмотров: 783 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 татар абзасы!  
0
Без көрәшмәсәк кем көрәшер соң!Милләтебезне саклыйк,туганнар!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...