Главная » 2012 » Январь » 26 » "Көмеш каләм" №25 , Татарстан, Алексеевск районы , Урта Тигәнәле авылы Рәхмәтуллин Самат, 6 яшь
22:35
"Көмеш каләм" №25 , Татарстан, Алексеевск районы , Урта Тигәнәле авылы Рәхмәтуллин Самат, 6 яшь
Үз телемдә сөйләшәм. Мин инде зур малай . Киләсе елга укырга барам . Шуның өчен дә әлифбаны тырыша-тырыша укырга өйрәнәм. Үзем белән кечкенә чагымда булган хәлләрне сөйлим әле. Мин телевизор карарга бик тә ярата идем , хәзер дә яратам . 3-4 яшемдә телевизор караганда мин бернәрсә дә аңламый иде. Хәзер инде аз-азлап булса да, аңлый башладым. Аңламагач, әниемнән сорый идем: ”Әни алар нәрсә дип әйтә, нәрсә турында сөйләшәләр?”,- дип. Әнием аңлата иде. Мин аның саен аптыратып бетерә идем: "Әни син аңлыйсың, ә ник мин аңламыйм соң?”. Ул миңа: ”Улым алар рус телендә сөйләшәләр , ә син татар малае " дия иде. Мин моны аңламый идем. Әнием :”Үскәч аңларсың , татар телендәге тапшыруларны карыйбыз. Сиңа да аңлаешлы булыр "-дип, башка татар тапшыруына борып куя иде. Ә менә бервакыт әниемнең бергә укыган рус дус кызы килгән иде. Алар мин аңламаган телдә сөйләшеп утырдылар. Мин аны бүген генә белдем. Ул татар булмаган икән, татар булса, мин дә аңлаган булыр идем.Чөнки әнием әйтә бит :”Син татар”,- ди.Миңа әнием, әтием әби -бабамнар татар телендә әкиятләр сөйләде, табышмаклар әйтте . Димәк, татар теле әти-әниемнең теле, шулай булгач , мин татар малае,телем дә татар теле. Кечкенәдән үз телемдә сөйләшеп үсүемә бик шатланам. Мин үз телемне бик яратам һәм аның белән бик кызыксынам,горурланам.
Рәхмәтуллин Самат Марат улы. Татарстан Республикасы, Алексеевск районы, Урта Тигәнәле авылының 6 яшьлек татар малае.
Просмотров: 708 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 Татар теле  
0
Дустым ,синең кебек кечкенәдән үзенең теленең кадерен аңлаган татар малайлары күбрәк булса,татар теле ,милләте югалмас!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...