Главная » 2012 » Январь » 26 » "Көмеш каләм" №24 Тойгелде урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Тахауова Алия
22:30
"Көмеш каләм" №24 Тойгелде урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Тахауова Алия

Тел һәм милләт сагында. (Тойгелде урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Тахауова Алия Фәим кызы.) Һәр халыкның-үз тарихы, үз кыйбласы. Үз гореф-гадәтләре, үз теле. Бик кадерле. Бик ягымлы, әни кебек якын булганга, аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә Ана бирә. Туган тел-туган җир, туган ил кебек кадерле. Чөнки ул-кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул- буыннан-буынга күчеп килеп, дөньяда ачышлар ясарга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләре белән бүлешәләр. Туган тел кешенең аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре - әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышланган догаларын туган телендә белдермәгән. "Тел-ананың балага иң зур бүләге”. Татар кешеләре, минемчә, үз телен хөрмәт итәргә тиеш. Туган телебез һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә, өйдә хәл ителә. Мәктәптә фәннәр рус телендә дә, татар телендә дә укытыла, чөнки авылларга читтән кайтучы гаиләләр өстәлде. Шуңа күрә мондый мәктәпләрдә укучы балаларны дөрес итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, аларда татар әдәбиятына, сәнгатенә мәхәббәт уяту бик зур тырышлык сорый. Бездә татар теленә ихтыяҗ җитми. Татар телен белүнең кирәклеге һәркайда чагылырга тиеш. Әгәр дә гаиләдә ата-ана урысча сөйләшсә, мәктәптә генә бу максатка тулы дәрәҗәдә ирешеп булмый. Авыл җиреннән калага килгән татар балаларының ана телен санга сукмавы, хәтта онытулары гадәти хәлгә әверелеп бара. Белдерүләр, эш кәгазьләре урыс телендә. Кешеләр, бигрәк тә яшьләр, татар булса да, урысча сөйләшүне хуп күрә. Шуның аркасында туган тел алар өчен әһәмиятен әкренләп җуя бара. Мәктәптә читтән кайткан балалар татар телен яхшы гына «сукалый» башлыйлар да, мәктәпне тәмамлагач тагын оныталар. Чөнки югары белем бирү йортларының барысында да татар теле укытылмый. Уку йортларында фәннәр татарча укытыла икән, бу очракта яшьләр татар теле белән ныграк кызыксына, күбрәк белә башлар иде. Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның берсе бетсә, икенчеседә юкка чыга. Ләкин беренче булып тел югалыр, аннан соң инде милләт. 2000 елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә 21 нче февраль – Халыкара туган теле көне дип билгеләнде. Мондый бәйрәмнәр безнең яшь буын өчен бик мөһим. Безнең Тойгелде урта мәктәбендә дә туган тел көне ел да билгеләп үтелә. Ул Габдулла Тукайның "Туган тел” шигыре белән башлана. Матур итеп татар телендә балалар, олылар тарафыннан шигырьләр, җырлар, уеннар башкарыла.Сүз уңаеннан, 2011 нче елда Габдулла Тукайның әлеге шигырьне язуына да 100 ел тулды. Бер гасыр эчендә "Туган тел” шигыре телләрдән төшмичә укыла, ничә буын әлеге искиткеч гүзәл үрнәк тәэсирендә тәрбияләнә мнн киләчәктә дә тәрбияләнер дип уйлыйм. Безнең Тойгелде урта мәктәбебез район мәктәпләре белән берлектә гөрләтеп Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеен билгеләп үтте. Район күләмендә безенең сыйныф укучылары укытучыларның тырышлыгы белән "Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр һәм беренче урынны алдылар. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын аңлап безнең татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Рушания апа әби-бабайлар, әти-әниләр, апалар-сеңелләр, абыйлар-энеләр белән тыгыз бәйләнештә эшли. Туган телебезнең нәфислеген саклауны, аның бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга ярдәм итә. Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог,журналист, рухани, Шәрык белгече һәм фәлсәфәче Ризаэддин бине Фәхреддин да "Әүвәлге остазларым, табигый, ата вә анам һәм дә зур туганнрым булсалар кирәк”, дип искә ала. (Р.Ш. Шаһиев "Р. Фәхреддиннең иҗади мирасы” Казань 2007 ел 17 бит) Апабыз белән бергәләп төрле темага сочинениеләр язу, якташ яучыларыбыз белән очрашу, халкыбызның милли бәйрәмнәрен үткәрү, район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашу-болар барысы да безгә үзебезнең газиз туган телебезне маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрергә, тоярга өйрәтә. Туган тел язмышы – милләт язмышы. Чөнки тел халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган социаль-мәдәни байлыкларның иң кыйммәтлесе, иң кадерле зиһен байлыгы. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г. Паустовский болай дигән: "Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”. Ата-бабаларын, тарихи тамырларын оныткан халыкның киләчәге юк. Язмыш кушуы буенча татарлар, бөтен дөньяга таралып, БДБ илләрендә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә яшиләр. Татар халкы бердәм булганда гына, милләтнең көчен, бай мәдәниятын, телен саклап кала алачак. Әйе, милләт — ана теле булган халык. Дөньяның төрле тарафларына сибелгән халкымның таянычы, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле хәзинәсе — татар теле бар. Изгедән изге нәрсәсе — теленә кагылу белән беркайчан да риза булмады татар һәм булмас та! Язмыш ничек кенә кыйнаса да, җәберләсә дә, татар халкы үзенең илаһи көчен, рухи ныклыгын, газиз телен саклап калыр, бүленмәс һәм бердәм булып, башка милләтләр арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкыр!

Просмотров: 625 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...